Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

19.04: Баласу 

Баласу Ничә төннәр буе утлары сүнмәде Зөһрәләрнең. Талипны төннәр буе саклап чыгалар икән. Гомер инде өзелде, өзелде дигәндә дә җиңел генә алып китми икән әле әҗәл. Ниндидер күренми торган җепләр җибәрми, тотып тора кешене җир йөзендә. Я сүзе әйтелми кала, я ашар ризыгы бетмәгән була, шуңа да Вакыт соңгы ноктаны куярга әле ашыкмый, күрәсең. Әллә соң узган гомерләрен бәяләргә, хаталарын аңларга вакытын да, җаен да бирәме икән Ходай шулай адәм баласына?

Тормыш иткәндә кеше бит ул кызу чабып барган ат сыман: таптап үткәнгә, бәргән-сукканга, ыңгыраш­кан тавышларга да, аяк астында калган, изелгән, җимерелгән әйберләргә дә игътибар итми. Атын куа да куа. Атының инде атларлык хәле дә калмагач, үтелгән юлына борылып карый да гаҗәпләнә. Бу юлны үзгәртер чамасы калмаганын аңлаган кешегә менә шулай уйланыр өчен бирелгән мизгелләрме әллә ул? Баш эшли, гәүдә хәрәкәтсез, кул-аякларның егәре юк, бертуктаусыз килгән уйларны куып җибәрергә теләк тә, хәл дә калмаган була инде…
…Авыллары урманга ук терәлеп торгангамы, соңгы вакытларда Нәсимә гел урман юлын күзәтте. Аның гомере нәрсәдер көтеп үтте. Көтәргә икәнен ул төгәл белә, ә менә кемне икәнен генә хәтерли алмый иде. Нинди хикмәттер, үткән тормышындагы кайбер вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләп бирә ала, ә бүгенгесендә бутала иде шул азрак. Нәсимә, бәрәңгеләрне бер чүмәләгә җыеп, өсләренә бәрәңге яфраклары ябып йөрде. Көзге салкын иртә төшә хәзер, сакланганны саклармын дигән бит, өши күрмәсеннәр. Килен дә кичке эшләрен бетерде, маллар ябылды, сыерлар савылды, тик улы Мансур гына соңлады. Шуңа да казылган бәрәңгеләре базга салынмыйча калды. Өй-ләргә утлар да алынды. Тик Нәсимә генә өйгә керергә ашыкмады. 
Зөһрәләрнең тагын барлык бүлмәләрендә дә утлар кабынды. Нәсимәнең бү­генгедәй күз алдында. Нәкъ менә шулай, яңа йорт­ларының урам якка караган тәрәзәләрендә ут янган иде теге вакытта. Кичтән генә мичен чыгарып, идәннәрен юып, күченергә эшен бетереп куйганнар иде бит. Нәсимә өйдәге булган барлык байлыкларын җыеш­тырып, төеннәргә төйнәп, почмакларга өеп тә куйган иде. Иртәгә үк күченерләр, Аллаһы теләсә, яңа йортларына, дип, көне буе хыялланып йөрде.
Нәсимә кабык арбада йоклап яткан кечкенә Мансурына күз төшереп алды да Саҗидәгә: “Кызым, балага күз-колак бул, зинһар. Әтиең дә һаман кайтмый. Мин тиз генә яңа йортны карап кайтыйм”, – дип, абына-сөртенә билгесезлеккә ашыккан иде. 
Кемнәр генә йөри икән инде аларның шулхәтле газапланып өлгерткән йортларында? Хатын аякларына чабатасын элеп кенә киде дә агач күпергә таба йөгерде. Кайда йөри инде ире Талип? Бер генә булса да Нәсимәгә кирәк чагында янында булганы юк аның. Эш, эш, имеш. Эше дә бик җаваплы шул, колхоз рәисе ул. Кечкенә генә колхозныкы булса да, хуҗа бит. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач, Нәсимәдән дә бәхетле кеше юк иде бит авылда. Бер кулын калдырып кайтса да, ир бит, терәк. Андый бәхетләр бик күпләргә тәтемәде, авыл тол хатыннар, ятим балалар белән тулды. Талип кайткач, дөньяларны ямьләндереп уллары туды. Саҗидә дә кул арасына керә башлады. Нәсимә үзе фермада сыерлар сауды.
Дүртпочмаклы йортлары кысан була башлагач, яңа йортка нигез салырга булдылар. Исполкомга барып гариза язып кайткач, Талип: “Әнисе, җиткерер­без дә, гөрләтеп яшәрбез дә!” – дип, сыңар кулын йодрыклап китереп суккан иде өстәлгә, янәсе, мөһер суга рәис. Әле бүгенгедәй хәтерендә, делянка карарга барды алар, Саҗидәне дә иярттеләр. Бүленгән агач­ларын тамгалап чыктылар. Аннары өмәләп кисте­ләр, үгезләр җигеп, бүрәнә­ләрне авылга ташыдылар. Урман чистартырга да гаилә белән йөрделәр. Урманчы Хаҗи алар янына көнгә бер мәртәбә булса да килмичә калмый иде. Чистарталармы, артыгын алмыйлармы? Чулак кеше күпме эшли алганын аңлап була. Бүрәнәнең авыр башын Нәсимә күтәрде. Зарланмады Нәсимә. Зарланамы соң инде?! Аңа яңа йорт төзү көч тә, дәрт кенә өстәде. Ару-талуны, ал-ялны белмичә эшләде дә эшләде. Менә Мансуры да үсеп җитәр, сыңар кулга ярдәмгә тагын ике ир кулы өстәлер. Кешедән ким яшәмәсләр, кәҗә урынына сыер алып җибәрерләр, исән-сау гына булсыннар. 
