Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өсән корбан сорый

27.06: Өсән корбан сорый

Өсән корбан сорыйЕлгада батып үлүчеләрне гади авыл икмәге эзләп таба.

Бу вакыйгадан инде унҗиде ел вакыт узса да, ул һаман күңелемә тынгы бирми, хатирәләр миемне бораулап тора. Кеше табигатьнең хуҗасымы, әллә колымы? Без язмыш дәфтәрен үзебез язабызмы, әллә Адәм баласының тормыш юлы Күкләр тарафыннан ул туганчы ук сызылганмы – билгесез... Шушы вакыйга минем мәктәптә, университетта алган материалистик карашларымның какшавына сәбәпче булды. Хәер, барысын да башыннан алып сөйләү кирәктер.


Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында булды бу хәл... 1998 елның июль челләсе... Кыска гына отпуск вакыты... Энекәш белән телне аркылы салып, урмандагы посадкабызда печән чабабыз. Безнең өчен җәен туган авылыбызда ике-өч атна печән белән шөгыльләнү әллә нинди курортларыңнан, Сочи-Гагралардан кыйммәтлерәк. Ни дисәң дә, биредәге һәрбер үлән таныш, йөзьяшәр наратлар: “Нәрсә, улым, быел да безне күреп китәргә булдыңмыни?” — дигән кебек, башларын чайкап, әллә кайдан сәламләп тора...
Шулай бер көнне арып-талып урманнан кайтып кердем дә, бозавыбызны алып кайтырга дип, яланга чыгып киттем. Авыл буйлап барам шулай. Урамның бер ягына йортлар тезелгән, ә икенче ягыннан шуларга терәлеп диярлек Бәләбәй төбәгенең иң зур елгасы — Өсән агып ята. Бозаулар нәкъ шул елга ярында, авылдан өстәрәк урнашкан болында йөри. Безнең, каһәр суккан Мишка, һич тә үз ихтыяры белән абзарга кайтырга теләми, үзен эзләтеп алдырырга гадәтләнгән. Шул хайванкайның кайда булырга мөмкинлеге турында башымда төрле фаразлар корып барганда, колагыма: “Улым, кил әле монда!”— дигән тавыш ишетелде. Баксаң, елга буенда гына яшәүче, сиксән яшьтән өстәге Сания әби чакыра икән.
Әби янына капка төбендәге эскәмиягә килеп утырып, хәл- әхвәлләре турында белешкәч, ул күзен кысыбрак:
— Улым, менә син укыган кеше, әйт әле, Өсән нигә бүген бигрәк шомлы шаулый ул? — дип сорады.
Аптырап, елга тавышына колак салдым. Чыннан да, Өсән, йөрәкне дерелдәтеп, яралы җанвар кебек үкерә иде. Минем географиядән белемем урта мәктәп программасыннан артмаса да, сер бирәсем килмәде. Укымышлы кыяфәт чыгарып, үзем дә ныклап аңламаган әллә нинди циклон, изотермалар, табигать катаклизмнары турында сөйләп киттем.
Сания әби тыңлап-тыңлап торды да:
— И, улым, биш ел Уфада университетта китап кимерүең беләнмени ул, шундый гади әйберләрне дә аңламагач. Өсән корбан сорый! Корбан кирәк аңа! Ахыры хәерле бетсен инде, — дип баш чайкады.
Мин яшьлек аңым белән эчемнән генә: “Аңламассың бу авыл халкын. Тышта XX гасыр азагы, компьютер-роботлар заманы, ә ул һаман ата-бабадан калган хорафатлардан арына алмый”, — дип уйладым да, әби белән хушлашып, бозавыбызны эзләп киттем.
Иртәгәсен бу вакыйга турында оныткан идем инде. Ләкин кичен урманнан кайтуга, безгә куркыныч хәбәр җиткерделәр: “Өсән елгасында ике урманчы батып үлгән!” Хәтеремә “келт” итеп Сания әбинең кичәге сүзләре килеп төште. Ашыга-ашыга елга буена киттем һәм ни гаҗәп... Өсән кичәге ке­бек үкерми, ә каймак ашаган пе­сидәй тын гына, талгын гына агып ята! Исем-акылым китте. Күз алларым караңгыланды...
