Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Беркатлылар булган чакта, алдарларга — яшел юл!

02.02: Беркатлылар булган чакта, алдарларга — яшел юл!

Беркатлылар булган чакта,  алдарларга — яшел юл!Элек кесә телефоныннан башка ничек яшәдек икән?! Безнең әби-бабайлар ничек яшәгән, ничек балалар үстергән? Хәзер уч төбенә сыярлык кечкенә шушы аппарат бөтен тормышыбызга үтеп керде. Аның белән бик уңайлы. Әмма бер яхшының бер яманы да була шул. Кем өчендер телефон аралашу чарасы булса, кайберәүләр аны ялган юл белән халык акчасын үзләштерү коралына әйләндерде.

Кесә “тазартучы” смслар

Телефон мошенниклары җиңел акча эшләүнең көн дә бер ысулын уйлап таба. Телефонга ялган смс җибәрү – иң популяры. Аферистлар, башлыча, зур акча яисә бүләк отуыгыз, якын кешегезнең бәлагә таруы, банк картагызның блокировкалануы, сезнең номерга ялгыш җибәрелгән парольне әйтүне сорап, смс-хәбәрләр җибәрә.

Менә алар уйлап тапкан янә бер алым. Күптән түгел күрше әбие зарланып торды. Моның телефонына “Минем балам ялгыш Сезнең номерга 100 сум акча салган. Аны фәлән номерга кире салыгыз әле, зинһар”, – дигән эчтәлекле смс килгән.

– Чыннан да, моңардан берничә минут алдан гына “Сезнең исәпкә 100 сум акча күчте” дигән хәбәр алдым, – дип сөйли пенсионер күрше­без. – Үземнең дә шулай ялгышкан бар. Шуңа, теге баланы кызганып, тизрәк акчасын кире кайтаруны уйлый башладым. Тик, ни хикмәт, телефоныма бернинди дә акча күчмәгән, исәбемдә үземнең 57 сум гына. Шуңа да смс-хатта күрсәтелгән номерны җый­дым. Телефонны алучы булмады. Ә шул шалтырату артыннан ук баланстан 100 сум акчам юк булды...

Үзенең алданганын элем­тә бүлегенә баргач кына аңлый өлкән яшьтәге ханым. Бу очракта зыян күрүчене дә гаепләп булмый. Мошенниклар шулка­дәр шомарды ки, кеше психо­логиясенә ничек тәэ­сир итәргә белә инде алар. Монда бер сүз хәлиткеч роль уйный – бала. Ул ялгышкан. Эчендә җаны булган һәркем аңа ярдәм итәргә, акчасын кире кайтарырга ашыгачак. Шул вакытта бик сирәкләр генә акча салыну турындагы хәбәрнең дүрт саннан торучы оператор номерыннан түгел, ә гадәти номердан килүенә игътибар итә.

Бала, дигәннән. Илебез­дә телефонына “Мама, я попал в аварию! Срочно положи деньги вот на этот номер – 8917…” кебек хәбәр алмаган берәр кеше калды микән?! Һәлакәткә тарыган, полициягә эләккән, кыйналган, телефонын югалткан, әҗәткә баткан “балалардан” хатлар ала-ала тәмам арыдык бит инде. Беркөнне, ачу килгәнлектән, телефоныма шундый хат юллаучылар­ның берсенә “Улым, тыныч кына йокла! Иртәгә балалар бакчасына барасың бар!” дигән җавап язып җибәр­дем. Шуннан соң ләм-мим теге! Ә бит еш кына кыек атып, туры да тидерә ул адәм актыклары. Шундый хәбәр килгәч, аны-моны уйламыйча, йөгереп барып акча салучылар азмы әллә?! Өстәвенә, шул чакта улың яки кызың телефонын да алмаса...

“Акча Мәскәүгә китте...”

