Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яңа Бура Икары

26.06: Яңа Бура Икары

Яңа Бура ИкарыӘлфәрит Нурисламов һаваларга гашыйк.

Хәтерлисезме, Борынгы Греция мифларындагы Икар атлы үсмерне? Аның бик тә очасы килә. Әтисе эшләп биргән канатлар белән ул һавага, биеклеккә күтәрелә. Әмма балавыз белән ябыштырып эшләнгән канатлары кояш нурларында эри һәм Икар диңгезгә килеп төшә.


Безнең көннәрдә дә һавага, биеклеккә гашыйк кешеләр бик күп. Әмма, шөкер, тормыш хәзер искиткеч алга киткән ки, һавага күтәрелер өчен канатларны балавыз белән беркетәсе юк, аларны эшләтеп алып та була. Хәер, әйдәгез әле парапланеризм белән мавыгучы якташыбыз белән җентекләберәк танышыйк.
Краснокама районының Яңа Бура авылында яши ул. Билгеле ки, Әлфәритне бала чагыннан ук самолетлар белән бәйле барлык нәрсә кызыксындыра.
— Миңа биш яшь чакта без Казахстаннан Бөртеккә кайттык. Авылга юл юк иде, шунлыктан әти 30 сум акчасын түләде дә безне Калтасыдан авылга тиклем вертолет белән алып кайтты. Бу вакыйга минем өчен искиткеч ачыш булды, әле булса ул көнне һәр дета­ленә кадәр яхшы хәтерлим. Шуннан соң, сихырланган кебек, мин күктән аерыла алмадым! Менә инде ничә ел самолетлар, вертолетлар, пропеллерлар, дельтапланнар, автолетлар белән саташам, — дип үзенең мавыгуының кайчан башлануы турында сөйли Әлфәрит.
Малай, бераз үсә төш­кәч, почта аша журналлар алдырып, модельләштерү белән шөгыль­ләнә башлый. Очкычлар белән шулкадәр мавыга ул, аларның төзелешен ятлап бетерә.
— Хәзерге бала-чагага уңайлы, Интернет тулы мәгълүмат! — ди ул. — Элек без каян нәрсә табабыз, шуңа шат идек. Минем хыялым самолет эшләп карау иде, әмма двигатель булмады. Безнең илдә андый двигатель чыгармыйлар иде. Үзем мотор эшләргә тырышып, ике ел вакытымны үт­кәрдем, әмма килеп чыкмады. Мотоциклетныкын да куеп карадым, алай да булмады. Кайбе­рәүләр снегоходныкын куя, әмма ул да озакка чыдамый.
Шулай интеккәнемне күреп, әнкәй минем хыялымны тормышка ашырды — заводта җитештерел­гәнне алырга акча бүләк итте. Акчаның курсы үзгәргәнче Пермь шәһәрен­дә мин аны 80 мең сумга сатып алдым. Әле ул иң арзаннардан санала иде, хәзер инде алар да 150 мең сум тирәсе тора. Канатлар алдым, параплан­ның канатлары 54 мең сум иде. Менә шулай итеп мин хыялымны тормышка ашыр­дым — һавага күтә­релдем! Ә, гомумән, параплан двигательсез очу өчен тәгаен­ләнгән, таудан йөгереп киләсең дә җилне “тота­сың”. Мотор куеп, без үзебез өчен эшне җай­лаш­тырабыз.
Параплан ул — планлаштыручы парашют, төрле зурлыкта була. Минекенең мәйданы — 34 квадрат метр, озынлыгы — 4, киңлеге — 12 метр. Канатлар исә 180 кг авырлыкка тәгаенләнгән, аларны Мәскәүдән заказ белән тектереп алдым, ике атна дигәндә заказ килеп җитте. Минем параплан белән бер-ике чакрым биеклеккә күтәрелергә була. Моторны жәлләмәсәң, 3-4 чакрымга да менәргә була.
Иртән яисә кич очу — иң яхшысы, чөнки көн­дезен, кояш кыздырганда, һава “кайный”. Очып китәр өчен, алда киртә булмаса, утыз метрлап ара җитә. Мин, гадәттә, авыл Сабантуе үткәрелә торган урынга барам, чөнки ачык урын кирәк. Мотор сәгатенә 200 чакрымга тиклем тизлекне арттыра ала. Куәте 200 сәгаткә җитә. Аллаһ боерса, бу мотор миңа ун елга җитәчәк әле!
Әлфәрит, шулай мавыгып, үз хоббие турында сөйли. Без матди байлыкка табынган заманда бу ке­шенең шундый ихлас теләкләре берчә аптырата, берчә сокландыра.
