Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ике бәхетсезнең берлектәге олы бәхете

30.06: Ике бәхетсезнең берлектәге олы бәхете

Ике бәхетсезнең берлектәге олы бәхетеТаш басып, Әҗембикә белән Уралның сөякләрен сындырса да, бу хәл алар күңелендәге яшәүгә мәхәббәтне сүндерә алмый.

Җәйнең иң матур көннәренең берсе. Иртәдән үк кояш кыздыра, елга буендагы куакларда кошлар сайрый. Мәчетле районының Сөләйман авылыннан өч кыз — Әҗембикә, Гөлҗамал һәм Фәния — балталарын иңбашларына салып, Сабанак тавына акбур чыгарырга китеп баралар. Бригадир кушуы буенча инде. Мондый авыр эшне ул 17-18 яшьлек кызларга түгел, өрлектәй таза ирләргә куша иде дә бит, ләкин аларны каян аласың? Авылның күпчелек ирләре Бөек Ватан сугышында башын салды. Исән-сау кайтканнары да кайсы аяксыз, кайсы кулсыз дигәндәй... Сугыштан соң авыл аякка басып кына килә шул әле...


Авыр эшкә барсалар да, кызларның күңеле шат. Төрле мәзәкләр сөйләп, чырык-чырык көлешәләр, әрә­мәдәге кошлар чыркылдашуыннан һич тә ким түгел инде.
Әҗембикә белән Фәния, тау куенына кереп, балталары белән акбур чаба башлый, ә Гөлҗамал аны чиләк белән җир өстенә чыгарып тора. Эш белән мавыгып, кызлар тирәнгәрәк кергәндерме, баш өстендәге туфрак катламы ишелеп төшеп, Әҗембикә белән Фәнияне күмеп китә. Гөлҗамал бу вакытта җир өстенә күтәрелгән була, шул сәбәпле генә ул исән кала. Коты очкан кыз авылга, ярдәмгә кешеләр чакырырга йөгерә.
Таш һәм туфрак астыннан казып алганда Әҗембикәнең сулыш алганы сизелә, шуңа аны, ат арбасына салып, дәваханәгә алып китәләр. Фәниянең исә күзләре мәңгегә йомылган була. Табиблар күпме генә тырышлык салса да, Әҗембикәнең аягын тубыктан түбәнрәк кисәргә туры килә. Шулай итеп, 17 яшьлек кыз сыңар аяклы инвалид булып кала. Ләкин күңел төшенкелегенә бирелми. Әнисе даны тирә-якка таралган тегүче бит, Әҗембикә дә кечкенәдән аңа ярдәмләшеп үсә. Сәламәтл­еге берникадәр яхшыруга Әҗембикә әнисенең тегү машинасы артына утыра. Ул елларда кием-салымга кытлык зур була. Шуңа авылдашлары тегүче кызны һич тә эшсез тотмый.
Әҗембикәнең бәхетен­нәндер, күрәсең, Дуван-Мәчетле авылында тегү остаханәсе ачыла һәм аны шунда эшкә җибәрәләр. Уңай килеп торуын әйт әле, Дуван-Мәчетледә әнисенең бертуган абыйсының кызы Мәрфуга апасы яши бит. Шуңа кайда яшәү мәсьәләсе бик җиңел хәл ителә.
Шул чорда Дуван-Мәчет­ледән ике генә чакрымда урнашкан Еланыш авылына Урал Корычев кайта. Аның да язмышы бик аянычлы була. Урал Белоретта туган. Әтисен республиканың төньяк-көнчыгышына МТС директоры итеп җибәрәләр. Гаилә Еланышта төпләнә.
1942 елда Уралның әтисен фронтка алалар һәм ул батырларча һәлак була. Әнисе Разия апа өч бала белән тол кала. Урал гаиләдә иң өлкән бала була, шуңа аңа тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Үсмер егет Чиләбе өлкәсенең Бакал шәһәрендәге шахтага эшкә урнаша. Матур гына эшләп йөргәндә көннәрнең берсендә шахтада шартлау яңгырый һәм Урал тау-таш катламы астында күмелеп кала.
