Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бер киселгән икмәк тә ябыша ул...

29.09: Бер киселгән икмәк тә ябыша ул...

Бер киселгән икмәк тә ябыша ул...Әмма моның никадәр авыр булуын аерылышу газабын үз башыннан кичергәннәр генә белә.

– Уррра, әти кайтып килә! Уррра! – Юлдан күзен алмыйча тәрәзә төбендә утырган алты яшьлек Илнара, әнисе ни булса да әйтеп өлгергәнче, кәҗә бәтиедәй сикергәли-сикергәли, әтисен каршыларга тышка чыгып йөгерде. Көзге яңгырда яланөс чыгып чапкан кызының артыннан Бибигөл, өстеңә кияр идең, ичмасам, дип кенә кисәтте дә үзе дә тәрәзәгә капланды. Әйе шул, кызы ялгышмаган – икенче урамнан Рәшитнең йөк машинасының узганы күзенә чалынып калды. Бибигөл тиз генә кызының җылы киемен эләктерде дә капка төбендәге эскәмиядә бөрешеп утырган Илнарасы янына чыкты.


— Шулай ярыймы соң бу яңгырда? Салкын тидерәсең бит! — Әнисенең җиңелчә шелтәләвен дә ишетмичә, Илнара әтисенеке кебек зур зәңгәр күзләрен урам очыннан алмады.
— Әти кайта! Әти миңа куян күчтәнәче алып кайта! — дип, кызчык үзенекен тәтелдәде.
Бибигөл аның өс-башына кидерде дә карашын урам очына юнәлтте. Юк, кайтмый, ахры, Рәшит бүген дә... Кайтыр булса, инде күптән бу якка борылыр иде. Инде ничә тапкыр кызы артыннан йөгереп чыгып, капка төбендә ирен көтә-көтә алданган хатынның сабырлыгы төкәнде, күңеле тулды. Шулай көтеп-көтеп, Рәшитне бер күрмәсәм дә үкенмәс идем дип ачынган чаклары аз булмады аның. Менә балалары гына кызганыч. Күңеле кителгән баласына ни дияргә бүген? Әтиегез сезне ташлады, сез аңа башкача кирәкмисез, дип ничек әйтеп була бу берсеннән-берсе кечерәк ике балага? Аларның ни гаебе бар? Икенче сыйныфта укып йөрүче Азаты да мәктәптән кайту белән сораячак: “Әти кермәдеме?” Бибигөл урам очыннан күзен алмыйча бераз басып торды да кермәскә карышкан кызын күтәреп алды:
— Әтиең бүген кайтмастыр, кызым. Эше күптер аның. Әйдә өйгә керәбез. Мин сиңа тәмле мәмәй бирермен...
Көйсезләнгән кызын ни дип юатырга белмичә, Бибигөл аны чак күтәреп өйгә кереп китте. Ике баласы белән ташлап чыгып киткән ирен инде үзе бик көтмәсә дә, балаларның гына “ял көнле әтиле” булулары җанны кыя шул. “Ял көнле әти” дә һәр ялында килми. Килсә дә улы белән кызының күңелен генә кузгатып китә. Бер яктан, ике йорт арасында болай йөргәнче, бу өенә юлын онытса яхшырак та булыр иде кебек. Вакыт үтү белән балалар да тынычланыр иде. Бәлки Бибигөл дә, үз парын табып, тормышын җайга салыр иде. Утыз ике генә яшьлек чагыңда шулай капка төбендә иреңне көтеп утыр инде... Эх дөньясы!
Күрше урамда гына яшәсә дә, Рәшит балаларын күрергә бер атнадан гына килде. “Куян” бу юлы Илнарага күчтәнәчкә яңа уенчык “җибәргән иде”. Үзен бик белдекле санап, куян турындагы әкиятләргә ышанмаса да, Азат та яңа чаңгыга бик сөенде. Балалары белән әүмәкләшкән Рәшиткә карап, Бибигөл дә рәнҗү-үпкәләрен бер мизгелгә онытты. Иренең китәсе минутларын санамаска тырышты. Бар иде бит алар­ның да бәхетледән бәхетле чаклары... Бергә чаклары...
...Яңа өлгерткән кыстыбыен куеп, Бибигөл Рәшиткә чәй ясады. Бер-берсенә карамаска тырышып, сүзсез генә чәй эчтеләр. Араларындагы киеренкелекне, әтисенең җиңен­нән тарткалап, я кызы, я улы бозды. Иренең яшь хатыны белән тормышы бик алга бармавын белсә дә, Бибигөл кызыксынуын җиңә алмады:
— Үзеңнең хәлләр ничек соң?
Рәшит кул гына селтәде:
— Беләсең бит инде...
