Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Туганлык җепләре өзелерме?

31.01: Туганлык җепләре өзелерме?

Туганлык җепләре өзелерме?Соңгы елларда җәмгыятебездә законлы никахка керми генә бергә яшәүче парлар күзгә күренеп артты. Рәсми рәвештә язылышмаган яшьләр үзләрен, гражданлык никахында торабыз, дип белдерә. Тик бу төшенчәнең нәрсә аңлатканын алар белми, халык телендә дә аның мәгънәсе бозылган, ә “гражданлык никахы” ул — “никахны тиешле органнарда теркәү” дигән сүз. ЗАГСта язылышмаганнарга киләчәк тормышларында бихисап киртәләр белән очрашырга туры килә, шул исәптән бала туу турындагы таныклык алу да алар өчен четерекле мәсьәләгә әверелергә мөмкин. Әлеге темага бәйле, күп балалы бер гаилә язмышы хакында бәян итәргә булдым.

...Тирә-якка билгеле тальянчы Гафурҗан һәм чая, чибәр кыз Банат кичке уенда таныша. Тиздән яшьләр бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлый, мулладан никах укытып, бергә гомер кичерә башлый. Ә менә никахны законлаштыруны кирәк дип тапмыйлар. “Анысы кәгазь генә инде, безне Ходай үзе кавыштырган”, – диләр.

Яшьләр бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхозда эшли. Тиздән Гафурҗанга йорт салыр өчен җир бирәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәп бер-бер артлы балалары туа. Аларның туу турындагы таныклыкларында әниләренең фамилиясе языла, “әтисе” дигән юл кайсыларыныкында буш, башкаларыныкында “Гафурҗан улы (кызы)” диясе урынга “Гафур улы (кызы)” яки “Гафурян улы (кызы)” дип теркәлгән. Ә менә инде ярты гасырдан соң җиде балага да әти­ләренең Гафурҗан булуын суд тәртибендә дәлил­ләү кирәк булачагын ул вакытта беркем дә башына китер­мәгән.

Гаилә авылда үрнәкле­ләр исәбендә була. Балалар яхшы укый, артык мәшәкать тудырмый. Банат балаларны карарга да, йорт хуҗалыгын үрнәкле итеп алып барырга да, ире белән бергә тракторда эшләргә дә өлгерә. Социалистик ярыш йомгаклары буенча икесе дә гел премияләр ала, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

Балалар үсеп авылдан чыгып китә. Муллыкка сөе­неп, Гафурҗан тагын бер йорт салырга була. Әти-әнисе белән төп ни­гездә яшәүче кече уллары барлык эштә дә әтисенә яр­дәмләшә: акча таба, төзе­леш материаллары сатып ала, эштән соң көн дә булачак кирпеч йортның стеналарын күтәрә. Әмма яңа йорт стенасы белән бергә туганнар арасында күзгә күренмәс дивар барлыкка килә. Бер кайтуларында Гафурҗанның Рәзинә һәм Фәйзүмә исемле кызлары милек бүлү турында сүз кузгата. Энеләре өйләнгәч, үзара мөнәсәбәт­ләр тагын да катлаулана: кызлар әниләрен киленгә каршы котырта. Бернинди сәбәп­сез низаг чыгаралар, имеш, энеләре хатыны белән ике йортны да, бөтен хуҗа­лыкны да үз исеменә яздырырга тели. Моңа ирек куймаячакларын белде­рәләр. Әтиләренең өлкән улы белән өлкән кызы файдасына васыятьнамә язып калдыруын туганнарның әле берсе дә белми. Бу хакта ул мәрхүм булгач кына билгеле була. Арытаба Хәйбулла (Гафур­җанның олы улы) әнисе һәм кече энесе файдасына милектән баш тарта. Калган балалар законда карал­ган алты ай эчендә мирасны кабул итү турындагы гариза белән нотариуска мөрәҗәгать итмәгән. Соң­лап булса да алар әниләре, энеләре һәм васыять­намәдә күрсәтелгән кыз туганнары Мөхәссәнә файдасына милектән баш тарту турында гариза яза.

Закон буенча мирас алучылар милекне документлаштыру өчен нотариаль конторага баргач, туу турындагы таныклыкларында әтиләренең исеме төрлечә язылу сәбәпле, эшләрен уңай хәл итә алмый. Нәтиҗәдә, мәрхүм­нең җиде баласына да әтиләренең Гафурҗан булуын суд тәртибендә расларга кирәк була. Күп елларга сузылган суд марафоны башлана.

Еллар үтә, адвокатлар яллап, шактый акча сарыф ителә, нервлар какшый. Суд берничә карар чыгара, Гафурҗанның уллары һәм кызларының дәгъвасы нигезсез дип таныла, мирас алу эше хәл ителми. Рес­публиканың Югары суды да район суды карарларын үзгәрешсез калдыра, дәгъ­вачыларның кассацион шикаятьләре канәгать­ләндерелми. Васыятьнамә һәм закон буенча милеккә хокук турындагы таныклыклар мирас алучыларга әле булса бирелмәгән.

Язмамны тәмамлап, гәзиткә тәкъдим итәр алдыннан күңелсез хәбәр килде: туксан яшен тутырган Банат әби карты янына бакыйлыкка күчкән. Ә балалары, зират капкасын атлап чыгу белән, әти-әниләреннән калган милекне бүлешү хакында зур гауга куптарган...

Фәнис Галләмов,
Журналистлар берлеге әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ничек озын гомерле булырга?
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Ничек озын гомерле булырга?
Октябрьский американнары
22-07-2017 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»