Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

05.07: Тетрәнү

ТетрәнүБу тойгы нәтиҗәсендә акыл җиңеләюе дә ихтимал.

Кояшлы язгы көн иде. Җылыны тансыклаган кешеләр тәрәзәләрен ачып куйган. Кызлар тәрәзә юа. Бала-чага чыр-чу килеп уйный. Алар янында олы яшьтәге бер апа йөренә. Әле берсенең кулын килеп кыса, әле икенчесенең җиңен тарта. Үзе шырык-шырык көлә. Менә ул йөгереп кенә кибеткә кереп китте дә, аннан сумка тутырып прәннек алып чыкты. Шуны ишегалдында уйнап йөргән балаларга таратты. Аның күчтәнәчен кайсылары алды, кайсылары юк. Ә ул аларга ялына: “Алыгыз инде, хәзер тагын алып киләм! Кәнфит тә бирәм...”


Чиста гына киенгән бу апаның урамда төрлечә кыланганын, кычкырып сөйләшеп йөргәнен еш күрә башладым. Башта нечкәрәк, аннан калынрак тавыш белән үзалдына нидер сөйли. Читтән тыңлап торганда ике кеше сөйләшкән кебек тоела хәтта. Калын тавыш белән үзен сүгә, битенә суга да нечкәрәк тавыш белән ялваргандай сөйли башлый. Кешеләр аны урап уза. Ә ул үз “эчендә утырган” кем беләндер туктаусыз бәхәсләшә.
Беркөнне кичен икенче бер хатынның аның янына килеп хәл белешүен күрдем. “Рокыя, бу мин, Әминә. Бергә эшләдек. Хәтер­лисеңме? Сине кешегә әйбер өләшә, акча тарата, диләр. Нигә алай кыланасың? Пенсияңне үлчәп тот. Тамагың да ачтыр әле синең. Әйдә, үземә кер. Кайнар аш ашап, чәй эчәрсең. Бик дуслар идек бит, әйдә...” — дип үзенә чакырды. Тегесе, күзләренә курку катыш нәфрәт чыгарып: “Кит! Миндә эшең булмасын. Ми­ңа берни ки­рәкми!” — дип усал итеп кычкырды да кулларын болгый-болгый китеп барды.
Авыр сулап, йорт янындагы эскәмиягә килеп утырганда Әминә апаның күз­ләре яшьле иде. Минем сораулы карашымны күреп, ул сөйләп китте: “Бу хатын белән бергә эшләдек. Менә дигән кеше иде. Медицина училищесын яхшы билге­ләргә генә тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли башлады. Акыллы иде. Китапханәдән өеп-өеп китап ташый, шуның эчтәлеген безгә сөйли иде. Әти-әнисе иртә үлде. Ике энесе кечкенәдән аның тәрбиясендә булды. Хезмәт хакын алганчы шуларга ниләр сатып аласын кәгазьгә язып куя иде. Киендерде дә, җил-яңгыр да тидермәде.
Тәмле пешерә иде. Аның пешергән икмәге белән бөтен бүлек бергә җыелып чәй эчә идек. “Һай, Рокыя, уңган да соң үзең! Эштә дә, өйдә дә өлгерәсең. Бәхетең генә булсын”, — дия идек. Ходай язмагандыр. Нишлисең... Энеләренә, бәлки, ата тәрбиясе җитмәгәндер. Алар эчә башлады. Рокыя эш белән өй арасында бәргәләнде. “И-и, нишлим икән, Әминә апа, эчәләр бит...” — дип елый иде мескенкәем. Эчү юньлегә илтми. Бервакыт, эчә торгач, сугышып киткәннәр. Рокыя, йоклаган җиреннән атылып чыгып, аларны аера башлаган. Бер энесе аны этеп җибәргән дә туганына пычак белән кадаган. Бер генә мәртәбә дә түгел, бөтен эчен, муенын кискәләп бетергән. Рокыяның чырылдап кычкыруы да, бергә үскән энесенең бәргәләнүе дә туктатмаган аны...
Энесен җирләдек... Рокыя еламады да, дәшмәде дә. Шул хәлләр аңа бик нык тәэсир итте, акылы җиңеләйде. Берничә тапкыр дә­валанырга да җибәреп карадык. Инде ун ел узды. Энесе төрмәдә утырып чыкты. Мескен Рокыя гына төзәлмәде. Хәзер инвалидлык буенча пенсия ала. Берүзе яши. Акчасына прәннек-мазар алып, бала-чагага өләшә дә, үзе ач йөри. Әмма хәер сорашмый. Элекке горурлыгы калган. Кайчак ашарга керткәлим. Алмый. Бәлки, танымыйдыр да. Менә шундый аның тормыш тарихы, балам. Дөньяда әллә ниләр була. Кайчак эшләгән яхшылыгың явызлык булып кайта, төзәлмәслек яра сала”.
Әминә апа сүзен тәмамлагач, күңелдә ниндидер авыр тәэсир калды. Иртәгә безне ни көтәсен беребез дә белми шул...

Чулпан НАСЫЙРОВА.





Басып чыгарырга



Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Яр бер генә була ул..
3-07-2018 :: Дөнья бу...
Яр бер генә була ул..
Тозак
29-06-2018 :: Дөнья бу...
Тозак
Анаң үги булса, атаң...
28-06-2018 :: Дөнья бу...
Анаң үги булса, атаң...
Яңа Бура Икары
26-06-2018 :: Дөнья бу...
Яңа Бура Икары
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»