Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Аның балалары... йөздән артык!

31.05: Аның балалары... йөздән артык!

Аның балалары... йөздән артык!Лидия Саликова савыктырган һәм сәламәт тормышка кайтарган кешеләр исә меңнәр белән исәпләнә.

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнә. Түбәндәге язманы нәкъ шушы көн алдыннан урнаштыруыбыз очраклы түгел, һәм мәкалә герое Лидия Саликованың нәкъ 1 июньдә дөньяга килеп, быел исә күркәм гомер бәйрәмен — 65 яшьлек юбилеен билгеләвенә генә дә бәйләнмәгән. Хәер, барысына да түбәндә үзегез төшенерсез.


Лидия Саликова 1951 елның июнендә Менай һәм Ишкуза Иксановларның биш балалы гаиләсендә дөньяга килә. Ул чордагы барлык балалар кебек үк, үсмер еллары пионер һәм комсомолда тәрбия­ләнеп үтә. Өйдәге эшләрдә әти-әнисенә булышудан тыш, газиз кешеләре эшләгән “Заря” совхозында көч сала, һәртөрле түгәрәк­ләрдә катнаша, кыскасы, укуда да, мәктәптән тыш чараларда да алдынгылар сафында була. 1967 елда мәктәп тәмам­лап, РСФСР халыкны көнкү­реш хезмәт­ләндерү мини­стрлы­­гының Уфадагы Укыту-производство комбинатында белем ала. Арытаба, 1969 елда, Мишкә районы Халыкны көнкүреш хезмәтләндерү комбинатында тегүче сыйфатында эш башлый. 1973 елда тегүче янына дүртенче разрядлы пешекче һөнәрен дә алып чыга һәм төрле елларда Мишкә һәм Дүртөйле район­нарының Халыкны көнкүреш хезмәтлән­дерү комбинатларында шушы өлкәләрдә хез­мәт сала. 1974 елдан 1998 елга кадәр тагы да өстәмә белем алып, Мишкә район Советы башкарма комитетының социаль тәэми­нат бүлегендә инспектор булып эшли. Шушы арада юридик колледж тә­мамлый. 1998 елда исә Пенсия фондының Мишкә районы буенча эшләр башкаручы вазыйфасына күчерелә. Ә инде 2003 елда, Мишкә районы хакимиятенең халыкны социаль яклау бүлегенә эшкә кабул ителә һәм шуннан хаклы ялга чыга.

Шушы урында Лидия ха­ным­ның хезмәт биогра­фия­сенә нокта да куярлык кебек. Чынбарлыкта исә Лидия Са­ликова­ның гомумкешелек мәнфәга­тендәге изге эшләре шушы чордан башкача яңа сулыш ала.

...Өлкәннәр өйдә юк вакытта апалары карап җиткер­мәгәнлектәнме, яшь ярымлык чагында Лидияне һушсыз хәлдә табалар. Башкалар балага ясин чыгарган вакытта картәтисе аны күтәреп, урындагы им-томчы янына алып бара. Бәхеткә, тиешле йоланы башкарганнан соң, им-томчы баланың яшәячәген, әмма аның белән сак булырга кирәклеген, һич кенә дә рәнҗетергә ярамавын җит­керә. Их, сынамагач, рәнҗет­мәгәч, авыр газапларга салмагач, тормыш буламыни инде ул?! Лидия Ишкуза кызын да ул бер тапкыр гына уттан алып суга салмый. Алар арасында иң авыры — газиз уллары Игорь белән Владимирны ялгызы тәрбияләп үсте­рергә туры килә аңа. Юк, сыңар канатмын дип сынмый, сыгылмый Лидия ханым, улларын җил-яңгыр тидермичә, акыллы кешеләр итеп тәр­бияләп үстерә, югары белем алырга ярдәм итә. Аның каравы, бүген лачыннары ана кешене фәкать шатлыклы хәбәрләре, казанышлары белән сөендереп тора. Игорь Себердә эшли, Владимир республика Үзәк сайлау комиссиясе системасында хезмәт сала. Куаныч өстенә куаныч өстәп, улларының гаиләләрен­дә өч онык үсеп килә. Алар өчен дә үрнәкле һәм хәстәр­лекле нәнәй бүген Лидия ханым.

