Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Ирина Слуцкая белән аралашып яшибез”

10.07: “Ирина Слуцкая белән аралашып яшибез”

“Ирина Слуцкая белән аралашып яшибез”Фигуралы шуу буенча Русиянең көмеш призеры Нина Петушкова Уфада яшь чемпионнар тәрбияли.

Русиянең кышкы Олимпия уеннарындагы төп җиңүләре фигуралы шуу белән бәйле. Советлар Союзы чорында бу спорт төрендә бөтен пьедесталны безнең спортчылар били иде. Үзгәртеп кору елларыннан соң тренерлар чит ил спортчыларын тәрбияли, спортчылар чит ил данын яклый башлады. Нәтиҗәдә, хәзер фигуралы шууда АКШ, Канада, Италия, Франция, Кытай, Көньяк Корея һәм башка илләр дә призлы урынга дәгъва итә. Пхенчан Олимпидасына, допинг скандалы нәтиҗәсендә, Русиянең дәрәҗәле бик күп спортчылары бара алмады. Шул ук вакытта, алтын медаль яулау мөһим иде. Бу юлы да фигуралы шуу сынатмады — Алинә Заһитова алтын медаль яулады. Боздагы катлаулы хәрәкәтләрне күбәләк сыман җиңел башкаручыларның түземлегенә, чыдамлыгына, осталыгына сокланып туеп булмый. Шуларның берсе – 2008 елда фигуралы шуу буенча Русия чемпионатының көмеш призеры, Русиянең спорт мастеры Нина Петушкова. Ул әлеге вакытта Башкортстан дәүләт медицина университетында белем ала һәм Башкортстан Республикасының Фигуралы шуу федерациясендә эшли. Әңгәмәдәшем соклангыч, шул ук вакытта кырыс спортта башыннан кичергән сынаулар белән дә уртаклашты.


– Киев кызы мин, – дип башлады сүзен әңгәмәдә­шем. – Спортчылар гаилә­сендә үстем. Әнием – фигуралы шуучы, әтием – атучы. Фигуралы шууга әнием алып килде. Ул чакта миңа нибары өч яшь иде. Ике яшьлек сеңлем Катя да минем белән шугалакка йөрде, чөнки аны калдырыр кеше булмады. Хәрә­кәтлә­ремне карап торып, шуарга өйрәнде. Ярты елдан тимераякны үзләште­реп, Мәскәүнең Сокольники спорт мәктәбендә шөгыль­лә­нә башладым. Күнекмә­ләргә тиз өйрәндем. Үтә шук һәм үткер идем. Урамда, йөгереп барып, кул белән күгәрченнәрне тота идем. Мондый сыйфатларым ярдәм итте. Күнекмә­ләргә түзә алмыйча, спорттан китәргә теләүчеләр дә бар. Мин, киресенчә, спортка теш-тырнакларым белән ябыштым. Әнием күнекмә­гә йөрүне ташларга тәкъ­дим итте. Сеңлем белән икебезне спорт корылмасына йөртү аңа авырга төште. Барырга – өч сәгать, кайтырга тагын шулкадәр вакыт таләп ителде. Сынауларны уртак көч белән җиңдек һәм максатыбызга ирештек. Фигуралы шууга җаным белән гашыйкмын. Кумирым – японлы Юдзуру Ханю. Ул рәттән ике Олимпия уенында ир-егетләр арасында фигуралы шууда беренче урын яулады.
Әйткәндәй, Нина Петушкова фигуралы шуу буенча 2002 елдагы Олимпия призеры, 2006 елдагы бронза призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы Ирина Слуцкая белән бергә укыган, яшәгән. Алар бүген дә аралаша.
– Ирина Слуцкая белән бер төркемдә, бер тренер кулы астында шөгыль­лән­дек, – дип, хәтер сандыгын да ачты әңгәмәдәшем. – Бер вакыйганы әле дә яхшы хәтерлим. Ираның туган көне кыш аенда. Миңа җиде яшь. Ахирәтемә бүләк бирәсем килде. Кү­некмәгә барышлый кибет­ләргә, сәүдә нокталарына сугылдым. Киштәдә ябалак күреп калдым. Аркасындагы ачкычны борсаң, җыр­лый. Ира бүләгемә ихлас шатланды. “Кайда гына булсак та, язмыш безне аерса да, уенчык сине искә төше­рәчәк”, — диде. Бүген дә аралашып яшибез. Былтыр көз эш сәфәре белән Уфага килгән иде. Күре­шеп, балачак хатирәләрен искә төшердек...
Нина Петушкова биш яшендә үк бәйгедә беренче урын ала. Тормышындагы иң зур казанышка ул 2008 елда ирешә: Русия чемпионатында көмеш медаль яулый һәм ил данын Европа чемпионатында яклый. Нина турында федераль гәзитләр яза, аның чыгышларын үзәк каналлар күрсәтә... Йолдызлы сәгатькә, казанышларга карамастан, Нина Петушкова 2010 елда спорттан китә һәм Н. И. Пирогов исе­мендәге Русия дәүләт медицина университетына укырга керә. Шуннан БДМУга күчә. Язмышында мондый кискен үзгәреш ясауның да үз сере бар икән.
– Таныш спортчыларым арасында, казанышларга ирешеп тә өлгермичә, кат-кат операция ясатучылар да бар. Алар култык таяклары ярдәмендә йөрде. Тренер мондый күренешкә чик куя аламы? Аларга ничек ярдәм итә алам? Баш миемне шундый уйлар бораулады. Ә аларга ярдәм итү өчен, төпле белем кирәк. Шулай итеп, табиб һөнәрен сайладым. Спорттан да тулысынча китә алмадым. Яшь чемпионнар тәрбиялим. Мәскәү тренерларыннан туплаган бай тәҗрибәмне уртаклашам.
Башкортстанда фигуралы шуу үсеш юлында. Спортчыларыбыз Идел буе федераль округында приз­лы урыннар яулый. 8-9 яшьтәге шөгыльләнүчеләр Русия төбәкләрендәге яшь­тәшләреннән калышмый. Шул ук вакытта үзем дә бозда шуам. Минем өчен бозда үткәргән һәр минут кадерле. Алай гына да түгел, язгы чорда гөлләр чәчәк атканда аллергиядән боз коткара.
Балаларын фигуралы шуу түгәрәгенә бирергә теләүче әти-әниләргә ки­ңәшләрем бар. Сабый физик яктан чыныккан, артистлык сәләтенә ия, актив булырга тиеш. Боз нара­сый­ның яшәү мохите­нә әвереләчәк, – диде ул.
Югарыда әйтеп үтүе­безчә, безнең фигуралы шуучыларны, тренерларны чит илләр җәлеп итә. Нина Петушковага да Украина һәм Кипр данын якларга, чит ил спортчыларын әзерләргә тәкъдим­нәр килә. Нина ризалашмый. Шулай да, укуын тәмам­лагач, тренерлык эшен чит илдә дәвам итү ихтималлыгы бар. Ничек кенә булса да, язмыш җилләре кайсы кыйтгаларга гына илтсә дә, аңа уңышлар юлдаш булуын телик!

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
Яр бер генә була ул..
3-07-2018 :: Дөнья бу...
Яр бер генә була ул..
Тозак
29-06-2018 :: Дөнья бу...
Тозак
Анаң үги булса, атаң...
28-06-2018 :: Дөнья бу...
Анаң үги булса, атаң...
Яңа Бура Икары
26-06-2018 :: Дөнья бу...
Яңа Бура Икары
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»