Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бу михнәтләр башка кабатланмасын!

01.06: Бу михнәтләр башка кабатланмасын!

Бу михнәтләр башка кабатланмасын!Бөек Ватан сугышы яу кырында булган солдатлар өчен генә түгел, тылдагы халыкка да бик күп михнәтләр алып килде. Әйе, авылда калган карт-коры, бала-чага, хатын-кыз көн саен корал тоткан дошман белән күзгә-күз очрашмады, әмма биредә башка төрле авырлыклар аларны минут саен сагалап торды.

Мин, Әүхәди Сәетов, 1928 елның 20нче августында элекке Бәләбәй өязе, Чакмагыш рай­о­ны­ның Рәҗәп авылы биләмәсенә караган Иске Дөмәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием Сәлимгәрәй һәм әнием Идаяның җиде баласы арасында мин – өченчесе. 1935 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Белем бирү заманына күрә яхшы иде. 5нче сыйныфка кергәндә укытучы­ларның махсус урта белемле бул­ганнары күп иде. 1939-40 елларда халыкның да яшәү шарты бераз яхшырды. Шулай да кайдадыр бик зәһәр сугыш баруын халык сизенде. Авыл халкы кулыннан килгәнчә запаска бераз азык-төлек туплау белән шөгыльләнә башлады. Без дә 40нчы елда күп кенә тары алдык. Аны Сарыайгыр авылына алып барып, тарттырып, 4 капчык ярманы махсус савытларга тутырып, саклык белән генә куллана идек.
Сугыш озак көттермәде. Кыска вакыт эчендә хезмәт яшендәге ир-егетләрне фронтка алып киттеләр. Колхозда эшләргә карт-коры, хатын-кыз һәм бала-чага гына калды. 1942-43 елларда өлкән яшьтәге ирләрне, ялгыз хатын-кызларны, үсмерләрне урман кисү, торф чыгару өчен 6-8 айга мәҗбүри эшкә җибәрделәр. Авылда эшче куллар тагын да азайды.
Әти авылда ат караучы булып эшли иде. Сугыш башлану белән 2-3 айда 200 атны фронтка җибәрделәр. Ат караучылар арасында әти генә әлегә сугышка алынмый калды. Рәхимҗан абый белән мин әтигә атларны карарга ярдәм итә башладык. 1942 елның кышы безнең гаилә өчен кыен булмады, чөнки барыбыз да өйдә, мал-туарга җитәрлек азык, өйне җылытырга утын хәзерләгән идек. Әмма 8нче майда әтине дә сугышка алдылар. Июнь башында Ленинград облас­тена барып җитүләре турында хат язды. Бераздан атларны да башка җиргә күчерделәр. Ә шушы ук айның ахырында өлкән абыем Мирһазиянны да фронтка озаттык. 15 көн үткәч, ул Уфадагы лагерьда булуы, хезмәт итүнең авырлыгы турында хат язды. 5 ай әзерлек курслары үткәч, аны Воронеж фронтына җибәрделәр. 10 но­ябрьдә аларның эшелоны “Урюпинский” станциясенә килеп җитә. Станциягә еш кына һавадан һөҗүм була. Аннан абый ике генә хат җибәрә алды. 1943 елның гыйнварында аның һәлак булуы турында хәбәр килде.
Бу михнәтләр башка кабатланмасын!Бу михнәтләр башка кабатланмасын!1943 елның 17 ноябрендә икенче абыем Рәхимҗанны да фронтка алдылар. Ул Ворошилов шәһәрен­дә хезмәт итүе турында хат язды. Икенче хатында солдат һөнәренә өйрәтүләре турында хәбәр итте. Туган якка 1950 елда гына әйләнеп кайтты.
Безнең гаиләдә эшче кеше булмаганлыктан, яшәү көннән-көн авырлашты. Ул елларда кышлар бик суык булды, ягу өчен утын җитмәде. 1943 елда ашлык уң­мады. Булганын да вакытында җыеп ала алмадылар, аны кар кап­лады. Шулай итеп, авыл халкы көздән үк ачлы-туклы торып калды. Икмәк пешергән хәлдә дә аңа бәрәңге, алабута орлыгы, имән чикләвеге ярмасы һәм башка нәрсәләр кушалар иде. Бәрәңге дә язга бик аз калды. Шуңа да аны ашка кабыгы белән бергә турыйлар иде.