“Үзең гаепле бит! Алмадай ике балаңны, менә дигән хатыныңны ташлап, әллә ни эзләп чыгып киттең!” — Бибигөлнең күңеленә җыелган әллә ниләрне әйтәсе килде. Юк, балалар алдында тавыш кузгатуны урынсыз санады:
— Балагыз үсәме соң?
Әйе, ни әйтсәң дә, Рәшитнең бер яхшы ягы — ул балаларын сөя иде. “Тегендәге” ике яшьлек нәни Гөлназы исенә төшү белән әти кешенең йөзе яктырып китте:
– Үсә ул атаман кыз...
Шулай, үз балаларын уйнатып та, елатып та дигәндәй, ихатаны бераз каккалап-суккалап, Рәшит тагын “тегендә”, яшь хатыны, бәләкәй баласы янына кайтып китте.
Бибигөл ишетүенчә, башта Рәшит яңа хатыны Рәзилә белән аның ата-анасының өендә яшәп маташтылар. Тик кияү кеше хатынының ата-анасына хуш килмәдеме, яшь гаилә, балалары тугач, район үзәгендә кеше фатирында яши башлады. Рәшитнең үзе сайлап алган авыр көннәре башланды. Хатыны яшь бала белән утыра, эшләми. Гаиләне туйдырырга, фатирга түләргә, “тегендә” калган балаларга алимент тү­ләргә кирәк... Акчага кытлык, теге-бу җитми... Иелгән башны кылыч кисми, диләр. Рәшит, теләсә-теләмәсә дә, килгән саен Бибигөлдән яңа дөнья­сының хөртлеген яшер­мәде. Сораса-сорамаса да Бибигөл аңа бәрәң­гесен, яшелчәсен төяп җибәрде. Хәтта үзеннән, ике баласыннан артмаган акчасын арттырып биргән чаклары да булды. Бибигөлнең кеше аңлый алмаган мондый сәер адымнарын күреп, ахирәтләре аны тилелектә гаепләде: “Юләр, үзеңә акчаң җитми, син аларга ярдәмләшәсең! Кеше синең урында үч ала, ә син изге булып кыланасың!” Ни генә уйламасыннар, Бибигөл аларга берни дә аңлатмады. Ниш­лисең, шундый инде ул, үз авызыннан өзеп, мохтаҗга каптыра торган... Араларына кергән Рәзиләдән дә үч алу турында уйламады. Әнә бит, хәзер аңа да җиңел түгел...
Алты ел буена ике йорт арасында бәрелеп-сугылып йөргәч, Рәшит Бибигөл янына тагын әйләнеп кайтты. Бибигөлгә якын туганнары йөрәген телгән авыр сүзләрне тагын ишеттерделәр: “Артына тибеп чыгарыр урында, теләсә ничек йөргән, үзеңне санга сукмаган иреңне керттең. Ни горурлыгың калмаган, ни үз бәяңне белмисең...” Әйе, балалары хакына Бибигөл үзенең тапталган горурлыгы турында да онытты. Алар хакына иренең ялгышларын кичерә алды. Тагын Бибигөл беркемгә берни аңлатмады. Бу бит аның язмышы, фәкать аның тормышы. Бу балаларыннан, үзеннән, иреннән башка беркемгә дә кагылмый. Аларның тормышына кысылырга беркемнең дә, хәтта туганнарының да хакы юк. Бибигөл ирен хата-ялгышлары белән кире кабул итте. Гаиләсе таркалган өчен җавап­лылыкны ул икесенә дә тигез бүлә иде. Хатын-кыз буларак, гаиләсен саклап кала алмады, димәк, үзендә дә гаеп бар... Ирен генә түгел, аның баласын да үз кызыдай итеп кабул итте. Икенче урамда гына яшәүче Гөлназ башта әтисе өйдә чакта гына килеп йөрсә, мондагы җылы караштан эреп, теләгән вакытта килә башлады. Кем кем, ә Бибигөл бала хакының ни икәнлеген аңлый шул... Еш кына Бибигөл, Рәшит белән базарга барып, яңа киемнәр алып, Гөлназны киендереп җибәрде.
Бер киселгән икмәк кире ябышмый, диләр. Бәлки, дөрестер дә. Бибигөл дә башта Рәшит белән тормышы тагын ялганып китүенә бик ышанып бетмәгән, шикләнгән иде. Бәлки, ул икмәк киселеп тә бетмәгәндер, кем белә... Күп кенә сынауларны кичереп, балаларын үстереп, Бибигөл белән Рәшит бүген бергә картаеп киләләр. Ябышты кебек бер киселгән икмәк...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!
Ак машинаны ат күрәме?
11-05-2017 :: Дөнья бу...
Ак машинаны ат күрәме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»