Соңгы вакытта халыкны Пенсия фонды, банклар, кредит оешмалары исемен­нән алдап сөйләшеп, акчаларын урлаучы караклар күбәйде. Мәсәлән, өлкән яшьтәге кешеләрне еш кына болай алдыйлар. Үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыралар һәм, пенсия буенча түләнеп бетмәгән акчаларыгыз бар дип хәбәр итәләр. Паспорт белешмә­ләрен үз­ләрендә булганы белән чагыштырып, акча күчерү өчен банк картагызның номерын әй­тергә кушалар. Шуннан соң пен­сионерның картасыннан булган барлык акчасын салдыралар.

Мошенниклар кармагына әби-бабайлар гына түгел, яшьләр дә бик шәп эләгә. Яңа ел алдыннан Югары Кыйгы авылында яшәүче 37 яшьлек Гөлшат Камалетдиновага үзен Саклык банкы хез­мәткәре дип таныштырып, бер ир шалтырата. “Украинадагы кискен хәлләр нәтиҗәсендә, Русия граж­дан­нарының банк карталарыннан акчалар югала башлады. Әгәр дә картагызда акча бар икән, аны тиз генә башка исәпкә күчерергә кирәк, югыйсә, югалтачаксыз”, – ди ул.

Яңа ел каникулларында балаларын Уфада йөртеп кайтырга дип саклаган җиде мең сум акчасы була Гөлшат­ның. Төнге сменада эшләп кайтып, уяулы-йокылы килеш ашарга әзерләп йөргән яшь хатын тәмам калтырап төшә. “Ярый, хәзер банкка барам”, – ди ул кайгыртучан “хезмәткәргә”. Тегесе исә банкка йөрмәскә куша, якындагы банкоматта гына да проблеманы тиз хәл итеп булачагын, телефон аша барысын да өйрәтеп торачагын әйтә. Нәтиҗәдә, теле­фон­ның теге очындагы тавыш әйтеп тора, Гөлшат төй­мәләргә баса-баса акчасын аферистлар счетына күчереп тә куя. Беркатлы ханым яңадан шалтыратып, “Акчамны каян алырга соң?” – дип сорагач, яңа гына шундый ягымлы итеп сөйләшкән ир, ирония бе­лән: “Кайчан шушы картагызга акча саласыз, шуннан алырсыз!” – дип трубканы ташлый. Шуның белән вәссәлам! Хәзер инде күпме шалтыратса да, теге номер “недоступен” булып тик тора.

– Полиция хезмәткәрләре акчамның Мәскәү өлкәсенә киткәнлеген ачыклады. Ничек шулай ышандым, үзем дә аңламыйм. Җанымны иң әрнеткәне: өч баламны Уфага циркка алып барырга вәгъдә иткән идем, үтәп булмады, – ди Гөлшат.

Су чистартучылармы, әллә кесәнеме?

Алданган кешеләр турында ишетүгә, булса да була икән беркатлы, ачык авызлы кешеләр, дип уйлап куясың. Ә кайвакыт аферистлар күзгә шундый итеп төтен җибәрә, ятьмәгә эләк­кәнеңне сиз­мисең дә. Һәрхәлдә, минем белән шулай була язды.

Моннан ике ел элек, көн кичкә авышканда бер туташ шалтыратты. Үзен дәүләт учреж­дениесеннән дип таныштырды. Кулда кечкенә бала көйсез­ләнгәнлектән, аның төгәл генә каян икәнлеген аңламадым да. “Шушы көннәрдә башкаладагы заводлардан Агыйдел­гә зур күләмдә зарарлы мат­дәләр агып чыккан. Яңа­лыкларны карыйсыздыр инде, бүген бик күп уфалылар агуланып, 4нче йогышлы авырулар дәваханәсендә ята. Без фатирларда су чисталыгын тикшереп йөри­без. Хәзер сезгә дә киләбез. Адресыгызны төгәл генә әйтегез әле”, – диде ул.

