Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авырлыклар чыныктырды гына

04.02: Авырлыклар чыныктырды гына

Авырлыклар чыныктырды гынаБүгенгедәй хәтеремдә: җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеренда эреле-ваклы балалар түгәрәккә тезелеп утырган, концерт бара, мин, икенче сыйныфны тәмамлаган кызчык, “Мин әниемне төшемдә күрдем” җырын башкарам. Башкару осталыгым ни дәрәҗәдә булгандыр, анысын әйтә алмыйм, әмма кечкенә тамашачылар арасында, туган йортларын, әниләрен сагынып, күрәсең, мышык-мышык елап утыручылар да бар иде. Күп еллар үткәч, әлеге матур җырның көен иҗат иткән таныл­ган композитор, башкаручы, музыкант Мөфтәдин Гыйләҗев белән якыннан аралашырга туры килер, кызыклы да, гыйбрәтле дә язмышы хакында аның үз авызыннан ишетермен дип ул вакытта кем уйлаган инде.

Мөфтәдин Мәгавия улы тиздән сиксән яшен тутыра, тик бүген дә ул иҗат ялкыны белән янып яши, шигырьләр яза, аларны матур көйләргә сала. Яраткан тематикасы туган як, әти-әнигә ихтирам, сөю, тормыш фәлсәфәсе булган композиторның иҗат сандыгында 300дән артык җыр исәпләнә, аларның бихисабының сүзләр авторы да ул үзе.

— Күптән түгел “Юлдаш” радиосы игълан иткән хит-парадта Рәфил Самматов шигыренә иҗат иткән “Хә­теремнән чык­мыйсың” дип аталган җырым призлы урын яулады. Радиотың­лаучы­ларның әсәрне яратып кабул итүе, аның өчен эфир дулкыннарында актив тавыш бирүе тырыш­лыгы­бызның юкка китмә­венең бер дәлиле, — дип сөенечле хәбәре белән уртаклашты Мөфтәдин абый.

Менә шулай, яшьләргә бил бирми, сәнгатькә хез­мәт итүен дәвам итә композитор.

— Язмышымны иҗат, сәхнә белән бәйләвемә үкенмим, — ди әңгәмә­дә­шем. — Төрле чаклар булды, әмма җаның сөйгән һөнәр, иҗатыңа мөкиббән тамашачың барлыгын белү иң авыр минутларда да күңел төшенкелегенә би­рел­мәскә, алга карап яшәргә ярдәм итте.

Мөфтәдин абый тамырлары белән Дүртөйле районының Түбән Аташ авылыннан. Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

— 1947 елның октябрь ае безнең өчен иң фаҗигалесе булды: үпкә­сенә салкын тидереп, ике ел буе как сәкедә чирләп ятканнан соң, ачлы-туклы, ярым шәрә дүрт баласын, сугыштан сәламәтлеге бетеп кайткан әтиебезне калдырып, газиз әниебез күз­ләрен мәңгелеккә йомды. Мин гаиләдә иң кечесе идем, шуңадырмы әнием­нең үлүенә һич кенә дә ышана алмадым, — дип хәтерли ул. — Үлүенең сәбәбе — ачлык, хәер­челек. Ашарга бер ризык та калмагач, өч-дүрт кеше җыелып, басуга баралар, ә урамда зәмһәрир кышкы салкын. Хатын-кызлар, салам эскертләрен бер урыннан икенчесенә күчерә, астындагы кибәк­ле ашлыкны җилгәреп, берничә уч ашлык табып ала. Ул саламнарны күчерергә күпме көч кирәк! Тирләп, өс киемнәрен салып эш­лиләр, әни шунда үпкәсенә салкын тидерә.

Ачлыктан үлмәс өчен халык яз көне басуда ятып калган ашлыкны җыя иде. Ә агулы башаклар кан чиренә китергән. Мин дә ул чирдән котылып кала алмадым. Танаудан кан киткәне хәтергә уелып калган. Беләкләрне җеп белән бәйләп, өскә күтәреп куйдылар. Чөгендер суы, сөт эчереп, исән калдырганнар. Ул елларда кан китү чиреннән авылы белән кырылып үлгән төбәкләр дә бул­ган.

Шул юклык заманда беренче тапкыр аш пеше­рүем истә. Бу көнне барысы да каядыр киткән иде, кайтуларына миңа аш әзерләп торырга куштылар. Нәрсәсе бар аның! Учакны тергездем. Апа-абыйлар кушканча, казанга дүрт чүмеч су салырга, аннан әрчеми генә ике бәрәңгене турарга һәм бер йомарлам алдан әзерләп куйган кычытканны салырга кирәк иде. Мин инде, янәсе, болай гына аш аз була дип, дүрт чүмеч урынына ундүрт чүмеч су тутырдым, казан бик зур иде бит. Кайткач, ачып карасалар, бер казан су! Тиргәделәр, әлбәттә. Аңлаганнардыр да инде: минем туйганчы ашыйсым килгән иде бит...

Каһәрле сугыш тәмам­лангач, Түбән Аташ халкы да күңел күтәренкелеге белән эшкә тотына. Яшел­чә бакчасы тергезе­лә. Мөфтәдиннең әтисен каравылчы итеп тәгаенлиләр, арык кына булса да ат бирәләр. Яшелчә ашап, балаларның бераз тамагы туя.

