Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Нәзек билле... каты йодрыклы

24.04: Нәзек билле... каты йодрыклы

Нәзек билле...  каты йодрыклыБалет белән шөгыльләнгән Анастасия Карпова бүген көчен кикбоксингта сыный.

Берничә ел элек “Кызыл таң”да “Корыч беләкле, назлы йөрәкле” рубрикасы астында язмышын хатын-кызлар өчен гадәти булмаган һөнәрләр белән бәйләгән гүзәл зат­лар турында мәкаләләр сериясе басылган иде. Сәхифәне бүген дә дәвам итәргә мөмкин булыр иде, чөнки гадәти булмаган өлкәләрдә, спорт төрендә бихисап асыл затларга юлыгасың.

Күптән түгел БДМУда Русия дәрәҗәсендә кикбоксинг буенча бәйге үтте. Башкалабызга илнең медицина университетларында белем алып, кикбоксинг секциясендә шөгыльләнүче спортчылар җыелды. Рингта асыл затлар да көч сынашты. Бәйгедә Башкортстан данын яклаган Анастасия Карпова, көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп, алтын медаль яулады. Күз камашырдай гүзәл белән якыннанрак таныштым.


– Чыгышым белән Бәлә­бәйдән. Әлеге вакытта БДМУда беренче курста белем алам, – диде әңгәмәдәшем. – Кеч­кенәдән спорт белән шөгыль­л­ә­нәм. Төрле чорларда гимнастика, балет, чаңгы узышы, волейбол, бокс белән шөгыль­ләндем. Мәктәптә оештырыл­ган бер генә бәйгедә дә катнашмый калмадым. Физкультура буенча шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңдем.
Узган елның ноябрендә уку йортында кикбоксинг секциясе барлыгын ишеттем. Барып, язылып, күнекмәләргә йөри башладым. Бу спорт төре мине шактый җәлеп итте. Балачакта язмышымны бокс белән бәй­ләргә теләгән идем. Бәлки, шуңадыр да. Нибары өч ай шөгыльләнгәч, Русия дәрәҗә­сендәге бәйгедә көчемне сынадым һәм ике алтын медаль яуладым. Беренче тренерым – әтием. Ул физик яктан әзерләде, сынмас рухлы, максатчан булырга өйрәтте. Бокс серләренә Тигран Вәлиев өйрәтте. Бүген тренерлар Ринат Галиәкбәров һәм Александр Тонкачев кул астында шөгыльләнәм.
Соңгы елларда асыл затларның бергә-бер алыш төрләре белән күпләп шө­гыльләнә башлавы гадәти күренешкә әверелде. Дөнья­дагы иң дәрәҗәле катнаш алыш төрләрен оештыручы “UFC” оешмасында асыл зат­лар алышы иң кызыклылардан санала. Хатын-кызларның көч сынашканын туры эфирда күрсәтергә теләүче телевидение компанияләре миллионнарча доллар акча түләргә әзер. Октагон (сигез почмаклы бәйге оештыру урыны) “йолдызлары” Ронда Роузи, Иоанна Энджейчик, Миша Тейт һәм Холли Холм – дөньяга таныл­ган спортчылар. Мөгаен, аларның осталыгына, батырлыгына ир-егетләр дә хәйран каладыр. Бокс легендасы Мөхәммәт Галинең кызы Ләйлә Гали һөнәри бокста 24 алыш үткәргән. Шуның 21ендә нокаут белән җиңүгә ирешкән. Ватандашыбыз, һөнәри бокс буенча чемпион Наталья Рогозина да күпләргә мәгълүмдер.
Асыл затлар, алышта кырыс күренсә дә, гади тормышта гүзәл зат булып кала беләләр. Күпчелеге “Голливуд” киноларында төшә, модель булып та эшли.
Ничек кенә булса да, асыл затларның үз язмышын кырыс спорт төре белән бәйләвенә сәерсенеп караучылар да бар. Анастасия Карпова бу хакта башка фикердә.
– Һәркем үз фикерен әйтергә хаклы. Минем өчен кикбоксинг ул – җаныма яткан спорт төре. Алыш вакытында оста һөҗүм ясарга, дөрес хәрәкәт итәргә өйрәнәм. Атнага дүрт тапкыр күнекмәгә йөрим, укуда да өлгәшәм. Спорт мине түзем, максатчан, тәвәккәл булырга, хис-тойгылар тәэсиренә би­решмәскә өйрәтте. Үзендә шундый сыйфатларны үсте­рергә теләүчеләргә кикбоксинг секциясенә язылырга киңәш итәм, – диде ул.
Борынгы грек мифология­сендә сугышчан хатын-кызлардан гына торган халык турында язмалар сакланып калган. Алар үзләрен “амазонкалар” дип йөрткән. Риваять чынмы, ялганмы? Бу хакта бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Көч-кодрәтле, батыр йөрәкле булулары белән кайбер ир-егетләрне дә уздырырдай асыл затлар арабызда яши.

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»