Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Ятып калганчы – атып кал

05.06: Ятып калганчы – атып кал

Ятып калганчы – атып калБашкортстанда борынгы традиция киң таралу ала.

Безнең балачакта үсмерләр арасында талдан җәя ясап, ук ату гади күренеш саналды. Бәлки мондый шөгыльгә ул чорда авыл мәдәният йортларында күрсәтелгән Чингачкук турындагы фильмнар да дәртләндергәндер. Шул ук вакытта, бүгенге кебек компьютерлар, планшетлар да юк. Гомумән, җәя ясамаган үсмер бик сирәк иде. Ә бит, уйлап карасаң, кайчандыр җәя белән ук гаиләләрне туйдыручы, дошманнардан саклаучы, көч-гайрәтне, осталыкны күрсәтергә мөмкинлек бирүче корал булган. Аеруча төрки халыкларда. Заман үзгәрү белән бу коралга игътибар да, ихтирам да кимегән. Күпләребез ук белән җәяне киноларда, сурәтләрдә, музейларда гына күреп белә. Шул ук вакытта, әкият геройларыдай төз атучы, бу коралның бөтен нечкәлекләрен белүчеләр арабызда яши икән. Бүген Башкортстанда кемнәр җәядән ук ату белән мавыга? Нинди бәйгеләр үтә? “Мәргән укчы” фестивален оештыручы, “Төньяк амурлары” беренче башкорт полкы командиры Юлай Галиуллиннан шул хакта да сораштык.