Гармунда уйнау хыялы Мөфтәдинне, аны гына түгел, абыйлары Мәдих белән Мәгъсүмне дә балачактан ук озатып килә. Әтиләре заманында оста гармунчы була. Тик бер ат биреп алган көмеш телле гармунын аңа ачлык елларында сатып җибәрергә туры килә. Малайлар, гармун булмагач, тактага гармун телләре ясап, тавышы чыкмаса да, уйнаган булып маташа. Еллар уза. Олы абыйлары Мәдих 1953 елда Ленинградтан ялга кайтканда хромка алып кайта. Ул вакытта Түбән Аташта мондый гармунны күргән кеше дә булмый әле. Абыйлары энеләренә уйнап күрсәтә. Мәгъсүм белән Мөфтәдин, кулларына гармун эләккәч, шатлыкларыннан күкнең җи­денче катына менгәндәй була. Бишенче көн дигәндә “Шахта” көен чыгара башлыйлар. Энеләрендә өмет барлыгын күреп, Мәдих гармунын аларга калдырып китә. Шулай итеп үсмер егетләр гармунда уйнарга өйрәнә. Авылда бер генә мәдәни чара да алардан башка узмый. Арытаба икесе дә язмышын сәнгать белән бәйли. Мөфтәдин башта туган авылында клуб мөдире булып эшли, аннан район үзәгендәге мәдәният сараена чакыралар. Бу 1957 ел була. Биредә күпмедер хезмәт салгач, Кушнаренко районы мәдәният йортына күчәргә карар итә. Ни өчен дисәң, Мәгъсүм абыйсы шунда була. Мөфтәдинне монда да бик шатланып кабул итәләр коллективка. Ул пьесаларга музыка, җырлар язу белән беррәт­тән, спектакльләрдә уйный. Нәкъ биредә булачак тормыш юлдашы Фәрзәнәне очрата. Ике сәнгать кешесе йөрәгендә бер-берсенә карата гомерлек сөю уты кабына.

— Гастрольләргә чыгып китсәк, дүртәр ай өйгә кайтып кереп булмый иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. — Әле дә таң калам: чит кешеләрдә кунып, теләсә нинди транспортка утырып, суык клубларда ничек чыдап йөрдек икән! Акчаны аз түлиләр, тузган киемне алыштырырга да җитәрлек түгел иде. Сәнгатькә бирелгәнлек бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер, күрәсең. Чын талант ияләре Сәкинә һәм Зөфәр Солтановлар (Дүрт­өйле халык театры хәзер Зөфәр Солтанов исемен йөртә) белән эшләү насыйп булды миңа. Сәкинә апа имчәк баласы белән гастрольләргә чыга иде. Бервакыт язын бозлар агып торган Сөн елгасын көймәдә чыгарга туры килде. Бәләкәй көймәгә ике генә зур кеше утырырлык. Без Сәкинә апа белән кузгалып киттек. Аның кулында бәләкәч бала. Ярга килеп җиттек, ләкин чыгып булмый, бүтән җиргә күчү мөмкинлеге дә юк. Ярый яр башындагы кешеләр ярдәм итте. Икенче ярда калган Зөфәр абый безнең өчен куркудан тездән бозлы суга кергән иде инде.

Гыйләҗевлар Чакмагыш районында да эшли, ул чор да алар өчен зур иҗади уңышлар китерә. Ә менә 1970 елда Мөфтәдин Мәгавия улы кабат туган районына кайтырга карар итә.

— Беренче җырла­рым­ны 50нче еллар ахырында яздым, — ди ул. Гөлшат Зәйнашева, Сәйфи Кудаш, Риф Мифтахов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Гөлфия Юнысова, Роберт Миңнул­лин шигырьләренә бихисап әсәрләр туды. Җыр сүзлә­ренә һәрчак таләпчән булдым. Дүртөйлегә кайткач, бик күп җырлар язылды. Вил Казыйханов белән иҗади хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булды. Аның белән ике дистәгә якын җыр яздык. “Сарманай” – шуларның иң популяр­ларының берсе. Аны Фән Вәлиәхмәтов башкарды. Башкортстан артистлары Казанга гастрольгә баргач, Фән шушы җыр белән концертны ачты. Чыгыш алкышларга күмелде. Ул вакыттагы Президент Минтимер Шәймиев аңа татар түбәтәе кидерде...

Мөфтәдин абый җыр­лар иҗат итү белән беррәт­тән, картиналар да яза. Аларда күбесенчә туган якның гүзәл табигате чагылыш таба. Күңел җи­мешләре – җырларын һәм тормыш хатирәләрен туплап, биш китап чыгарырга да өлгергән ул. Зур уллары Марат – музыкант, кечесе Азат – рәссам, киленнәре Илира – җырчы, икенче киленнәре Инна – скрипкачы. Оныклары да сәнгать дөньясына хезмәт итә.

Киләчәктә дә иҗат чишмәләрең саекмасын, гомерең озын булсын, Мөфтәдин абый!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Зимагур кыз”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Зимагур кыз”
Теләк кенә кирәк!
18-03-2017 :: Дөнья бу...
Теләк кенә кирәк!
Зөлхиҗә каены сере
16-03-2017 :: Дөнья бу...
Зөлхиҗә каены сере
Бәхетле булырсыңмы?
14-03-2017 :: Дөнья бу...
Бәхетле булырсыңмы?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»