Кичен күршеләр фаҗига турында тулырак сөйләп бирде. Күрше Мәтәүбаш һәм Ирек авылларының урманчылары ниндидер эш белән Тузлыкушка килеп чыккан. Эшләрен бетергәч, Өсән буендагы Кызыл яр дип аталган җирдә тамак ялгап алырга булганнар. Елга үзе артык киң булмаса да, ярлары текә — 3-4 метр биеклеккә җитә. Болар атларын бәйләп-нитеп тә тормаганнар. Ашап-эчеп күңелле генә утырганда, яр ишелеп китеп, ат арбасы-ние белән елгага килеп төшә. Өсәннең уртача тирәнлеге ике метрдан артмаса да, бу урында алты метрга җитә. Ат тончыга башлый. Аны коткарырга дип урманчыларның берсе елгага сикерә. Ләкин аяклары салкын суга тию белән аны көзән җыера һәм ул елга төбенә китә. Иптәшенең һәлакәтен күреп, икенче урманчы да суга ташлана, ләкин коткара алмый. Һичьюгы ат исән калсын дип, аның камыт бауларын кисә, ләкин куркуыннан котырынган ат коткаручысының башына тибә һәм урманчы аңын югалтып шулай ук суга батып үлә. Бу фаҗигане яр буенда утыручы балыкчы күргән була, ләкин, ара ераклыгы аркасында вакытында ярдәмгә килеп, суга батучыларны коткара алмый, бары тик авылдашларга гына хәбәр итә. “Аптырадым, үкереп аккан елга урманчылар бату белән тынып калды, хәтта агышы акрынайды”, — дип сөйләгән ул соңыннан...
Икенче көнне авыл умарта күче кебек гөжли иде. Иң тәвәккәл, көчле егетләр батып үлүчеләрне су астыннан тартып чыгарыр өчен елга буена китте. Тимер ыргаклар белән су төбен кармаладылар, чумып та карадылар, мәетләр агып китмәсен өчен тимер челтәр дә куйдылар, ләкин таба алмадылар. Хәер, алда әйтүемчә, бу урын Өсәннең иң тирән җире, шуңа аның төбенә төшеп җитүче батыр табылмады. Җитмәсә, суы да бик салкын, үзеңне көзән җыеруын көт тә тор. Аптырагач, авылдан 80 чакрым ераклыкта урнашкан Октябрьский шәһәреннән махсус аппаратлы водолазлар чакыртырга булдылар (Бәлә­бәйнең үзендә мондый һөнәр ияләре юк). Водолаз шул ук көнне килеп җитте. Ике-өч сәгать су төбен актаргач, мәетләрнең берсен тартып чыгарды. Ләкин күпме генә эзләмәсен, икенчесен таба алмады.
Әлбәттә, эзләнүләр моның белән генә тукталмады. Баткан урманчының туганнары һәм якыннары берничә көн елга буен каравыллады, төшеп җитәлгәнчә су төбен тикшерделәр, ләкин мәет табылмады.
— Күптән, су төбеннән күтәрелеп, агып киткәндер инде. Өсән ярларында урнашкан башка авылларга да хәбәр итәргә кирәк: тотып алырга тырышсыннар, — диючеләр дә очрады. “Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума”, — ди бит халык. Якын-тирәдәге Карамалы-Гобәй, Мәтәүтамак авылла­рының хакимиятләренә дә бу фаҗига турында хәбәр ителде. Ләкин моның нәтиҗәсе булмады.
Шул көннәрнең берсендә көтү кайтканын көтеп капка төбендә утырганда, яныма күршебез, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган Бөек Ватан сугышы ветераны, 81 яшьлек Әхмәт ага Төхвәтуллин килеп утырды.