Иптәшләре казып чыгарганда аның тәнендә сынмый калган сөяге булмый кебек. Өч ел дәваханәләрдә ятканнан соң, ул култык таякларында әнисе янына кайтып егыла.
Беркадәр аякка баскач, урамга чыгып йөри башлый. Күрше авылга барганында тегү остаханәсендә Әҗембикә белән таныша.
Урал да, Әҗембикә дә гариплекләреннән бик ким­сенә, без хәзер кемгә кирәк инде, дип эчтән янсалар да, яшь йөрәкне тезгендә тотып буламы соң? Әҗем­бикә, бәлки, мине тиң күрер, дип хыяллана егет. Тик бу хакта аның үзенә ничек белгертергә? Ана күңеле баласын сүзсез дә аңлый, дигәннәре дөрестер, күрәсең, Разия апа серне Әҗембикә белән бергә эшләүче Фәүкыйнурга чишә.
— Уңган килен (Фәү­кыйнурның шундый исеме авылда киң таралган була), син Әҗембикә белән сөйләшеп кара әле. Уралга кияүгә чыгарга ризалашмасмы икән? Үзем исән вакытта шул баланы башлы-күзле итәргә иде, — ди ул.
Әҗембикә дә “Кияүгә чыгып, берәр бала үстерсәм, карт көнемдә таянычым булыр иде”, дигән хыялны күңел түрендә йөрткән икән. Шуңа ул артык каршылык күрсәтми.
— Шуннан соң икебезне тракторчы Рәүфәт абыйларның йортына чакырып, үзләре сәбәп тапкан булып чыгып китте, — дип искә ала Әҗембикә апа. — Урал бик озак бер урында таптанып торды да кыюсыз гына: “Миңа кияүгә чыгасыңмы?” — ди. “Тукмамасаң, аерып җибәрер булмасаң, чыгам”, — дип әйткәнемне үзем дә сизми калдым.
Менә шулай итеп, язмыш тарафыннан кыерсытылган ике җан бер булып яши башлый. Дүрт бала үстерәләр, аларга югары белем алып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Иң өлкән кызлары Гүзәлия — Дүртөйле районының Исмаел урта мәктәбе укытучысы. Уртанчысы Гөлнара Дуван-Мәчетле урта мәктәбендә балаларга химия һәм биология серләрен аңлата. Рузалия Дуван районы хакимиятендә хисапчы булып эшли. Төпчекләре Салават Уфада яши, тренер булып эшли.
— Аллаһка шөкер, балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде, — дип куанычы белән уртаклаша Әҗембикә апа. — Тик бу бәхетле көннәрне әтиләре генә күрә алмады, иртәрәк китеп барды...
— Авылда ялгыз яшәү авыр түгелме соң? — дип кызыксынам.
— Бер дә авыр түгел, йортым шәһәр фатиры кебек. Бөтен уңайлыклары да өйдә. Барысын да Салават улым эшләде, — ди бәхетле ана.— Балаларым атна саен диярлек чиратлашып кайтып тора, шуңа күңел төшен­келегенә бирелергә вакыт калмый.
Тугыз оныгы һәм бер туруны да — Әҗембикә апаның олы куанычы һәм горурлыгы.
Кагыйдә буларак, һәр мәкаләнең йомгаклау өлеше була. Бу юлы мондый хокукны гәзит укучылар ихтыярына калдырам.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кем син, Лискоф?
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кем син, Лискоф?
Сөю гөле
20-06-2017 :: Дөнья бу...
Сөю гөле
Кыйммәткә төшкән балалар
17-06-2017 :: Дөнья бу...
Кыйммәткә төшкән балалар
Мәктәп белән  өй арасы...
15-06-2017 :: Дөнья бу...
Мәктәп белән өй арасы...
Әле булса төшкә керә сугыш...
13-06-2017 :: Дөнья бу...
Әле булса төшкә керә сугыш...
Элеватор колыны
8-06-2017 :: Дөнья бу...
Элеватор колыны
Өчләтә шатлык
6-06-2017 :: Дөнья бу...
Өчләтә шатлык








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»