1944 елның язы хәтердә, чын мәгънәсендә, ачлык елы буларак уелып калган. Запас ризык бетте, ә үлән әле чыкмаган. Инде кышны исән чыктык, яңа үлән борын төртсә – тамак туяр, дип көткәндә авылда кан чире таралды. Халык кар астында калган ашлык башакларын җыеп туклана башлады. Алар кышын туңмаган, әмма ниндидер гөмбәчекләр белән капланган булган. Бу матдәләр кеше организмы өчен бик агулы икән. Авыл халкы моны аңламый, шушы ашлыкны җыеп ашый башлады. Кайбер гаиләдә 3-4 кеше шушы кан чиреннән үлде. Үлгән халыкны күмәргә авылда кеше юк. Моның өчен 15-16 яшьлек үсмерләрне җәлеп иттеләр. Шулай итеп, фронтта авылдан 145 кеше һәлак булса, кан чиреннән 308 кеше вафат булды. Безнең гаиләдә бу башакны җыярга кеше булмады. Әмма миннән кече ике туганымның тамаклары авыртып интектеләр. Ләкин авыл фельдшеры Бибиҗи­һан апа аларга вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерде. Июнь башларында балтырган, кычытканнан аш пешерә башладык. Гаиләдән колхозда эшләүче булмаганлыктан, аннан да берникадәр булса да ашлык ала алмадык.
1943-44 елларда 9нчы сыйныфта укыган чагымда авыл Советы рәисе Мәмдүхә апа мине хат ташучы итеп тәгаенләде. Эшем көненә 3-4 сәгать кенә вакытны алса да хат ташучының иңенә төшкән михнәтләрне һәркем аң­лыйдыр. Авылыбызга “кара хәбәр” килүе көн саен диярлек дәвам итте. Шушы эшем нигезендә үзебезгә печән чабарга мөмкинлек туды. Аннары фермадагы сыер-бозауларны карарга да, җир сөрергә дә йөрттеләр. Печән вакытында бригадир чалгы чүкергә, үткерләргә һәм чапкан җирләрнең исәбен алып барырга кушты. Аеруча чалгы чүкү авыр иде. Кичкә уң кулымның сызлавына түзә алмыйча, нишләргә белмәгән чаклар күп булды.
Әнинең сәламәтлеге бик какшады. Ә калган туганнарым бә­ләкәй, эшкә ярамыйлар иде әле. Шулай итеп, үсмер малай гына булсам да, гаиләбез өчен җавап­лылык тулысынча диярлек минем иңнәргә торып калды...
1944 елның җәй ахыры. Ял көннәрендә олы урамда базар була иде. Шунда хат ташучы миңа хат бирде. Ул гадәти, өчпочмаклы солдат хаты түгел. Күңелемне бераз курку хисе биләп алды. Кайтырга уйладым. Кулымдагы конверт тынгылык бирмәде, аны ачарга булдым. Хатны әтинең командиры Шәй­морза Рәхмә­туллин язган иде. Тәүдә сәлам тапшыра, аннары: “Ваш супруг, красноармеец Саетов Салимгарей Саитгареевич, пал смертью храбрых 27.07.1944 года под Нарвой в д. Мунамай” дип язылган иде. Аннары татарча: “Үзен чын солдат итеп күрсәтте, беренче ярадан сугыш кырын ташламады, икенчесеннән һәлак булды”, – дип дәвам иткән иде ул. “За оборону Ленинграда” медале дә соңыннан килде. Шулай итеп, әтине дә югалттык. Әнигә бик авыр булды бу югалтуны кичерү. Мин дә, ныгып бетмәгән үсмер, тормышның аяусызлыгын ныклап шунда аңладым. Калган балалар югалтуларның нәрсә икәнен аңлап җиткерми кебек иде әле...
Сугыш авыл халкын бик газап­лады. Көн саен диярлек авылга кайгылы хәбәр килү белән бер­рәттән, ачлыктан, ялангачлыктан җәфаландылар. Утын хәзерләргә кеше дә, мөмкинлек тә булмаганлыктан, салкын өйдә кыш чыгулар тәмам үзәккә үтте. 10 яшьтән өлкәнрәк булган балалар басу эшендә дә, хуҗалыкта та эшчеләр рәтенә керде. Бу елны мал-туарга печәнне берникадәр эшли алдык, әмма утын кисәргә мөмкинлек булмады.
1945 елның 9 маен барлык кешелек дөньясы зарыгып көтеп алгандыр. Мин иртән мәктәпкә барырга чыктым, Сузәм елгасының суы азайган, аннан басма аша чыгарга да мөмкин. Басмага килеп җиткәндә генә һавада ниндидер тавыш ишетелде. Күтәрелеп карасам, аэроплан минем баш өстендә генә нәрсәдер ташлады. Май ае булуга карамастан, вак кына кар да явып үтте. Карасам, җиргә кар белән бергә ниндидер кәгазьләр сибелгән. Кулларыма алсу төстәге бер кәгазьне алдым, “Капитуляция немцев. Победа!” дип язылган иде. Бу кәгазьләрне җир өстеннән тиз-тиз генә җыеп алдым да мәктәпкә йөгердем. Анда укучылар, укытучылар бер-берсен Җиңү белән котлый иде.
Сугыш безгә генә түгел, һәр гаиләгә төзәлмәслек яралар салды. Дистә еллар үтсә дә, күңел яралары һаман төзәлми. Без, сугыш чоры балалары, инде өлкән яшьтә булсак та, гомер буе бер теләк белән яшәдек: мондый михнәтләр башкача кабатланмасын иде...

Әүхәди Сәетов.





Басып чыгарырга



“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
Ятып калганчы – атып кал
5-06-2018 :: Дөнья бу...
Ятып калганчы – атып кал
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»