— Мин иртәгә бер тәҗрибә ясап карыйм әле, — дип сүз башлады ул,— Хәтеремдә, без бәләкәй чакларда бабайлар баткан кешене икмәк ярдә­мендә таба иде.
— Ничек инде, икмәк ярдә­мен­дә? — дип аптырадым мин.
— Иртәгә күрерсең...
Әхмәт ага серле генә елмайды да көтү каршыларга китте.
...Иртәгәсен без бергәләп Кызыл ярга, урманчылар батып үлгән урынга киттек. Фаҗигадән соң өч-дүрт көн вакыт узса да, биредә кеше мыжгып тора иде. Күршем озак сөйләшеп тормыйча, кулындагы сумкасыннан яңа гына пешкән авыл күмәче алды да, агым буйлап өскә менеп китте. Йөз метрлап ара узгач, ул туктады һәм:
— Менә кара, мин хәзер бу икмәкне агым буйлап төшереп җибәрәм. Мәет яткан урында ул туктаячак һәм бер метр да ары китмәячәк, — диде.
Дөресен әйтим, мин ышанмадым. Ничек инде икмәк көчле агымга каршы тора алсын. “Ата-бабалар ялгышкандыр”, — дип уйладым. Ләкин, ни гаҗәп, икмәк фаҗига урыныннан агым буйлап егерме метрлап аска төште дә туктап калды һәм бер урында әйләнә башлады!
— Менә шушыннан эзләгез! Мәет монда, агып китмәгән! Икмәк турысында, су төбендә ята ул! Бүтән беркайда да түгел! — дип кычкырды Әхмәт ага.
Бу сүзләрне ишетү белән авыл егетләре бер-бер артлы суга сикерә башлады. Ләкин бу урында елга бик тирән, җитмәсә су казаны да булып чыкты. Төпкә төшеп җитәргә бер­кемнең дә хәленнән килмәде. Аптырагач, бу урынга ыргак ыргыттылар. Ләкин аның белән дә бер нәрсә дә тотып булмады.
— Ярар, җәфаланмагыз! Бүген-иртәгә мәет өскә калкырга тиеш. Шушы урында гына саклап торыгыз — агып китмәсен, — дип өйрәтте егетләрне күршем.
Озак кына көтсәләр дә, мәет бу көнне су өстенә калыкмады. Мин дә ил агасының сүзләренә күңелем белән барыбер тулысынча ышанып бетмичә, кайтып йокларга яттым.
Иртәгәсен, печәнгә китәргә әзер­ләнеп йөргәндә, ишек алдыбызга шатланып Әхмәт ага килеп керде.
— Ишеттегезме әле, — диде ул горур гына, — баткан урманчыларның икенчесе дә табылды бит. Теге, мин әйткән урында яткан булган. Икмәк нәкъ өстендә туктаган икән шул. Бүген иртән, көтү киткәндә шул урында су өстенә күтәрелгән. Ярый, туганнары саклап торганнар, юкса агып та киткән булыр иде.
Шул сүзләрне әйткәч, күршебез: “Белдегезме инде абзагызның кем икәнлеген”, — дигәндәй, ни әйте­ре­безне көтеп, йөзебезгә бакты.
Мин өнсез калдым. Егерме өч ел буена материалистик фикерләү нигезендә тәрбияләнгән аңым бу вакыйгаларга әзер түгел булып чыкты. Шулай итеп башымдагы фәнни атеизм тәгълиматлары көн эчендә юк булды. Берничә минуттан соң гына һушыма килеп, күршебезне мактап, аның тапкырлыгына таң калуымны белдер­дем...
Халыкта “Ипи корсакны эзләми, корсак ипине эзли”, дигән мәкаль бар. Бу вакыйгадан соң мин аның дөрес­легенә ышанмый башладым. Елгалар да корбан сорый, икмәк тә корсакны эзли икән шул ул... Табигатьнең бездән яшереп саклаган тагын әллә күпме серләре бардыр әле...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ничек озын гомерле булырга?
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Ничек озын гомерле булырга?
Октябрьский американнары
22-07-2017 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»