Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Ватан алдында намусыбыз саф”

22.05: “Ватан алдында намусыбыз саф”

“Ватан алдында намусыбыз саф”90 яшен тутырган ветераннарның шулай дияргә хакы бар.

Агымдагы елның язы ике туганнар Зәбирә Хисаметдинова һәм Наҗия Ситдыйкова өчен шуның белән үзенчәлекле – алар икесе дә 90 яшьлек юбилейларын билгеләделәр. Зәбирә Нигъмәтҗан кызы гомер бәйрәмен мартта үткәрсә, Наҗия Хөсәен кызының туган көне – 9 май.


Туймазы районының Яп­рык авылында туган ул. “Нужа казанында җитәрлек кайнаган кеше мин”, ди үзе турында. Язмыш иркәләми аны. Кеч­кенәдән сеңлесе Сәхия (кызганыч, ул инде вафат) белән әнисез калалар. Үги ана тәрбиясендә көн күрергә туры килә. Аннары – сугыш афәте. Гаилә башлыгына фронттан әйләнеп кайту, газизләрен күкрәгенә кысу бәхете насыйп булмый. Яугирнең бер генә хаты килеп ирешә: “Алышка кердек, исән-имин чыктык...”
Ул чор михнәтен үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән күтәрә. Көне-төне колхоз эшендә булалар. Наҗия мәктәптә дүрт ел гына укып кала. Иртә олыгая ул чакларда малай-кызлар...
Сугыштан соң тәвәккәл кыз Урыссу төзелеш оешмасына штукатур-буяучы өйрәнчеге булып эшкә урнаша. Арытаба язмыш җилләре аны Октябрьский шәһәренә алып килә. Төрекмән авылына Мәхәсим исемле егеткә кияүгә чыга. Наҗиянең мәрхүмә әнисе шушы авылныкы була. Туганнары янына кунакка килеп йөргән чибәр кызга бөтен күңеле белән тартыла егет. Һәм ялгышмый. Гомер буе тәкъдиренә рәхмәт укый. Җае чыккан саен: “Синең кебек хатын бөтен Русиядә дә юк”, — дип кабатларга ярата Мә­хәсим Шакир улы. Хикмәт бар монда. Юкка гына Наҗия исеменең гарәпчәдән тәрҗе­мә­се “иң якын дус, сердәш” дигәнне аңлатмыйдыр...
Шөкер, тату гына яшәп китә яшь гаилә.
– Тормыш ачысын шактый татыган, уңны-сулны ярыйсы аерган килеш килен булып төштем, – ди Наҗия апа. – Шуңа Мәхәсимнәр йортындагы кыенлык-юклык та өркетмә­де... Аллаһка шөкер, ир туганнары үз итте, какмадылар. Бианай-биатай әйбәт карашта булды, кызлары сыман якын күрде. Бернинди үпкәм юк.
Ситдыйковлар гаиләсендә бер-бер артлы уллары Миргасыйм, Зөфәр, кызлары Фәния аваз сала. Инде үз йортлары белән яшиләр. Наҗия ханым озак еллар 4нче төзелеш идарәсендә хезмәт сала. Хаклы ялга “Туймазынефть” идарәсеннән чыга.
Гаилә башлыгы 1993 елда дөнья куя. Илебез өчен шактый катлаулы чорда Үзбәк­станнан гаиләсе белән уллары Зөфәр кайтып төшә. Килене Гөлнур белән ана-кыздай тату гомер кичерүенә дә 25 ел узып киткән.
– Әнкәйгә рәхмәтлемен, – ди Гөлнур ханым. – Балалар үскәндә күз-колак булды, хуҗалыкны бермекләп карады. Әле дә эшләргә тырышып яткан көне...
Нинди сыйфатлары белән аеруча сокландыра, соң апа-әбиләребез? Җорлыгы, тапкыр сүзле, шаянлыгы-шуклыгы таң калдыра түгелме? Әнә бит, уйламаган-көтмәгәндә Наҗия апа ягымлы тавыш белән җыр сузды. Йөрәк януларын, күңел ярсуларын җыр-моң белән басарга гадәтлән­гән шул халкым. Гомер бакый халыкчан җырларга мөкиббән Наҗия апа. Шул ук вакытта дин, әхлак-әдәп төшенчәлә­ренә җитди-төпле мөнәсәбәт­тә.
– Нәселебездә дин юлындагылар күп булган. Инде менә оныкларым сөендерә. Илгиз, Исламия – ныклап ди­ни гыйлем эстәүдә, – ди Наҗия апа.
Наҗия Хөсәен кызы – бик бәхетле дәү әни. Җиде оныгы, дүрт оныкасы тормышын
ям­ь­ли-бизи аның.
Авыл җәмәгатьчелегенә, ветераннар советы җитәк­челе­генә аерым рәхмәт сүз­ләрен юллый әбиебез. Җиңү көнендә күчтәнәчләр белән килеп, котлыйлар, хәл белешеп торалар, яраткан “Туган як”, “Кызыл таң” гәзи­т­ләренә яздыралар икән.
