Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яр бер генә була ул..

03.07: Яр бер генә була ул..

Яр бер генә була ул..Шуңа да үз тиңеңне дөрес сайлый белергә кирәк.

Бер ханым шундый үтенеч белдерде: “Йөрәгемне ничә еллар телгәләп торган язмыш турында сөйлисем килә. Башкалар өчен гыйбрәт булыр иде. Бәлки, уйланырлар, ничек кенә булса да андый хәлдән чыгарга тырышырлар. Үзләренең дә, якыннарының да сәламәтлеген какшатмаслар, тынычлыгын бозмаслар иде”.


Һәм ул түбәндәгеләрне сөй­ләде:
— Минем тормыш иптәшем гаиләсендә дүрт малай үсә, бөтен эшне, хатын-кызныкы, ир-атныкы дими, җиренә җиткереп башкаралар. Ата-анасы аларга бик яхшы тәрбия биргән. Шуңа да барысы да яшьтән үк әти-әнисенә, туганнарына зур хөрмәт белән карый торган була.
Нәфис абый — төпчек малай. Абыйлары читкә китеп төпләнгәч, әти-әнисен карап авылда калды. Шоферлар курсын тәмамлап, колхозда ал-ял белми эшләде. Кызлар карамаслык булмаса да, үз дигәне авылда очрамады.
Бер җәйне күршеләре Зөлхә­бирә апага ерак районнан сең­лесенең кызы килеп төшә. Чибәр генә үзе, ут күзле. Күршедә өйләнмәгән егет яшәвен белгәч, йомыш табып, Нәфисләргә керә. Ике яшь йөрәк бер-берсен ошаталар. Очрашулар-кавышулар китте. Озакламый алар Нәфис өендә яши башладылар. Никах укыттылар. Ләкин берничә көн үтү белән Зинираның йөкле икәнен, кияүдә түгеллеген ишеттерәләр. Нәфис бу турыда Зинирадан сораша башлагач, ул ачуланып, читкә чыгып китте. Ирләр белән типтерә торгач, үле бала табуы турындагы хәбәр яшен тизлегендә авылга килеп тә җитте.
Нәфис абый берничә ай Зинираны бер күрергә зар-интизар булып яшәде. Кешеләр аша эзләп табып, аны авылга кире кайтарды. Әйбәт кенә гомер итә башладылар. Кайнанасы белән дә дус яшәде Зинира. Бер-бер артлы кыз һәм малай тапты. Ул балаларны ничек яратканнарын сөйләп-аңлатып бирерлек түгел. Кызларын бигрәк кадерләделәр алар, чөнки гаиләдә моңа кадәр гел ир бала гына туа килгән. Курчак киендергән кебек киендер­деләр! Шәфкать туташы белеме булган Зинира, һөнәре буенча эш таба алмагач, мәктәпкә пионервожатый булып урнашты. Ә Нәфис абыйны күрсәгез! Башы күккә тиде. Аңардан да бәхетле кеше юк иде ул чорда. Эшенә дә чаба, йорт-җирендә дә җимертеп эшләргә көче җитә. Тормыш җитеш, бар да бар. Зинирасын уч төбендә генә йөртми үзе. Ләкин бәхет дигәннәре биш-алты ел эчендә бөтенләй җимерелде. Зинира җиңгәбез, ике баласын ияртеп, үз ягына юл алды. Ни өчен? Беркем белми. Ләкин кире кайтмаслык итеп, законлы аерылышып китте. Шуңардан соң юк булды. Ә Нәфис абый бераз каңгырып йөрде дә, элеккегә караганда да чәмләнеб­рәк, башы белән эшкә чумды. Улы язмышы өчен хафаланган анасы түшәк өстенә ауды. Абыебыз аны бәби баккан сыман карады. Күп хатын-кыз да алай булдыра алмый торгандыр. Без, туганнар, хәл белергә өйләренә кергән саен шаклар ката идек. Йорт-җире җыеш­тырылган, бар нәрсә үз урынында, бакчасы – гөл кебек. Читтәге абыйлары да кайткалады. Барлык туганнар Нәфисне өйләндерергә тырыштык. Димлә­мә­гән ялгыз укытучы, табиб – берәү дә калмады. “Беркем белән тормыйм!” – дип кырт кисте абзыебыз. Ни хәл итәсең? Оныта алмагандыр шул.
