Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз!”

04.05: “Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз!”

“Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз!”Бал­тач районының Иске Балтач авылында яшәүче Рифкать Хәмәтов, сигезенче дистәне вак­ласа да, бүген дә яхшы физик формада. Мәктәп елларыннан алып спорттан аерылмый. “Хәрәкәт һәм спорт — сәламәтлек чыганагы”, — ди ул.


Рифкать Хәмәт улының балачагы авыр елларга туры килә. Әтиләре, әсир­леккә эләгеп, сугыштан 1949 елда гына кайта. Гаиләдә биш бала. Рифкать кече яшьтән шук, тиктормас була. Авыл малайларына хас булганча, елгада су коенып, туп тибеп үсә. Чаңгыда шуа, волейбол уйнарга ярата. Бишенче сыйныфта белем алган елларында район гәзите редакциясе “Пионерская правда” гәзите призына чаңгы ярышы оештыра. Рифкать бу ярышта приз­лы урын яулый. Бу җиңү арытаба спорт белән ныклап шөгыльләнергә дәрт бирә. Мәктәп елларында беренчелекне кулыннан ычкындырмый. Ракета гаскәр­­ләрендә өч ел хезмәт итү чорында да спорт белән шөгыльлә­нүдән туктамый, 15, 30 километр араны чаңгыда йөгереп уза.
Арытаба райондашыбыз Украинага эшкә юллана, Днепропетровск шәһәрен­дә Көньяк машиналар төзү заводында (ЮМЗ) 10 ел слесарь-сынаучы булып эшли. Анда 76 меңләп кеше эшли иде, дип искә ала. Инженерлык-төзелеш институтында һөнәр үзләш-терә.
Туган якка кайткач, булачак хатыны Флүрәне очрата. Яшь гаилә Иске Балтач авылында төпләнә. Рифкать Хәмәт улы озак еллар һөнәрчелек училищесында — махсус техника преподавателе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә волейбол буенча тренер да була. Тренер булып эшләгән еллары аның өчен үтә дә кадерле. Ни дисәң дә, ул — җаны-тәне белән волейболны үз иткән кеше. Сәбих Вәли­нуров, Раһиб Әлтапов җи-тәк­челегендә волейбол үсешенә кагылышлы бик күп хатирәләр саклый, алар­­га бәйле истәлекләр белән уртаклаша. Район во­лейболчыларының җи­ңү­­ләре күп була. Әлеге вакытта волейбол буенча тренер Айрат Садыйков та — аның укучысы. “Айрат өченче сыйныфтан соң волейбол секциясенә килде, шуннан бирле ул әлеге спорт төреннән аерылмый. Тәрбияләнүчеләре әледән-әле җиңү яулый, мин барысы белән дә кызыксынам”, — ди ветеран. Тренер булып эшләгән елларында алар зона, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннар яулауга ирешә.
Уллары Рөстәм һәм Рус­ланны, кызлары Алсуны спортны яратырга өйрәтеп үстерә. Чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидат Рифкать Хәмәтов салкын су белән коена, шпагатка утыра. Өстәмә шөгыле —бакчачылык. “Бакчада тир түгү үзе үк хәрәкәт, сәла­мәтлекне ныгытуга булыша”, — ди ул.
“Үзегез хезмәт салган коллективта барысы белән дә дус-тату булыгыз. Тыныч атмосфера кешегә уңай йогынты ясый. Сәламәт­легегезне яшьтән сакларга тырышыгыз. Чамадан тыш күп ашамагыз. Минем гәүдә авырлыгым әле дә мәктәп тәмамлагандагы кебек. Кан басымым нормада. Хәрә­кәтләнүдән туктамагыз”, — дип, яшьләргә бик фәһемле киңәшләрен бирә ул.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»