Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кырым күпере астындагы байлык

31.05: Кырым күпере астындагы байлык

Кырым күпере астындагы байлыкКырым күпере астындагы байлыкГасыр төзелешендә күп еллар элек кеше кулы белән ясалган меңнәрчә әйбер табылган.

Күптән түгел ачылган Кырым күпере Русиянең ике ярын тоташтырды. Бу төзелеш мәйданы чын мәгънәсендә археологик табышлар урыны дип аталырга да хокуклы.
Өч ел эчендә Керчь бугазы аша күпер һәм аңа керә торган юллар төзелешендә галимнәр илледән артык гектар җирне тикшергән һәм бик күп табышка юлыккан. Яр буенда һәм су астында миллионга якын артефакт (борынгы әйберләр) табылган. Алар барысы да фәнни кыйммәткә ия, шул сәбәпле музейларга тапшырылган.


Керчь бугазындагы Ак-Борында табылган әйберләр иң үзенчәлекле дип саналырга хокуклы. Водолазлар анда безнең эрага кадәр V гасырда Урта диңгез буенда һәм Кече Азиядә балчыктан ясалган савытларга юлыккан. Ләкин галимнәрне барыннан да элек ир башы формасында эшләнгән яндырылган кызыл балчык төсендәге сын таң калдырган. Аның борынгы грекларның Алиһәсе булуы мөмкин. Сын ясалган балчыкны лабораториядә тикшерәчәкләр.
Шулай ук диңгез төбендә табылган “Киттихаук” истребителе дә зур кызыксыну тудыра. Аны күтәрү өчен төзелеш-монтаж эшләрен башкарган кранны алып торалар. Бөек Ватан сугышы елларындагы совет самолеты – бер моторлы Р-40 истребителе Керчь бугазының 9 метр тирәнлегеннән былтыр Җиңү көне алдыннан күтәрелә. 3,5 тонналы фюзеляжда алты “Браунинг” пулеметы да сакланган. Америкада җитештерелгән бу самолет су төбендә 70 елдан артык яткан.
Фаразлар буенча, әлеге сугыш машинасы СССР Кара диңгез флоты Хәрби-Һава көчләренең штурмлаучы авиаполкында хезмәт итә һәм 1943 елда Керчь-Эльтиген десант операциясендә катнаша. Чираттагы очышы вакытында самолет дошманның зенит артиллериясе тарафыннан бәреп төшерелә. Ул Тамань ярыннан алты чакрым ераклыкта табыла. Самолет бугазга мәтәлмәгән, очучы аны суга утырта алган булырга тиеш, шуңа аның үзенең исән калуы да ихтимал, диләр.
Эзтабарлар истребитель штурвалы артында кем утыруын ачыкларга тырыша. Кырым белгечләре моның Владимир Авдеенко булуына шикләнми. Самолетны тәртипкә китереп, Керчь ярымутравының тарихи мәйданына куярга ниятлиләр. Әлегә “Киттихаук” Керчь крепостенда сакланачак.
Әйткәндәй, Керчь һәм Тамань ярымутраулары – Бөек Ватан сугышы елларында каты алышлар барган урыннар. 1943 елның 31 октябреннән 11 декабренә кадәр анда сугыш тарихында иң зур десант операциясе була. Керчь ярымутравын фашистлардан азат итүдә меңнәрчә яугир, 250дән артык кораб һәм меңнән артык самолет катнаша.
Янә дә Керчь янындагы эзләнүләр 17 курган һәм борынгы авылны табарга мөмкинлек биргән. Ике метр тирәнлектә биналар һәм корылмалар кисәкләре: төрле тарихи дәверләргә караган йорт һәм хуҗалык корылмалары диварлары табылган. Белгечләргә тикшерүгә йөзләрчә табылдык тапшырылган. Төрле илләрнең тимер акчалары коллекциясе җыелган, бу әлеге урынның сәүдә бәйләнешләре һәм аның Кырым буенча сәяхәт итүчеләр арасында популяр булуы турында сөйли.
Казу урынында үсешкән архитектура таң калдыра. Күпсанлы корылмалар бер-берсе өстенә өелгән. Татарлар төзегән корылмалар астында хазарлар вакытына хас биналар табыла.
Шунда ук бронза гасырының каберлеге, шулай ук Яңа вакытның уникаль зираты, XVII-XVIII гасыр белән билгеләнгән күпсанлы бизәнгечләр – алкалар, сәйләннәр, балдаклар, беләзекләр табылган. Гадәти булмаган әйберләр арасында – вак кимерүче баш сөягеннән ясалган бетү. Шулай ук балчыктан ясалган савытка яшерелгән 15 данә көмеш акча да бик мөһим табылдык исәпләнә. Алар XVII гасырда Испаниянең акча сугу йортында ясалган. Аларның Тамань ярымутравына кайчан эләгүе билгесез. Русия фәннәр академиясендә хәзинәнең бер өлеше таланган галеоннан калган яисә актив алып барылган сәүдә эзләре дип фаразлый.
Кыскасы, Керчь бугазы уннарча мең артефакт белән түшәлгән була. Анда керамик амфоралар, җитештерүче мөһере сугылган савытлар, кувшиннар, төрле савыт-саба табыла. Бу урын ике мең ел дәвамында Урта диңгез буеннан Азов диңгезе сәүдә юлында йөк күчереп төяү базасы булган. Диңгез буйлап алып килгәндә йөкнең бер өлеше ватылган һәм портта бушатканда зыян килгән савыт-саба диңгезгә ташланган. Шул рәвешле причаллар буенда төрле чорның керамикалары яткылыгы хасил булган, дигән фикердә белгечләр.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



Безнең әти  эш аты булды...
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Безнең әти эш аты булды...
Хөррият корбаннары
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Хөррият корбаннары
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
19-06-2018 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»