Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Ялгызлыкка чыдар хәл юк...

10.05: “Ялгызлыкка чыдар хәл юк...

“Ялгызлыкка чыдар  хәл юк...Бүген картлар йортында яшәүче Җәмига Миңнеәхмәтованың бар тормышы диярлек ачы югалтулардан торган.

Ялгызлыктан да куркынычрак, явызрак нәрсә бармы икән дөньяда? Юктыр... Тормышыбыз туганнар, балалар, әти-әниләр белән бик тыгыз үрелгән. Аларның проблемалары белән яшибез, алар өчен көенәбез, сөенәбез. Үзебезгә авырлыклар килсә дә, шатлыклы минутлар кичерсәк тә, иң беренче алар белән бүлешәбез. Чыннан да, ниндидер бәхетле мизгелләрең белән бүлешер кешең булмаса, ул бәхетне тоймыйсың да кебек... Ә арада, чын мәгънәсендә, ялгыз кешеләр дә күп бит. Сүз читтә яшәгән туганнар, яисә ниндидер сәбәпләр белән аралар өзелгән якын кешеләр турында түгел. Бүгенге язма, чыннан да, беркемсез калган 85 яшьлек Җәмига әби турында.


Ак яулык ябынган, матур итеп киенгән, җыерчыкларын сирпеп елмайганда үзенә ниндидер җылылык белән җәлеп итүче бу әби белән Нуриман районының Олы Теләк авылындагы картлар йортында таныштым. Кызганычка каршы, бүген үз аякларында йөри алмаган әби безне күргәч, урыныннан торып утырды һәм шат елмаеп, үзенең көне ничек узуы турында сөйләп тә китте.
– Мин китаплар укырга яратам. Догаларны да еш кабатлыйм, – дип стенага беркетелгән сүрәләрне күр­сәтеп алды. – Кызганычка каршы, ураза тота алмыйм, чөнки ашказанына бик катлаулы операция ясадылар, – дип, күптәнге танышын күргәндәй, сүз башлады ул.
Җәмига Миңнеәхмәтова 1933 елда Караидел райо­нының Сидәш авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үскән. Кызга 1 яшь чагында ук әнисе мәрхүм була. Ярлы­лыкның барлык ачысын тоеп, әтисе тәрбиясендә генә үсә ул. Әтисе дә сугыштан әйлә­неп кайтмый. Җәмиганы картәнисе үзенә ала. Сугыштан соң бу якын кешесе дә бакыйлыкка күчкәч, кыз туганы тәрбиясенә торып кала. Җәмига аны “әни” дип йөртә башлый.
Сидәштә 5нче сыйныфны тәмам­лагач, апасы белән Павловка поселогына күчеп килә кыз һәм шунда ук Павловка су электр станциясен төзүдә катнаша.
Сугыш бик күп авырлыклар алып килсә дә, аның мих­нәтләре соңыннан да озак елларга сузыла. Җәмигага да биредә яшәүчеләр ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә: кем кием-салым бирә, икен­челәр бәрәңге белән тәэмин итә. Шулай тормыш үз агымы белән генә барганда биредә эшләгән Һади белән таныша ул. 18 яшьлек кыз озак та уйламый, аның белән язмышын бәйләргә ризалыгын бирә. Кызганычка каршы, гаиләнең бәхетле көннәре озакка сузылмый. Һади аракы белән “дуслаша”. Тәүге мәлләрдә яшь хатын гаиләсен саклап калу өчен зур тырышлык сала, әмма ирен бу баткаклыктан тартып чыгара алмый. Аның белән аерылышканнан соң, Җәмига Казахстанга күчеп китә. Биредә ул сарык көтү­чесе булып хезмәт итә. Кыз өчен бу эш җиңелдән булмый, таң сызылу белән торырга, кояш баегач кына йокларга ятарга туры килә аңа. Әмма яшьлек барыбер үзенекен итә. Шул ук колхозда эшләгән казах егетен бер күрүдә ошата ул. Матур, тату гаилә кора яшьләр. Колхозда бергә эшлиләр, уй-хыяллары да бер була аларның. Кызганычка каршы, өйләре бала тавышыннан мәхрүм була. 13 ел кулга-кул тотынып яшә­гәннән соң иренең каты авыруы Җәмиганы тагын ялгыз калдыра.
Чит җирдә, ят кешеләр арасында яшәве җиңел булмый яшь хатынга. Берникадәр вакыттан соң ул туган якларына әйләнеп кайта. Павловкада урман кисүче булып урнаша ул. Караиделдән бик ерак китеп, зәмһәрир салкыннарда да, эссе көннәрдә дә эшләргә туры килә хатынга. Авыр эш Җәмиганың сәла­мәтлегенә дә зыян сала. Озакламый пилорамага эшкә күчә һәм биредә булачак тормыш иптәшен очрата. Ниһаять, Җәмиганың да тормышы җайга салына. Закидҗан бе­лән кавышканнан соң, ике бүлмәле фатирда яши башлый алар. Гаилә башлыгы бик яхшы балта остасы була. Эшкә чын күңелен биргән ир тирә-якта да хөрмәт, абруй казана. Җитеш тормышта көн күрә гаилә. Әмма якты көннәр озак дәвам итми. Янәшәдәге күрше фатирында янгын чыгып, Җәмига белән Закид­җанны да бернәрсәсез калдыра.
– Төтенгә тончыгып, егыл­ган булганмын инде. Мине янгын сүндерүче­ләр тәрәзәдән тартып алган, – дип исенә төшерә Җәмига әби бу коточкыч көнне.
Озакламый гаиләгә тулай торакта бер бүлмә бирәләр. Биредә 5 кенә ай яшәгәннән соң, янә янгын чыга, янә аракы белән “дус” булган күршеләр моңа гаепле була.
Яңа төзелгән йорттагы фатирдан баш тарта Миңнеәх­мәтовлар. Өлкәнәеп барганда тәрбия кирәк булыр, дип уйлый алар. Бу вакытта Закид­җан да төрле авырулардан интеккән була. Әмма Нуриманда өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен картлар йортында аларга урын булмый. Картларны Чакмагыш районындагы шундый ук йортка җибәрәләр.
Туган туфрак үзенә тарта, диләр. Җәмига белән Закид­җанны да биредә яхшылап тәрбияләсәләр дә, соңгы елларын Нуриманга кайтып үткәрү теләге ташламый. 2013 елда үз максатларына ирешә алар. Икәүләп Нуримандагы картлар йортында яши башлыйлар. Тик бер елдан, каты авырудан соң, Закидҗан да якты дөньядан китә.
Тормышның ачысын-төче­сен татыган, зур сынауларга да баш имәгән Җәмиганы өлкән яшендә дә язмыш сынавын туктатмый. Ихатага чыккан чакта егылып, аягын сындыра ул. Кызганычка каршы, шуннан башлап аягына баса алмый.
– Тормыш куйган сынауларга бирешмәдем, хәзер инде тән сызлауларына да түзә алам. Ялгызлыкка чыдар хәл юк. Минем бит бер якын кешем дә юк, шунысы бик авыр, – дип күз яшьләрен сөртеп алды ул бу юлы да.
Чыннан да, адәм баласы үз гомерендә тормышның төрле авырлыкларын кичерә. Кайгы-хәсрәтләрне дә, тән сызлауларын да үткәрә алырлык көч бар анда. Ә күңел әрнүенә, җан җәрәхәтенә дәва табуы читен.

Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»