Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бүләккә – таш, чыршы урынына – баобаб

31.12: Бүләккә – таш, чыршы урынына – баобаб

Бүләккә – таш, чыршы урынына – баобабЧит илләрдә тагын нинди Яңа ел каршылау йолалары бар?

Ел дәвамында көтеп алынган, хыялларны гамәлгә ашыручы тылсымлы бәйрәм якынлаша. Яңа елда бер-беребезгә изге теләкләр телибез, бүләкләр тапшырабыз, уй-ниятләребезнең тормышка ашуына өмет итәбез. Өй түрендә – купшы киенгән чыршы. Табында – оливье салаты белән шампан шәрабы. Йортка мандарин исе таралган. Бәйрәмнең мондый атрибутларына Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә тугры кала. Яңа ел чит илләрдә дә бәйрәм ителә. Тик андагы бәйрәм рухы безнекенә якын булса да, гореф-гадәтләр аерыла. Алар безгә сәер тоелырга да мөмкин.


Бүләккә – таш, чыршы урынына – баобабГадәттә, Яңа елга тәм-том, сувенирлар, кием-салым бүләк итәбез. Моның белән австриялеләргә охшаганбыз. Бөек Британия халкы, мәсәлән, якыннарын ачкыч брелоклары, арзан сувенирлар белән сөендерә. АКШ халкы, киресенчә, үтә кыйммәтле бүләкләр тапшыра. Бүләк белән бергә чегын да бирә. Монысы мактану өчен эшләнми. Товар сыйфатсыз булса, ватылса, кибеткә кире тапшыру өчен. Гренландия эскимослары Яңа елга боздан киселгән морж һәм ак аю сыннары бүләк итә. Анда бозлы бүләкләр озын гомерле, әлбәттә. Грециядә: “Акчаң шушы кадәр авыр булсын”, — дип Яңа елда таш бүләк итәләр. Таш вак булса: “Күзеңә ак төшсә, шушы кадәре вак булсын”, — диләр. Соңгы елларда греклар уйналмаган кәрт тә бүләк итә. Кытайлыларның бүләклә­рендә бердәмлек, гаилә гармониясе чагыла. Алар пар чынаякларга, бокалларга, фужерларга, шәмдәлләргә өс­тенлек бирә. Алманлылар дөньяда иң күп китап укучы халык санала. Шуңа күрә бүләккә китап сайлана. Икътисади кризис чорында португаллардан үрнәк алу урынлы. Алар бүләккә үз куллары белән эшләгән агач савыт-саба, шәмдәлләр, тартмачыклар, фоторәсем рамнары тапшыра. Икътисади яктан да отышлы, кадерле дә. Японнар Яңа елга “осэйбо” көтә. Бүләк төрле консерва, хуш исле сабыннардан һәм башка көн­дәлек кирәк-яраклардан туплана. Бу традиция урта гасырлардан, самурайлардан калган. Японга Яңа елга чәчәк бүләк итсәң, рәнҗетәчәксең. Кояш чыгышы илендә тик император фамилиясен йөр­түчеләр генә чәчәк бүләк итә ала. Тырма да зур бүләк санала. Янәсе, бәхетеңне тырмап алачаксың. Италиядә эчәр су белән зәйтүн агачы ботагы да зур бүләк.

Сәгать уникене сукканда теләк телибез. Теләкне кәгазьгә язып, яндырып көлен ашап куючылар да бар. Беренче гыйнварда йортка иң беренче булып ир-ат керүен хуплыйбыз. Кечкенә малай керсә, аеруча сөенәбез. Башкорт­станның кайбер районнарында бу гореф-гадәттән кечкенә улы булган әтиләр оста файдалана. Алар беренче гыйнварда улларын җи­тәкләп, күршеләренә Яңа ел “кертеп” йөри. Малай бүләккә акча, күчтәнәчләр ала. Әтине дә буш чыгармыйлар.

Ита­лиядә Яңа ел алтынчы гыйнварда башлана. Анда сәя­хәттә булсагыз, бу көнне урамга каска киеп чыгыгыз. Чөнки италиялеләр тәрәзә аша иске үтүкләрне, урындыкларны һәм башка яраксыз әйберләрне ташлый. Урындагы йола буенча, иске әй­берне, һичшиксез, яңасы алыштырачак. Италиялеләр Яңа елда беренче итеп монах белән руханины очратырга теләми. Кечкенә баланы очрату да яхшыга түгел. Ә менә бөкре карт – бәхеткә. Эквадор халкы да Яңа елны үзен­чәлекле каршылый. Сәяхәт итәргә теләүчеләр сәгать уникене сукканда чемодан тотып өен әйләнеп йөри. Череп баерга, көрәп акча эшләргә теләүчеләр сәгать уникене суккач сары төстәге эчке киемнәр кия. Мәхәббәтен очратырга теләүчеләр кызыл төстәге эчке киемне сайлый. Иске елдагы начар хатирә­ләрдән, хәлләрдән котылу юлын да тапканнар. Урамга стакан тулы су атып бәрәләр. Йола буенча, ватылган савыт белән бөтен начарлык та юкка чыга. Кытайда сиңа Яңа ел белән котлаучыны тиз генә су белән коендырырга кирәк. Шуңа күрә, бәйрәм көнне урамда манма су булган кешеләргә юлыгу – гадәти күренеш.

Гадәттә, Яңа елга чыршы яки нарат бизибез. Африкада чыршы үсми. Анда яшәүче халыкларның да чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйсы килә. Чарасын тапканнар. Баобаб агачын бизиләр. Бездәге сыман, кисеп алып, йортларына алып кайтмыйлар. Үсеп утырган җирендә генә купшы “киендерәләр”. Бу җәһәттән алардан үрнәк алырга кирәктер. Суданда чыршыны – чикләвек, Никарагуада кофе агачы алыштыра. Ә менә Балида агачны түгел, рис сабакларын һәм төрле буяулар белән колонна-баганаларны бизиләр.

Башка халыкларның Яңа ел каршылау йолалары бездә тамыр җәя аламы? Бүләккә таш бирсәк, котларга кергән күршене баштанаяк су белән коендырсак, аңламаулары бар. Барлык халыкларны да берләштерүче үзенчәлекләр дә күп. Якыннарыбызга бәхет теләп, якты киләчәккә өмет итсәк, бәйрәм якты хатирәләр генә калдырачак. Иң мөһиме – Яңа ел кайда һәм ничек каршы алынса да, Яңа ел булып кала. Мөгаен, нәкъ шушы үзенчәлеге өчен без аны ел дәвамында көтеп алып, аннан тагын бер ел юксынабыздыр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Без бер калыптан түгел!
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Без бер калыптан түгел!
“Күгәрчен сөте”
27-05-2017 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»