Җир йөзендә һәркемнең үзенә генә язган яры була диләр. Нәфис абый әнә шул бер сайлаган ярына гомере буе тугры калды. Зинира гына шуны аңламадымы, әллә ул алай санамадымы – бу хакта, ничек кенә белергә тырышсак та, ачыклый алмадык. Сер сандыгын ачарга яратмый иде шул ул. Кайчакта абыйның югалып торгалаганы ишетелде, балаларын күрергә генә булса да бара алгандырмы, анысын да белә алмадык. Алиментын ай саен ялгышмый түләп барды. Аннан башка да бар тапкан акчасы балаларына оча торды. Алар үзләре дә, әнилә­реннән дә шалтыраттырып, еш кына әтиләрен “талый”лар иде. Ә Зинирасы бер күренгән икән бит әле авылда. Үзе генә, балаларыннан башка. Апасының бәрәңге бакчасында көнозын эшләгәндәй итте. Абыебызның йөрәген яндырырга кайткандыр, дидек. Сөйлә­шергә, аралашырга теләмәде. Сөйгәнен шул күрүеннән соң Нәфис абый бөтенләй түземлеген җуйды. Әллә нәрсә эшләде... Бер ноктага карап тик утыра иде. Бу чорда колхозлар таралды. Бер фермерга барып эшләп карады ул, икенчесенә... Ләкин мондый эшкә күнекмәгәнлек күпләрне какшатты ул чорда. Халык тотрыклылыгын югалтты, киләчәккә ышанмый башлады. Нәфис абый да шулай булгандыр. Абыйлары үзләре яшәгән шәһәргә алып китеп, табибларга күрсәтеп карады. Анык кына диагноз куючы табылмады. Күрәсең, күп еллар кичергән депрессия нерв системасын ару гына какшаткандыр. Авыруы турында ишеткәч, кызы белән кияве кайтып урады. Ләкин Нәфис абыебызның моңа сөенер­лек хәле дә, көче дә калмаган иде инде. Кызыннан әтиләрен алып китүне үтендек... “Безгә нигә кирәк соң ул?” – дигән җавапны ярый әле ата кеше ишетмәде, белмәде. Туганнары чиратлап, өенә барып йөрде. Әнисе гүр иясе булган иде инде. Бер иртәдә барып керсәләр... Нәфис үз өенең уртасында асылынган. Бахыр, шунда гына газап­ларыннан котылды ул. Балаларына, Зинирасына телеграмма салдык, тик ул Нәфис абыйны җирләргә кайтуны кирәк дип тапмады. Нәфис абыйга бары тик 57 генә яшь иде... Эшчән, аракыны авызына да алмаган ир ник шундый хәлгә тарыды дип бөтен авыл аптырашта калды. Аны һәрчак кызганып йөргән туганнан-туган абыйсы, озак та тормый, инфаркт булып, бакыйлыкка күчте. Яраткан иреннән башка бер генә көн яшәүне дә күз алдына китермәгән Оркыя җиңгәбез үзенә-үзе кул салды. Бер айдан аның кызы бәби алып кайтты. Әти-әнисе беренче онык туу шатлыгын да татый алмады...”
Әңгәмәдәшемне туганнары язмышы озак еллар борчып торганын аңладым. Ул боларны әрнеп, бер тында сөйләде. Кызганыч, тормышта еш кына шулай була: якыннарың өчен җан атасың, тик, ничек кенә тырышсаң да, аларга ярдәм итә алмыйсың. Язмышны бит беркем дә, адәм баласы үзе дә үзгәртә алмый. Гомерлеккә сайланган яр да, күңелдә генә булса да, яныңда мәңгегә синең белән кала.


Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы,
Кандра авылы.





Басып чыгарырга



Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
Тозак
29-06-2018 :: Дөнья бу...
Тозак
Анаң үги булса, атаң...
28-06-2018 :: Дөнья бу...
Анаң үги булса, атаң...
Яңа Бура Икары
26-06-2018 :: Дөнья бу...
Яңа Бура Икары
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»