– 2011 елдан Наполеон сугышлары чорын хәрби рекон­струк­цияләү белән шөгыль­ләнәм, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – Бородино, “Халыклар сугышын”, Вохна алышын реконструк­цияләүдә катнаштым. 2013 елда Истанбулда “Фатыйх кубогы”на чакыру алдым. Бәйгенең төп шартлары – милли кием һәм җәя белән ук. Кытайда Лэду шәһә­рендә җәядән ук ату бәйгесендә чыгыш ясадым. Аннан кайткач, мондый чараны Башкортстанда оештыру теләге белән янып йөрдем. Теләктәшләр дә табылды. Осталык дәресләре оештырдым. Ниһаять, 2016 елда Гафури районының Имәндәш авылында беренче “Мәргән укчы” бәйгесен үткәрдек. Ярышта Башкортстаннан, Русия төбәкләреннән, Лат­виядән, Кытайдан һәм Төркия­дән 32 укчы катнашты.
Әйткәндәй, фестивальдә традицион башкорт, венгр, кырым-татар, корея, монгол, төрек, япон-юми, инглиз җәяләре белән генә катнашырга мөмкин. “Мәр­гән укчы” бәйгесе өчен милли кием тектерү, ук-җәя сатып алу таләп ителә. Ярышта 10 яшьтән балалар да, гүзәл затлар да катнаша ала. Өлкәннәр өчен яшь чиге юк. Җәяләрдә төзәгеч һәм төзәү җайланмалары булмаска тиеш. Алар агачтан. Ук ясаганда кош каурые гына файдаланырга мөмкин. Ук оч­лыгының чите үткен булмавы мөһим. Русиядә закон буенча авырлыгы 27 килограмман артмаган җәяләрне генә куллану рөхсәт ителә. Дистанция дисциплинага бәйле. Әйтик, Корея системасы буенча 110 метр ераклыктан биеклеге – 120, киңлеге 70 сантиметр калканга аталар. Төрек дисциплинасында ми­шеньгә 70 метрдан төз атарга кирәк. Венгр дисциплинасында максат – ераккарак ату. Бүген дөнья рекорды – 511 метр. Моңа Словакиядән Питер Богау иреш­кән.
Ә чын башкорт җәясе нинди? Аның үзенчәлеге, башкалардан аерылмасы нидә?
– Осталарыбыз чын башкорт җәясен ясау белән мәшгуль, – ди әңгәмәдәшем, – Борынгы гравю­ралар, музейлардагы фоторә­семнәр өйрәнелә. Башкорт җәясе зур түгел, 100-120 сантиметрлы гына булган. Чөнки без­дә – урман-кыр зонасы. Озын җәя белән ауга йөрер­гә, сугышырга да уңайсыз. Элек җәя­не, бөтен шартын китереп, өч еллап ясаганнар. Ул 20 өлеш­тән торган. Каен, чаган, артыш һәм имән агачларыннан булган өлешләр бер-берсенә ябыштырылган. Эчке яктан җәягә мөгез пластинасы, сеңер ябыштырылган. Арытаба, каен тузы, күн белән чорналган. Шул рәвешле, җәя кояш нурларыннан, дымнан сакланган. Кереш ефәк җепләрдән, ат ялыннан, киптерелгән сарык эчәк­ләреннән үрелгән. Уклар нараттан, каеннан һәм чаганнан ясалган каз, аккош һәм ерткыч кошлар каурыйлары да файдаланылган. Һәр укта хуҗасының тамгасы булган. Шуңа күрә, ауланган киек-кош өчен бәхәс купмаган. Кем аулаганын шунда ук ачыклаганнар. Ук очлыгы, башлыча – тимердән, өч кырлы почмаклылары бакырдан коелган. Сөяктән ясалган ук очлыклары да табыла.
Балаларны ук ату серләренә кечкенәдән өйрәткәннәр. Башта – җәяү, шуннан атта чапкан килеш осталыкларын күрсәткән­нәр. Җыеннарда, сабантуйларда һәм башка милли бәй­рәмнәрдә мәргән укчылар ярышы үткән. Төп имтихан – 100 адымнан ефәк җепкә эленгән балдакка тидерү.
Мәргән башкорт укчылары турында бик күп риваятьләр, истәлекләр сакланган. 1788-90 еллардагы урыс-швед сугышында катнашучы, 3нче Башкорт полкы старшинасы Күчәрбай Акчулпанов швед короле Густав III каршында җәядән ук ату осталыгын күрсәткән. “Кү­чәрбай зур тиз­лектән атта чабып барган килеш, йомырканы һа­вага чөеп, аңа җәядән ук атып тидер­гән. Аннары җиргә ук кадап киткән. Атта чабып барган килеш, иярдән төшмичә, укны җирдән үрелеп алып, һавага чөйгән һәм, җәядән ук атып, аны урталайга ярган”, дип язылган, истәлек­ләрдә. Бүген Башкортстандагы иң мәргән укчылар Бөрҗән районында яши икән. Абыйлы-энеле Сынбулат һәм Салават Юлбирдиннар бик күп ярышларда җиңүгә ирешкән.
Тарихтан белүебезчә, башкорт укчыларын Көнбатыш Европада да яхшы беләләр. Наполеон сугышында аларны “Төньяк амурлары” дип йөрт­кәннәр. 1814 елның 14 апре­лендә башкорт сугышчылары илгә кайтыр юлда Германиянең Шварцбург-Рудольштадт кенәз­леге аша үткән. Принц Карл Гюнтер чакыруы буенча, Шварц авылына килгәннәр. Карл Гюнтер башкорт угының мөмкин­лек­ләренә ышанмаган һәм дәлилләү өчен Изге Лауренций чиркәвенең җирдән 120 метр биеклектә урнашкан гөмбәзенә ук атарга тәкъдим иткән. Нә­тиҗәдә, аткан ук, гөмбәзне тишеп, истәлек булып калган. Германиянең Шварц шәһәрендә башкорт укчыларының мәргән­леген бүген дә онытмыйлар. Агач ук череп төшкәч, тимердән аның күчермәсе эшләнгән һәм шунда урнаштырылган. 2013 елда тимер ук алтынга алыштырылган. Тантаналы чарада “Любизар” клубы сафларында “Халыклар алышы”на 200 ел тулу уңаеннан оештырылган хәрби реконструкциядә катнашырга барган Юлай Галиуллин да булган.
Кайчандыр җәя сугыш коралы, гаиләне туйдыру чарасы булган. Бүген җәядән ук ату хәрәкәте үз алдына башка максатлар куя.
– Югары технологияләр, глобальләшү чорында тоташ халыклар, телләр юкка чыга. Этноспортка, этномәдәнияткә дә игътибар кими. Үсеп килүче яшьләр үз халкының мәдә­ниятен белми. “Мәргән укчы” бәйгесендә катнашучы милли кием кия. Нәтиҗәдә, мәдәния­тен, тарихын, телен, халык авыз иҗатын өйрәнә. Димәк, ярышта никадәр күбрәк кеше катнашса, милли мәдәниятне белүчеләр дә шулкадәргә артачак.
Башкортстан – күпмилләтле төбәк. Ярышта төбәктә яшәүче урысларны, татарларны, чувашларны, мариларны, белорусларны һәм катнашырга теләүче башка милләтләрне дә күрәсе­без дә килә. Шул ук вакытта, җәядән ук ату күрү сәләтен яхшырта, күңел тынычлыгы бирә, гәүдә төзлегенә уңай йогынты ясый, максатчыл булырга өйрәтә. “Ятып калганчы – атып кал!” дигән әйтем дә юктан гына килеп чыкмагандыр. Шуңа күрә, теләге һәм мөмкин­леге булган һәркемне җәядән ук ату белән шөгыль­ләнергә чакырам, – диде Юлай Рәфкать улы.
Әйткәндәй, бүген Башкортстанда җәядән ук ату белән 350 кеше шөгыльләнә. Уфа, Стәрле­тамак, Сибай, Ишембай шәһәр­ләрендә, Уфа, Учалы, Аскын, Кырмыскалы, Гафури, Туймазы һәм Гафури районында җәядән ук атарга өйрәтү мәктәпләре эшли. Быел “Мәргән укчы!” бәйгесен Иглин районында оештыру күздә тотыла. Тарихын өйрәнергә, көчен сынарга теләү­челәр рәхим итсен!

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



Безнең әти  эш аты булды...
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Безнең әти эш аты булды...
Хөррият корбаннары
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Хөррият корбаннары
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
19-06-2018 :: Дөнья бу...
“Кеше гомерен кеше яшәми...”
Саумы,  имам-шагыйрь!
15-06-2018 :: Дөнья бу...
Саумы, имам-шагыйрь!
Каһәрле күлмәк
14-06-2018 :: Дөнья бу...
Каһәрле күлмәк
Разведчик Әхмәров
8-06-2018 :: Дөнья бу...
Разведчик Әхмәров
Рәнҗешле фатир
7-06-2018 :: Дөнья бу...
Рәнҗешле фатир
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»