Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Палачны кем үтергән?

08.05: Палачны кем үтергән?

Палачны кем үтергән?Җиңү көне якынлаша. Җир ярасы — окопларны күптән яшел чирәм капласа да, Туган илебез азатлыгы өчен башын салган геройларның да, җиңү белән кайткан батырларыбызның да исемнәре онытылмый. Еллар үтү белән дәһшәтле сугыш елъязмасы әледән-әле яңа хатирәләр, тарихи документлар белән тулылана. Әйе, фашис­тик Германия белән сугышта берәүләр дошман техникасын күпләп юк итеп дан алса, икенчеләр фашистларны иң күп дөмектереп тарихта кала. Ә менә 1946 елның октябрендә Нюрнберг процессында халыкара трибунал карары белән фашистик Германиянең бер төркем хәрби җинаятьчеләрен асып үтерүдә америкалы сержант Джон Вуд “рекорд” куйган. Кем соң ул Джон Вуд? Аның хәрби хезмәттәге палач вазыйфасы белән үзенең дә серле үлеме арасында бәйләнеш бармы?

Джон Вуд
Джон Вудны ХХ гасырдагы иң билгеле палач диләр. Америка сержанты суд карары буенча төрле елларда үлем җәзасына хөкем ителүче 347 кешене “теге дөнья”га озаткан. Әмма аның исеме 1946 елда Нюрнберг процессында тагын да көчлерәк яңгыраш ала. Халыкара суд карары буенча хөкемгә дучар ителгән югары дәрәҗәле нацистик җинаять­челәрнең унысы Джон Вуд җаваплы булган дар агач­ларында асыла.
...Кече сержант Джон Вуд профессиональ хәрби булмаган. Аның бөтен тормышы шушы “кара шөгыль” белән бәйле — Техастагы Сан-Антонио шәһәр­чегендә палач булып хезмәт иткән. Нюрнберг процессында Халыкара суд карарын тормышка ашыру өчен Вудтан да тәҗрибәле рәсми үтерүчене табу авыр була. Вуд 1946 елга кадәр суд карары буенча 300дән артык кешенең гомерен өзгән була.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Вуд үзенең эшен башкарганда хөкем ителүчегә карата бик миһер­банлы булган. Муенына элмәк салынган кеше басып торган түмәр алыну белән, Вуд, шунда ук аның гәүдәсен кочаклап, җан бирүчегә артык җәфалан­маска ярдәм иткән.
Нацистик җинаятьчеләр тотылган Нюрнберг АКШ гаскәр­ләре вакытлыча хакимлек иткән зонага кергән. Шунлыктан хөкем карарын тормышка ашырырга тиешле палач та АКШ вәкиле булырга тиеш. Сан-Антониодан Джон Вудны ашыгыч рәвештә хәрби хезмәткә чакыралар һәм, кече сержант дәрәҗәсе биреп, Нюрнбергка командировкага озаталар.

Нюрнбергта кемнәр җәза көтә?

Хөкем ителүчеләрнең гаеп­ләре кире каккысыз зур. Кулга алынучы­ларның һәрберсен җитди тикшерергә, дәлилләр белән таныштырырга һәм закон кысаларындагы барлык халыкара нормаларда каралган чараларны үткәрергә кирәк була.
Башта өченче рейхның хәрби һәм сәяси җинаятьчеләре арасыннан 11 кешене асып үтерү хөкеме әзерләнә. Әмма, Герман Геринг мәсхәрәле хөкемнән котыла. Хөкем карары үтәлүдән бер көн алда, ул, киеме төймә­сенә яшерелгән агуны эчеп үлә. Хөкем карары үтәлүен көтү­челәр арасында иң зур вазыйфалысы — фашистик Герма­ниянең шул чактагы чит ил эшләре министры Иоахим Риббентроп була. Бу исемлекне Вермахтның югары командование штабы начальнигы Вильгельм Кейтель, ССның хәвеф­сезлек главкасы начальнигы Эрнст Кальтенбруннер һәм башкалар дәвам итә.

