Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алар 41дә туган

29.10: Алар 41дә туган

Алар 41дә туганӘлшәй районының Никифар авылында яшәүче Венера һәм Фоат Мусиннар 75 яшьләрен билгеләде.

Быел шундый матур юбилейларын билгеләүчеләрнең күбесе дөньяга аваз салганда ук ятимлеккә дучар ителгән була – илебез тарихында иң каһәрле 1941 елда туган алар. Без Фоат абый белән – авылдашлар. Үземнән 15 яшькә олырак бу абый миңа һәрвакыт үрнәк булды. Без малай чакларда ул инде медицина училищесын тәмамлаган фельдшер иде. Никифардан бүленеп утырган утыз йортлы Айдаголның зур кешесе иде Фоат абыебыз. Слак дәваханәсендә баш табиб вазыйфасын да башкарган, медицинаны су кебек эчкән, ышанычлы булган Фоат абыйның Айдаголга ялга кайтуын авылдашлары көтеп ала иде. Һәрберсен ачык йөз белән каршылаучы Фоат абый дәваханәләргә йөрергә яратмаган авыл халкы өчен зур ярдәм булды.



Күз терәп килүчеләр аңар­дан бүген дә өзелми – Фоат абыйның буынчы сәләте күптән тирә-юньгә таралган.

Фоат абый соңгы елларда дин юлына басты, хәзер авылдашларына дини йолаларны башкарырга да теләп ярдәм итә.

Гомерен башкаларга ярдәмгә ашыгып үткәргән Фоат абыйның үз язмышы бик үкенечле. Сугыш башланганда Айдаголда бригадир булган әтисе Мәскәү юнәлешендә барган аяусыз алышларда һәлак була. Авылга ул чор өчен гадәтигә әверелгән “Хәбәрсез югалды” язуы гына килә. Итәк тулы баласын ялгызы үстергән Әминә апа ниләр кичерүен үзе генә белгәндер. Ульяновск өлкәсендә үскән Әминә апа авылыбызда үзе бер якты нур иде. Дин тыелган Совет чорында ул авылдашларыма борынгы йолаларны башкарырга ярдәм итте.

— Әниебезнең гөмбә җыя белүе, алардан ел әй­ләнәсенә төрле ризыклар хәзерләп ашатуы аркасында без ач үлемнән калдык, — дип рәхмәт белән искә ала йөз яшькә җитә язып гүр иясе булган Әминә әбине Фоат абый.

Кызганычка каршы, Фоат абыйның ятимлегенә көт­мәгәндә килгән гариплек өстәлә — бергә уйнаганда икетуган абыйсы, каравылда торган аталарының мылтыгыннан атып, малайны күзсез калдыра. Дәваханәләрдә бик озак яткан Фоат: “Малайлар ирештерә!” — дип, бер ел укуын да калдыра. Шулай да яшьтәшләре арасында иң укымышлысы, иң сәләтлесе ул булып чыга. Фоат абый өздереп гармунда уйный, профессионал җырчылар көн­ләшерлек тавыш белән моңлы итеп җырлый, ши­гырьләр яза, гәзитләр белән хезмәттәшлек итә. Берничә ел элек “Кызыл таң”ның иң актив авыл хәбәр­чесе дип танылды.

Әйткәндәй, “Кызыл таң”дагы бер язмасы гомер иткән хатынын югалткан Фоат абыйга җитмеш яшендә икенче ярын табарга ярдәм итә. Венера апа аңа үзе шалтырата. Бүген алар – ике сугыш ятиме, яшьтәшләр һәм язмышташлар бер-берсенә ныклы терәк булып, бик тату яши. Хәер, ятимлек әле ул язмыш түгел, ятимлеккә бирешмичә үсү, кеше булу һәм кешеләргә кирәк булу – монысы язмыш. Бәхетле язмыш.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кандала
22-04-2017 :: Дөнья бу...
Кандала
Ике йөрәк —  бер хыял!
20-04-2017 :: Дөнья бу...
Ике йөрәк — бер хыял!
“Йөрәккәйләрем...”
18-04-2017 :: Дөнья бу...
“Йөрәккәйләрем...”
“Фотокиллер” белән очрашу
15-04-2017 :: Дөнья бу...
“Фотокиллер” белән очрашу
Өч көн саен бәйрәм
13-04-2017 :: Дөнья бу...
Өч көн саен бәйрәм
Искелек калдыгы дисәләр дә...
11-04-2017 :: Дөнья бу...
Искелек калдыгы дисәләр дә...








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»