Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Гаепсезгә гаепле

20.04: Гаепсезгә гаепле

Гаепсезгә гаеплеОперация өстәленә ятуы булды, ике полиция сержанты бәреп кереп, кулчалар кидереп, куркыныч җинаятьчене алып киткән кебек, Рамазанны конвой машинасына утыртып алып киттеләр. Аңа операция эшләргә җыенган ак халатлылар аптырап басып калды. Рамазан үзе дә аптыраудан гаҗиз иде. Ирне полиция бүлегенә китерделәр дә караңгы камерага кертеп ябып куйдылар. Ул үзенең монда ялгышлык белән килеп эләгүен аңлады, әмма бу куркыныч тозактан ничек ычкыну юлын гына белмәде.

Зарыгып көтә торгач, озын һәм газаплы төн үтте, кечкенә тимер рәшәткәле тәрәзәдән кызарып таң сызылганы шәйләнде. Рамазан йокысызлыктан кызарган күзләрен бикле ишеккә төбәп, аның ачылганын көтте. Ниһаять, ачкыч шалтыраган тавыш ишетелде һәм аның артыннан ук сакчы үзе дә күренде. Аны сорау алырга чакырдылар.
Өстәл артында лейтенант погоннарын ялтыратып утырган полиция хезмәткәре үзен: “Җи­наять­ләр эзләү бүлеге инспекторы Курамшин”, — дип таныштырды. Ул Рамазанны зур җинаятьче итеп күргәндәй, алай гына да түгел, җинаять өстендә тоткандай эш итте. Ямьсез сүзләр белән янап, гаепләнүченең башына да килмәгән сорауларын яудырды да яудырды. Рамазан шушы сораулар аша ниндидер зур җинаять турында сүз баруын аңлады: өченче көн кич белән, күз бәйләнгәч, кемдер аныкы кебек маркалы машинада бер юлчыны бәрде­реп киткән икән. Бәхет­сезлеккә каршы, машина­ның номерын күрүче булмаган. Җинаять ясаган машина аныкы белән бертөс­ле. Шуның өчен аны гаеплиләр икән! Рамазан­ның: “Мин гаепле түгелмен, элекке көнне кич машинамда беркайда да чыкмадым, көндез генә күрше авылга баҗаларга барып кайттым, әмма көндезге сәгать икеләр тирәсендә өйдә идем”, — дигән сүзләрен тикшерүче гүя колагына да элмәде. Аның үз туксаны туксан, Рамазанны гаепле итү фаразыннан бер адым да читкә тайпылырга исәбе юк иде шикелле. “Күр­шеләрегез дә синең көндез кайт­каныңны күр­мәгән, бернинди дә алибиең булмагач, боргаланыр җирең юк, мин синең телеңне ачтырырга даруын табармын”, — дип, чыгырыннан чыкты.
Ул Рамазанны сындырырга тырышып озак утыртты, әмма теләгенә ирешә алмагач: “Гаебеңне таныр өчен сиңа тагын ике көн вакыт бирәм”, — дип янап, иртәгәсен тагын сорау алачагын белдереп, аны кабат шул караңгы камерага кертеп яптылар.
Борчулы уйлар кочагында тагын бер көн үтте. Рамазан үзен үрмәкүч авына эләккән чебен халәтендә тоеп, әлеге аудан чыгу юлларын эзләде. “Суга баткан — саламга ябышкан”, — дигән мә­кальне искә төшереп, моннан өч көн элек булган көннең һәр минутын күз алдыннан үткәрергә тырышты. Менә, ниһаять, күңел түренең яшерен бер почмагында пыскып янган өмет уты шәйләнгәндәй булды. “Моны ничек оныт­канмын?” — дип, ул төн үткәнен зарыгып көтеп алды.
Иртәгәсен, ишекне шакып, конвойга инспекторга әйтер сүзе барлыгын хәбәр итте. Һәм менә Рамазан шул тикшерүче алдында инде ничәнче тапкыр теге көннең һәр минутын бәй­нә-бәйнә сөйләп утыра. Бу юлы инде элекке сөйләгәннәрен тулыландырып, җинаять эшенә кирәге булмагандыр, дип уйлап төшереп калган һәр мизгелне телгә алырга булды. Рамазанның җинаять булган көнне көндез күрше авылдан кайткан чагы нәфис фильм тасмасындагыдай күз алдыннан үтте. Наратлы авылыннан кайтырга чыккач, олы юл чатында бер әби кул күтәреп, аны туктатып утырып кайткан иде. Исемен кем диде соң әле? Онытылган, әллә Мәликә, әллә Мәсния? Әмма шунысы хәтерендә нык калган, әби бик дини иде булса кирәк: “Өйлә намазын укырга ашыгам”, — дигән иде. Рамазан үзе дә бик ашыкса да, иртәгә үзенең дә операциягә керәсен уйлап, “бер рәхмәт мең бә­ладән коткара”, дип, әбине яшәгән йортының капка төбенә кадәр китереп куйган иде. Алай гына да түгел, үзенең иртәгә дәваханәгә керергә тиешлеген, бүген кайтып мунча ягарга ашыкканын да әбигә сөйләп барганы хәтерен­дә. Ә әби, үз чиратында, зур рәхмәтләрен белдереп, аның өчен догада торасын әйткән иде. Рамазан тикшерүчегә үзенең ул көнне кич белән урамда йөрергә бөтенләй вакыты да, теләге дә, кирәге дә булмаганын аңлатырга тырышты.
Боз кебек салкын кү­ңелле тикшерүче шунда гына үзенең ялгыш юлдан киткәнен, чын җинаять­ченең Рамазан булмавын, аның бүген дә рәхәтләнеп иректә йөреп ятканын чын-чынлап аңлады кебек. Әмма салкынлыгын җуй­мыйча: “Ярый, тикшерербез, әбине дә эзләрбез, шулай да син әлегә һаман шик астында каласың”, — дип, аны кабаттан караңгы камерага озаттырды.
Менә кулга алынуына өченче таң атты. Теге әбине алып килеп, сорау алдылар һәм Рамазанны карчык белән кара-каршы очраштырдылар. Әби аны таныды, егеткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай итеп, аның аркасында гына Рамазан бәладән котыла алды.

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Борай районы.





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»