Республикада гына түгел, ил, дөнья күләмендә Лидия Ишкуза кызын таныткан эш­чәнлек исә моннан 15-16 еллар элек башлана. Көннәр­дән бер көнне аның янына, баш өянәгенә чыдый алмыйча, апасы килә. “Башыма чыдар әмәл юк, нихәл итим икән?” — дип зар елый ул. Шул вакытта Лидия ханым үзе дә сизмәстән, уң кулын аның башына куя да апасының авырту чыганагын үзе аша “күрә” һәм куллары белән аны сыпырып ала. Иртәгәсен исә сеңлесе ярдәмендә апасының баш өянәгеннән котылуы турында бөтен Мишкә авылы шаулый. Шул рәвешле, медицинаның, табибларның көче җитмәгән авыруны җиңәр өчен Лидия ханымның, кем әйтмешли, бер сыпырып алуы да җитә. Шуннан соң башлана да инде.

— Кешеләргә ярдәмем тиюен аңлагач, тәүдә мөрә­җәгать итүчеләрне атнаның һәр көнендә кабул иттем. Кешеләрдәге авыруларны үзем аша чыгарганга күрә, бу эшчәнлек, әлбәттә, бик күп энергия таләп итә. Шуңа да хәзер атнасына ике көн — сишәмбе һәм чәршәмбедә кабул итәм. Кызганычка каршы, медицина ярдәм итмәгән, соңгы өмет белән минем бусагага килеп егылган авыру кешеләр бихисап. Шул рәвеш­ле иртәнге биштән башлап, төнге икегә кадәр авыруларны кабул иткән һәм дәвалаган көннәр дә бар. Никадәр генә авыр булмасын, соңгы авыруга кадәр кабул итәм. Ходай миңа шундый кодрәт биргән икән, димәк, мин үз-үземне аямыйча, аны кешеләр файдасына юнәлтер­гә тиешмен. Һәм мин шулай итәм дә! — ди, бу хакта сорашкач, Лидия ханым.

Ә нинди авырулар, нинди генә мәсьәләләр белән һәм кемнәр генә мөрәҗәгать итми Лидия Саликовага! Берәүләр­не бирегә медицина дәва­лавына бирешмәгән авыру алып килә. Икенчеләренә бозым салынган була. Өченче­ләре эчкечелек­тән котылу максаты белән мөрәҗәгать итә. Дөрес булса, зур-зур гына чиновниклар да ара-тирә Лидия ханым бусагасын таптый икән, дип тә сөйлиләр. Гәрчә үзе ул клиентлары турында бер сүз дә дәшмәде. Монысы да аның югары кешелеклелек дәрәҗәсен билгеләүче күркәм сыйфатларның берсе булып тора.

Ә инде дәвалау сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә килгәндә, Лидия ханымда дәваланганнар ялганнарга юл куймас, алар күз алдында. Берничә генә сан. Бүген республикада һәм аннан читтә Лидия Саликованың шифалы кулларыннан җан алып, якты дөньяга туган 150гә якын бала үсеп килә. Шул рәвешле озак еллар балага узалмый зар-интизар булган ханымнарны ана булу бәхетенә ирештергән Лидия ханым. Ә инде иң катлаулы авырулардан дәвала­ган һәм сәламәт тормышка кайтарган кешеләр саны исә меңнәр, дистә меңнәр белән исәпләнә.

Шушы урында ни өчен әлеге язманы нәкъ Халыкара балаларны яклау көне алдыннан урнаштыруыбыз да аңлашылды булса кирәк. Дөньяга бала туарга ярдәм итүчедән, әти-әни булу бәхе­тен өләшүчедән дә изгерәк, бөегрәк зат тагын була микән?! Бу җәһәттән алдагы 65 елда да сау-сәламәт, кешеләргә кирәк һәм терәк булып, бәхет-шатлыкта яшәргә һәм шушы рәвешле гомумкешелек мәнфәгатендәге изге эш-гамәлләрегез белән алга таба да бик күпләргә бәхет-шатлыклар өләшергә, бик күпләрне сәламәт тормышка кайтарырга язсын Сезгә, хөрмәтле Лидия ханым!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Без бер калыптан түгел!
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Без бер калыптан түгел!
“Күгәрчен сөте”
27-05-2017 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»