90 яшен зурлап уздырганнар. Ул бәйрәм табыны­ның түрендә урын алган янә бер хөрмәтле апа – Зәбирә Хисаметдинова. Әйтеп үтүе­безчә, ул – Наҗия Хөсәен кызының ике туганы, Төрек­мән авылында туып-үскән.
– Әтине фронтка озаттык. Әнием йөкле килеш калды. Газизебезнең яу кырыннан хаты килде: “Кем туса да, берүк какмагыз... Без ут эченә керәбез. Әллә кайтам, әллә юк”. Күңеле сизенгәндер, энебез (аңа Фәнис дип исем куштык) туган көнне әткәйнең үлем хәбәре килде. Елый-елый шешенеп беттек...
Зәбирә апа тыныч кына сөйли, ямансу карашы томанлы балачакка төбәлгән сыман...
– Колхоздагы бөтен эшкә дә җигелдек, – дип дәвам итә ул. – 1945 елның 9 маенда да урман кисүдә идек. Бервакыт кемдер кычкыра: “Сугыш беткән!” Яшь кенә килеш тол калган бичара хатыннар елаша. Мин дә үксим, әтиемне уйлыйм. Озак көттек без әткәйне. Менә-менә кайтыр кебек иде.
Яшьли Төрекмән артелен­дә итек басучы булып эшли кыз. Мөхәммәтҗан атлы Нарыш егете белән язмышын бәйли. Көйле генә яшәп китәләр. Әмма... Тәкъдир сынауларын өеп куйган икән. Нилектәндер гаепләнгән ир читкә озатыла. Гаиләсе дә аның белән, билгеле. Төрле тарафларда яши-эшли торгач, кырыс табигатьле Магаданга җибәрәләр үзләрен.
– Ирем приискларда эшлә­де. Шул сәбәпле еш күченеп йөрергә туры килде. Үзем пешекче идем. Сигез айлык улым каты авырып китте, гүр иясе булды... – дип сөйли Зәбирә апа.
Гаиләдә Зөһрә исемле кызчык, Сәгыйть атлы малай туа. Барысы да эзгә төшә сыман. Мөхәммәтҗан сөекле хатынын ничек тә хөрмәтләргә, тормыш авырлыкларыннан курчаларга-якларга омтыла. Тик ул дигәнчә булмый шул...Тәүдә гаилә башлыгы каты авырудан бакыйлыкка күчә. Бер елдан Зөһрә суга батып үлә. Янә бер елдан Сәгыйть ауда фаҗигагә юлыга.
– Ничек түздегез барысына да? – дип сорау бирәм.
– Еладым да, еладым инде...
2006 елда туган якларга кайтып төпләнә әңгәмәдәшем. Йорт-җирен сатмый, күршелә­ренә калдыра. Дөнья хәлен белеп булмый, кире кайтып килергә туры килмәгәе. Газизләре җирләнгән кабер­лек­ләрдән туфрак та ала Зәбирә апа. Янәшәдә сыман тоелсын йөрәк парәләре, күз нурлары...
Төрекмәндәге төп йортта гаиләсе белән энесенең улы Фәнил яши. Шунда сыена да инде газизләрен мәңгелеккә югалткан ана. Сөенечкә каршы, бик җылы каршылыйлар.
– Зәбирә апа авылга кайтып төшкән көнне өйдә Коръән ашы уздыра идек. Шулай туры килде, – ди туганнары.
Зәбирә апа догаларны ихлас укый, барча якыннарына, туган-тумачага багышлый. Бүгенге көнкүрешенә куанып туялмый.
– Мәхрүм иттем сабыйла­рың­нан, тагын бирдем сиңа балалар”, – дигән­дер инде Ходаем. Бөтенесе үз нарасыйларым кебек кадерле бит миңа, — ди яшь аралаш.
Инде икенче-өченче буын балаларга килгәндә, оланнары Зәбирә әбине ярата, хөрмәт итә.
Гомер көзендә торган әбиләребез “Сугыш кына булмасын”, – дип кабатларга ярата. Катлаулы тормыш юлы үткән, язмыш кыерсытуына карамастан, намус кушуы, гаделлек кануннары буенча яшәгән гаҗәеп буын вәкил­ләренең уртак теләге бу. Авыр еллар йөген үз иңендә күтәргән, Бөек Җиңү таңын аттырган, ихтирамга лаек өлкәннәребез абруе, каһар­ман­лыгы, фидакарьлеге җир­дә ятып калмый, киләчәк буын йөрәгендә сүнмәс очкын булып кабына, якты хатирә­ләрдә яшәвен дәвам итә.

Сәрия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.





Басып чыгарырга



Безнең әти  эш аты булды...
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Безнең әти эш аты булды...
Хөррият корбаннары
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Хөррият корбаннары
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
19-06-2018 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»