Агулану, инфекция, 4нче дәваханә... Шул сүзләрне ишетүгә баш мием тулысынча “эшчәнлеген” туктатты. Һәм мин, паникага, эмоциягә бирелеп, тизрәк адресны яздырдым. Теге кыз биш минуттан безнең фатирга ниндидер “могҗиза­лы” җайланма тоткан ике хезмәткәр киләчәген әйтте. Котым очып, балаларны күзәтәм. Алай-болай агулану билгеләре юк кебек. Үзем эчтән янам, инде тизрәк килеп суны тик­шерсеннәр генә. Аларны көткән арада коточкыч яңалыкны эштән кайтып өлгермәгән иремә шалтыратып әйтергә уйладым. Ярый әле ул: “Кертә күрмә үзләрен, болар мошенниклар! Нинди дәүләт оешмасы су чисталыгын фатирлар буйлап тикшереп йөрсен инде, ә?!” – дип күзләрне ачты.

Баксаң, мондый “тикше­рүче­ләр” Уфада гына түгел, Русия буйлап алдан уйланыл­ган схема буенча эш итә икән. Күз алдыңда краннан су алып, шуны үзләренең приборларына салып тик­шерә. Су я караеп, я яшел­ләнеп чыга, имеш. Аннары сиңа, ким дигәндә, 60-70 мең сумлык фильтрларын “димли” башлыйлар. Соңыннан белдем: шундый оятсыз бән­дәләр аркасында күрше йорттагы өлкән яшьтәге бер апа суд юлыннан кайтып керми икән. Аферистлар, аның фатирында су тикшереп, 78 мең сумлык фильтр сатып алу турындагы киле­шүгә кул куйдырганнар. Әбекәй нәрсә өчен имза куйганын аңламый да калган...

Ярый ла су чистарту корылмасы тәкъдим итеп кенә калсалар. Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә шундый ук алдакчылар фатир хуҗаларына клофелин салынган су эчереп, йоклатып, өйләрен талап чыккан очраклар да аз булмады.

...Ул көнне теге алдарлардан көчкә котылдым. “Килеп тә йөрмәгез, барыбер кертмим!” дигән өстенә, ныкышыпмы-ныкыша, югары тонда сөйләшеп, өстәвенә, куркытмакчы да була үзләре! “Бик телисез икән, килегез. Полиция хезмәт­кәр­ләре белән бергәләшеп каршы алырмын үзегезне!” дигәч кенә “тынды” телефон.

Соңгы сүз

Әнә шундый смс-хәбәр­ләр, шалтыратулар булганда, кабаланып эш итәргә ашыкмагыз. Иң элек якыннар, туганнар белән киңәш­ләшегез. Бигрәк тә телефон аша банк карталары белән эш итүдән сак булыгыз. Кая да булса акча җибәргәнче, башта мәгълү­матны тикшереп карарга тырышыгыз. Шуны онытмагыз: пароль, смс-кодларны хәтта банк хез­мәткәрләренә дә әйтергә ярамый. Сезнең картагыз белән проблема килеп чыгуы хакында шалтыратып яки смс аша хәбәр итәләр икән, туп-туры банкка барыгыз, андагы хезмәткәр­ләргә мөрәҗәгать итегез. Банк белән элемтәгә керергә кирәк булганда да картагыздагы телефон номерларын җыегыз.

Телефон буенча бернинди призлар уйнатылмавын һәм акцияләр үткәрелмәвен дә онытмагыз. Бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була, җәмәгать!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Өрәккә... гашыйк булдым”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Өрәккә... гашыйк булдым”
Тылсымлы көн
14-02-2017 :: Дөнья бу...
Тылсымлы көн
Мәрхәмәтлелек бизмәне
11-02-2017 :: Дөнья бу...
Мәрхәмәтлелек бизмәне
Төнге эзләр
9-02-2017 :: Дөнья бу...
Төнге эзләр
Колмый белән Сталин
7-02-2017 :: Дөнья бу...
Колмый белән Сталин
Авырлыклар чыныктырды гына
4-02-2017 :: Дөнья бу...
Авырлыклар чыныктырды гына








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»