— Мин үзем өчен шундый ачыш ясадым: бүгенге яшьләргә берни дә кирәк түгел, — дип дә­вам итә ул. — Аларның хыял­ла­рында машина һәм компьютер гына. Күптән түгел бер бала миңа: “Абый, нигә кирәк бу сиңа? Машина сатып алсаң, яхшырак булыр иде!” — ди. Әллә үзе шулай уйлый, әллә башкаларның сүзен кабатлый. Дөрестән дә, минем кызык­сы­нуым­ның күпме торганын бел­гәч, кешеләр аптырый. Теге малайга да мин ни дип җавап бирергә дә белмә­дем. Кеше барлык нәрсә­дән акча, байлык кына эзли. Мин менә машиналарны яратмыйм, беркайчан да гаражда машинада чокчынып ята алмас идем. Күрәсең, минем кызыксынулар күбрәк җан, күңел өчендер.
Үземне искә төшерәм, нинди үҗәтлек белән тырышып, кызыксынып, очкычлар турында мәгъ­лүмат эзли идек! Хәзер менә минем тәҗрибәм җитәрлек, яшь­ләргә, малай-шалайга рәхәтләнеп өйрәтә алам, әмма алар кызыксынмый, өйрәнергә теләүче юк. Безнең чакта мондый кеше булса, мин ул адәмнең ишек төбендә йоклар, мине дә өйрәтүен үтенер идем. Ә хәзер... Бервакыт шулай болын өстеннән очам, ә анда малайлар туп суга. Өсләреннән диярлек очып киттем, ә алар игътибар да итмәде. Аңламассың, аларга кызык түгел микәнни? Әллә бүгенге заман баласын шаккатырыр өчен башка нәрсәләр кирәк­ме?
Әлфәритне, чыннан да, күпләр аңламый, аеруча аның хоббиеның күпме торуын белгәч, тел шартлаталар.
— Шөкер, хатынымнан бик уңдым. Ул минем мавыгуыма каршы түгел. Кайберәүләр: “Хатының шулкадәр акчаны җилгә очыруыңа ничек түзә?” — дип сорый. Бергә яшәве­безгә утыз ел була, аның бер сүз дә әйткәне юк. Бик акыллы, белекле кеше ул. Мине аңлый, — дип җәмәгатен мактый ул.
Аңлый гынамы, тәүге мәлләрдә очарга алар хатыны һәм кызы белән бергә йөри, чөнки канатларны җәяргә һәм кире җыярга ярдәм итүче кирәк була. Үзләренең очып караганнары юкмы, дип сорыйм. Юк, ди ул, тәвәкәлләп караучы, җөрьәт итүче юк.
— Югыйсә, параплан белән идарә итүнең бер кыенлыгы да юк. Ат дилбегәсе кебек: җепне кайсы якка тартасың, шул якка боры­ласың! — ди ул.
Әле кайберәүләр, аеруча хә­зерге бала-чага, җирдә ат белән дә идарә итә алмый, кая инде анда һавада очу?!
Әлфәрит җәйләрен генә оча. Кышын да очып була, ди ул, тик канатлар ике катлы булганлыктан, арасына кар керү ихтималы бар икән. Ә кар кердеме, бу кадәр озын канатларны беркайда да яхшылап киптереп булмый. Өстәве­нә, суык, пропеллер аркага өреп тора, ди.
Әлфәрит — киңкырлы шәхес, ул, парапланнан тыш, мотоцикл да җыйган. Моннан тыш, ул — рәссам, матур-матур картиналар ясый. Өстәвенә, гармунда уйный, бик матур җырлый, шигырьләр яза.
— Һавага күтәрелгәч, югарыдан кешегә ачылган матурлыктан да матуррак берни дә юк. Мин 50 ел буе аяклар белән атлап үткән җирләр югарыдан бөтенәй башкача күренә. Баштагы мәлләрдә минем, һавага күтәрелгәч, бә­хеттән, шатлыктан кычкырасы килә иде! Әмма чыгар-чыкмас тавыш белән “Мин очам!!!” дип кенә әйтә ала идем. Бу — әйтеп аң­лата алмаслык халәт, — ди Яңа Бура Икары Әлфәрит Нурисламов. — Хыялың тормышка ашкач, йөрәк шатлыктан чак шартламый икән ул. Мин барча кешенең дә мин күргән гүзәллекне күрүен теләр идем.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.­





Басып чыгарырга



Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
Яр бер генә була ул..
3-07-2018 :: Дөнья бу...
Яр бер генә була ул..
Тозак
29-06-2018 :: Дөнья бу...
Тозак
Анаң үги булса, атаң...
28-06-2018 :: Дөнья бу...
Анаң үги булса, атаң...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»