...Соңлады Мансур. Бик кирәкле эше килеп чыккан, ахры, болай ук тоткарланганы юк иде. Нәсимә тагын Зөһрәләр ягына күз төшерде. Әйе, Зөһрәнең ире сугыштан кайта алмады. Бик матур пар иде алар сугышка кадәр. Ире – укытучы, хатыны колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшләде. Ике бала белән тол калды Зөһрә. Талипны рәис итеп куйганда да хисапчы эшен башкарды. Нәсимәгә караганда Зөһрә ешрак күрә иде Талипны.
Нәсимә, яңа йортларына якынлашкач, тукталып калды: өйдә ике шәүлә күренә. Сукыр лампа яктысында аерырлык түгел. Нәсимә, якынрак килеп, тәрәзәдән өй эченә үрелеп карады. Анда Талип, итә­генә утырган ниндидер хатынның биленнән исән кулы белән кочаклаган да, көлә-көлә нәрсәдер сөйли. Өстәлдәге самавырдан кайнар пар күтәрелә, ә казан астындагы учак ялкыны почмак якка ниндидер коточкыч шомлы шәүләләр төшерә иде. Менә хатын кузгалып куйды, йөзе белән тәрәзәгә борылды. Зөһрә! 
Нәсимә иртән эшкә барганда авыл гөж килә иде инде: яңа йортка Талип Зөһрәне алып кайткан! Ике бала белән газиз хатынын менә ишеләм, менә ише­ләм дип торган йортта калдырып, сөяркәсе белән яңа йортта яшәргә җыена. Сугышта кулын түгел, йөрәген дә калдырып кайткандыр бу. Авыл халкының күзенә ничек карар болар?! Нәсимә алдында сөйләмә­де халык. Аның артында сүз күп булды.
Эт өреп, бүре йөреп торды. Яшь пар кеше күзенә карамыйча гына яши бирде, яңа йортта балалары туа торды, саннары да җидегә җитте. Иске йортта да тормыш туктап тормады: Саҗидә үсте дә, күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, ерак Кемерово якларына китеп барды. Мансур атасыннан туган балалар белән бер урамда уйнап, бер мәктәптә укып, бер чишмә суын эчеп яшәде. Алтыпочмаклы яңа йорт җиткерде, өйләнде, балалары үсеп килә. Яшь буын сугыштан соңгы вакыйгаларны белмәсә дә, олылар онытмаганнар иде. Барысын да күзәтеп, сынап яшәде халык. Менә инде чабыш атларыдай соңгы сызыкка да килеп җит­теләр. Язмыш кына сынады Нәсимәне: соңгы вакытларда гына акылы алмашына торганга әйләнде. 
Талип төне буе Нәсимә белән җиткергән йортының түрендә үлем белән тартышып чыкты, өйдәгеләрне аптырашка калдырып: “Мансур! Мансур!” – дип, яшьлек хатирәләрендә калган улын чакырды. Кеше күңеле ачылма­ган­ ки­тап бит ул, табышмак шикелле. Бер карыйсың, сиңа барысы да аңлашыла, икенче карыйсың – гади әйберләргә дә аңлатма бирә алмыйсың. Әзмәвер­дәй биш ир бала үстереп, инде ир уртасы булып килгән бөркетләрең яның­да, синең һәр хәрәкәтеңне, ишарә-ымыңны эләктереп алырга, һәр гозереңне үтәргә генә торган улларың булганда, сиңа Мансур нигә кирәк инде? Ул яткан кабык бишекне дә хәтерләми Талип, ата назын, ата рәхәтен күреп үскән баласы да түгел бит, югыйсә. Тик күзләрне йомып, инде онытылдым дигәндә синең күз алдыңа тагын шул ыштансыз малай килеп бассын инде! Син аңа кычкырасың, үз яныңа “Балам, кил инде!” – дип чакырасың, ә ул син якынайган саен ерагая, читкәрәк китә бара. Гомер буе туган җиреннән аерылып яшәгән кешеләрдә җирсү булган төсле, баласу да була микәнни?! Томаланып барган күзләренә тик ул гына, Нәсимәдән туган, атасы исән булып та ятимлектә, юклыкта үскән малае Мансуры гына күренде, күңеле аны гына теләде. ”Мансур! Мансур! Мансу-ур!” Аталары белән хушлашырга кайткан малайлары, кызлары, “Чулак Талип” өстенә карап, сүзсез генә еладылар да еладылар. 
Мансур таң алдыннан гына кайтты, юлда машинасы ватылган, шуны ремонтлап җәфаланган балакай. Ул әтисенең үзен чакырганын да, аның исеме белән саташканын да белмичә калды. Аңа бу турыда әтисенең җеназа­сында Талип балалары сөйләде, ә авыл халкы үзенең карарын чыгарды: гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен, буыннан-буынга озак еллар сөйләнерлек хикәят итте. 
Урманнар шаулады да шаулады. Соңгы елларда кадерләре генә бетте: утынга да, бүрәнә артыннан да халык урманга бармас булды. Йортларны ак кир­печтән дә, кызыл кирпечтән биек-биек итеп сала башладылар. Колхозлардагы үгезләр, атларның гына түгел, күмәк хуҗал­ыкның үзенең дә эзе калмады. Сирәк-мирәк булса да урманга каен миллегенә, җиләк, бөрлегән җыярга йөрде авыл халкы. Бер­кемгә кирәксез, куерып беткән урман эчендә кәккүк тавышлары гына ерак заманнардан калган Чулак Талип кайтавазы булып яңгырый, кара урманнарга куркыныч бер төсмер бирә иде. 

Алсирә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Чаллы шәһәре. 





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»