Хөкем карары ничек үтәлә?
Нацистлар 1946 елның 16 октяб­рендә Нюрнбергтагы әлеге вакыйга өчен махсус җиһазлан­дырылган суд сараеның спорт залында җәза­лана. Дар агачлары һәр өч яктан бер-берсеннән биек агач стеналар белән чикләнә. Махсус бүлмәләрнең дүр­тенче — ачык ягы кара япма белән каплана. Монысы хөкем ителүче­ләрнең соңгы минутларындагы хәлен башкаларга күрсәтмәү өчен эшләнә.
Әмма Герингның үз-үзенә кул салуы Халыкара трибунал кабул иткән тәртипләргә бераз үзгәреш кертергә мәҗбүр итә. Башта үлемгә хөкем ителүче нацистларны эшафот янына кулларын бәйләмичә бергә тезеп алып килү планлаштырылган була. Нәтиҗәдә, үлем белән “очрашырга” әзерләнүчеләрнең куллары, төрмә коменданты алган приказга ярашлы, артка куеп бәйләнә.
Хөкемне тормышка ашыруда хәрбиләр, дин әһелләре, табиблар, СССР, Бөек Британия, Франция һәм Германиянең матбугат чаралары вәкилләре — барлыгы 42 кеше катнаша. Хөкем ителүчеләрне нәкъ ярты төн җиткәч йокыдан уяталар. Төрмә начальнигы, АКШ армиясе полковнигы Андрюс дин әһелләре шаһитлыгында һәр хөкем ителүчене суд карары белән таныштыра. Аннары аларны берәм-берәм хөкем итү бинасына алып чыгалар. Җинаять­ченең шәхесен билгеләү максатында һәрберсенең йөзе ут белән яктыртыла. Аннары алар чиратлап эшафотка күтәрелә. Дар агачы урнаштырылган мәйданга иң беренче булып Риббентроп күтә­релә. Конвой озатуында ул 11 баскыч аша үтә. Башта аны йөзе белән шушы чарада катнашучыларга боралар. Приказга ярашлы, бары тик муенына элмәк салынгач кына аңа соңгы сүзне бирәләр... Джон Вуд бу юлы “мәрхәмәтле” булмый. Хөкем ите­лүчеләргә якты дөнья белән хушлашу җиңелрәк булсын дип, аларның аякларына асылынмый. Кире­сенчә, Вуд нацистлар озак җә­ф­а­­лан­сын өчен яңа конструкция тәкъдим итә. Җинаятьчегә утыргыч яки агач түмәренә басып торырга вакыт калмый да. Хөкем ителүче көтмәгәндә аяк астында ачылган люк аша төшеп китәргә тиеш була.
Дар агачында җан бирүчене алганда икенчеләренә элмәк салынган. Рәсми тарихи мәгъ­лүмат­­ларда бәян ителүенчә, һәр хөкем ителүчегә уртача 10 минут вакыт киткән.

Сәер үлем
Нацистик җинаятьчеләрне хөкем итүдә катнашу Джон Вудның “йолдызлы сәгате” бул­гандыр, ди тарихчылар. Болардан тыш, суд карары нигезендә тагын 7 япон хәрби җинаять­чесен хөкем итүе аны бөтен дөньяга таныта. Вуд аларны 1948 елның декабрендә Токиодагы Сугамо төрмәсендә якты дөнья белән хушлаштыра.
Ул елларда АКШның бөтен матбугат басмаларын да диярлек Вудның данлыклы унөч төенле элмәге белән төшкән фотосы бизәгән. Әмма шундый итеп үрелгән элмәкне Вудка кадәр үк диңгезчеләр уйлап чыгарганлыгы турында да хәбәрләр бар. Тагын да гаҗәп тоелганы шул: Вуд Нюрнбергтагы башкисәрләрне үлемгә дучар иткән дар агачындагы бауны кисәкләргә бүлеп сатып зур акча эшләгән.
Джон Вудның үз үлеме бик сәер һәм ул байтак еллар тикшерүчеләр тарафыннан зур сораулар тудырган. Палач, Токиодагы тарихи суд карарын үтәп, ел ярым узганнан соң үлә. Хәтта аның ике версиясе бар. Икесендә дә аның электр тогына сугылып үл­гәнлеге бәян ителә. Аның берсендә, имеш тә, Вуд өендә ремонт эшләгәндә әлеге фаҗигагә тарыган. Икенчесе тагын да аянычлырак. Вуд арытаба “кара шөгылен” дар агачында дәвам итәргә теләми һәм “электр утыр­гычы”на махсуслашырга ниятли. Һәм ул яңа корылмасын сынаганда очраклы рәвештә һәлак була. Аерым шаһитлар белдерүенчә, Джон Вуд көчле электр тогына тоташтырылган үлемечле утыргычка утыра да, шаярып кына үзенең ярдәм­чесеннән рубильникны кушуын сорый. Әлбәттә, ярдәмчесе шаяруны чынга алып, нәкъ Вуд кушканча эшли.

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



Безнең әти  эш аты булды...
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Безнең әти эш аты булды...
Хөррият корбаннары
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Хөррият корбаннары
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
19-06-2018 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»