Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Тургай җырының бер авазы мин...”

30.01: “Тургай җырының бер авазы мин...”

“Тургай җырының бер авазы мин...”Алия Хәйруллина бөтен гомерен якташларына хезмәт итүгә багышлаган.

Күзләреннән, бөтен булмышыннан ягымлылык, яктылык бөркелеп торучы бу сөйкемле ханымны Борайда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Ул бөтен гомерен, Ходай биргән сәләтен туган районына, якташларына хезмәт итүгә багышлаган. Хәзер инде сигезенче дистәне куучы Алия Хәйруллина бүген дә иҗтимагый тормышта кайнап яши, Борайдагы бер генә мәдәни чара да аңардан башка үтми.


Борай сандугачы, биюче, сәхнә йолдызы, мөгаллимә, шагыйрә Алия Хәйруллинаны язмыш һич кенә дә иркәләмәгән. Әтисе данлыклы гармунчы була. 1941 елның 22 июнендә, эссе челләдә су коенганда батып үлә. Бөек Ватан сугышы башланганын ишетми кала ул. Бу вакытта Алиягә ике яшь тә тулмаган була.

– Гомер буе ике кыйблага – мәгариф һәм мәдәнияткә табындым, – ди Алия Зәки кызы. – Кечкенәдән сәхнәдәмен. 1953 елда Борайда Пионерлар йорты ачылды, бию түгәрәге эшли башлады. 1954 елда Бөек Ватан сугышыннан соң беренче тапкыр илебездә үзешчәннәр бәйгесе үткәрелде. Безнең бию ансамбле Уфада оештырылган конкурста катнашты. Беренче дипломны шунда алдым.

Алия Зәки кызы 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган. Ул урыс теле һәм әдәбияты укыта. Әле дә, лаеклы ялда булуга карамастан, мәктәп тормышындагы һәр яңа­лыктан хәбәрдар: бәйрәм­нәрдә, сыйныф сәгатьлә­рендә, тантаналы линейкаларда еш катнаша. Район бию ансамбленә һәм халык театрына нигез салучы­ларның берсе дә ул.

– “Халык театры” исемен 1967 елда татар драматургы Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” пьесасы буенча куелган спектакль белән яуладык, – ди әңгәмәдәшем. – Коллектив абруйлы комиссия алдында чыгыш ясаганда, театр тарихына кереп калган кызыклы вакыйга булды. Төп героиня Рәхилә спектакль башында скрипкада уйнарга тиеш. Спектакль башланыр алдыннан гына көй языл­ган магнитофон тасмасының Борайда калганлыгы ачыкланды. Тамашачы җыелган, жюри әгъзалары өстәл артына урнашкан. Башларга кирәк. Ниш­ләргә? Тамашаны карарга, безнең өчен янарга-көяргә ул вакытта Уфа сәнгать училищесында укып йөргән композиторыбыз Вәсил Хәбис­ламов та килгән. Аны тиз генә, кулына баян тоттырып, сәхнә артына утырттылар. Ә икенче баянны миңа тоттырдылар. Шулай итеп, мин, җиңел скрипка урынына потлы баян күтәреп, сәхнәгә чыгып киттем. Вәсил Карам улы нинди көй уйнагандыр, белмим. Әмма иң кызыгы шунда: комиссия рәисе – Башкорт дәүләт академия театрының алтын баганасы Хөсәен ага Кудашев анализ ясаганда: “Героиняны уйнаган иптәшнең музыкаль инструмент белән эш итеп өйрәнгәне күренеп тора”, – димәсенме! Безнекеләр көлүдән бөгелеп төште. Хөсәен ага: “Мин нәрсәнедер ялгыш әйттем әллә?” – ди. Безнең мәдәният бүлеге җитәкчесе: “Юк-юк, барысы да дөрес”, – дигәч, көлү тагын көчәйде. Әмма, ничек кенә булмасын, без “халык театры” исемен алып кайттык.

Озын толымлы, зифа буй-сынлы, моңлы Алия Зәки кызына гел төп рольләрне тапшыралар. Тамашачы аның белән бергә елый да, көлә дә. “Гому­мән, Алия Хәйрул­лина театрда уйнаганда, аны гына күрер, аңа гына сокланып утырыр өчен килерлек иде”, – дип хәтерли өлкән буын вәкилләре.

Алия Зәки кызы – ике шигырь китабы авторы. 2006 елда – “Язларыма кайтам”, ә былтыр “Рәхмәт сиңа, язмыш!” җыентык­лары дөнья күрде. Аның шигырьләре лирик аһәңе, ихласлыгы, тирәнлеге бе­лән сокландыра, күңелгә үтеп керә. Талантлы авторның бихисап әсәре җырга әверел­гән. Бер шигыренә хәтта дүрт (!) көй язылган очраклар да бар. Бу үзе үк шагыйрәнең иҗат җимеш­ләренең ника­дәр күркәм, рифма, ритм ягыннан төзек, композиторлар өчен чын табыш булуы хакында сөйли түгелме?!

Язмыш аны зур газапларга да сала. Иң тетрән­дергәне – 28 яшьлек кенә чагында биш яшьлек кызы Чулпанны кочаклап тол калуы була. Башкача кияүгә чыкмый ул. Бөтен гомерен кызын тәрбияләүгә, үзе әйткәнчә, мәгарифкә, сән­гатькә хезмәт итүгә багышлый. Күпкырлы талант иясе бәхет эзләп чит якларга чыгып китми. Җырлары белән дә, эше белән дә Борайга тугры булып кала.

Болыныңның кыяк
үләне мин,
Чишмә суларыңның
тамчысы,
Тургай җырларының
бер авазы,
Аҗаганның ялтыр камчысы.
Синнән китеп, кайда
бәхет табыйм –
Тамырларым монда,
тирәндә.
Күңелләрнең әллә
кайсы кылы
Тетрәп куя “Борай”
дигәндә,
– дип яза шагыйрә. Тормыш мәгънәсе, яшәү фәлсәфәсе хакында да күп уйлана автор.

Безнең гомер ничек үтте
икән:
Иярдәме, җәяү барыпмы,
Язмыш ялларына
ябышыпмы,
Тояк асларында калыпмы...
Ияре дә булсын, җәяве дә,
Җайдак чакның кадерен
белергә.
Шөкер, Хак Тәгалә
насыйп иткән
Якты дөньяларны күрергә,
– ди ул.

Алия Зәки кызына бүген 75 яшь. Тик аның бер генә буш минуты да юк: ул район хатын-кызлар советының, “Замандаш”, “Тамчылар” әдәби берләшмә­ләренең актив әгъзасы, ветераннар хорында җырлый.
“Яшь, егәрле калуның сере нидә?” – дигән сорауга: “Беркайчан да күңелдә начар ки­черешләрне сакламаска, дөньяга, кешеләргә елмаеп багарга кирәк”,– дип җавап бирде ул.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күгәрчен сөте”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!
Ак машинаны ат күрәме?
11-05-2017 :: Дөнья бу...
Ак машинаны ат күрәме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»