Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бавырың авыртамы? Принтерда “яңарт”!

26.11: Бавырың авыртамы? Принтерда “яңарт”!

Бавырың авыртамы? Принтерда “яңарт”!Заман технологияләре кеше гомерен озайтуда нинди нәтиҗә бирер?

Соңгы вакытларда пенсия яшен арттыру турында сүзләр йөри. Баксаң, бу икътисади ихтыяҗга гына кайтып калмый икән. Заман технологияләре киләчәктә кеше гомерен озайту мөмкинлеге бирә. Бу юнәлештә галимнәрнең җитди нәтиҗәләре бар. Беренче карашка башка сыймастай тоелса да, кеше гомерен озайтуның күпчелек юллары гамәлдә, тәҗрибәләрдә исбат ителгән. Кайберләре белән без дә танышып үтик.


“Кешенең стволлы күзә­нәк­ләре институты” компаниясе директоры Артур Исаев фикеренчә, кеше ул — 3 миллиард билгедән торучы ДНК кодлы программа. Берәр генның сафтан чыгуы авыруларга, ахыр чиктә, үлемгә китерә. Галимнәр авыру геннар урынына сәламәтләрен урнаштыру юлын эзли. Ген хирургиясеннән тыш, ген терапиясе дә бар. Бу очракта кешенең гены яңартыла һәм камилләштерелә. Әйтик, Ру­сиядә җитештерелүче “Неоваскулген” препараты күзә­нәккә эләгү белән, генетик программаны эшләтеп җибә­рә. Нәтиҗәдә кан тамырларын үстерүче аксым эшләп чыгарыла башлый. Бу дару бик күп авырулар белән көрәшүдә уңай нәтиҗә бирә. Әлегә генетиклар кеше гомерен кыскартучы авырулар белән көрәшә. Киләчәктә, геннар үзгәртелгәч, ул авырулар тарихта гына калачак. Нәти­җәдә, кеше гомере дә озынаячак.

Мәгълүм булуынча, кәлтә еланының өзелгән койрыгы янә үсеп чыга. Безгә мәктәп­тән яхшы таныш гидраны (тө­че суларда яшәүче микроскопик җан иясе) ничә ки­сәккә турасаң, шул күләм­дәге яңа гидрага җан керәчәк. Галим­нәр кеше организмында да югалткан органны үс­терү һәм гамәлдәге искергә­нен яңарту процессын эшлә­теп җибәрү өстендә баш вата. Бу максатка стволлы күзә­нәкләргә бай соңгылык һәм кендектәге кан тамыры ярдәмендә ирешеп була икән. Бү­генге көндә Русиядә аларны саклау буенча 10 банк исәп­ләнә. Димәк, картлык көнендә каты авырый башлаучыларга исән калу өмете бар. Бер ке­шенең күзә­нәкләре башкаларны дәва­ларга да ярый.

Гадәттә, трактор ватылса, аны яңа запас частьләр бе­лән ремонтлыйлар. Ке­шенең дә чирле органын яңага алыштыру тәҗрибәсе күптән­нән файдаланыла. Шулай да, бу алымны бик үк нәтиҗәле дип әйтеп булмый. Донор органын организмның кабул итмәве бар. Моны күздә тотып, галим Владимир Миронов, биологик принтер җыеп, тәҗрибәләр үткәрә башлаган. Ул быел принтерында калкансыман бизне “пичәтләгән”. Якын килә­чәктә бөерне “әзер­ләп чыгаруга”­ исәп тота. Җи­һаз бик га­ди эшли. Язу карасы урынына стволлы күзә­нәкләр файдаланыла. Биологик кә­газьгә махсус җилем буяла. Кәгазь өстендә 3D форматта кирәкле орган ясала. Килә­чәктә мондый принтерларны заказ буенча җи­тештерә башлау күздә тотыла. Димәк, өебездә гади принтер белән янәшә биопринтер да торуы ихтимал. Кем белсен, бәлки таләп ителгән органны үзаллы “пичәтләү” мөмкин булыр?

Кеше гомерен озайту турында бәхәсләр киләчәктә дәвам итәчәк. Аңлашыла, мондый максатка баштагы мәлдә бары тик хәлле кеше­ләр генә ирешәчәк. Шуннан соң чират урта хәл­леләргә җитәчәк. Ди­мәк, киләчәктә йөзьяшәр­ләр саны артуын көтәргә кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Зимагур кыз”
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
“Зимагур кыз”
Теләк кенә кирәк!
18-03-2017 :: Дөнья бу...
Теләк кенә кирәк!
Зөлхиҗә каены сере
16-03-2017 :: Дөнья бу...
Зөлхиҗә каены сере
Бәхетле булырсыңмы?
14-03-2017 :: Дөнья бу...
Бәхетле булырсыңмы?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»