Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәрхәмәтлелек бизмәне

11.02: Мәрхәмәтлелек бизмәне

Мәрхәмәтлелек бизмәнеЯңа закон өлкән яшьтәгеләрне гаиләгә алырга рөхсәт итә.

Кызганычка каршы, безнең илдә балаларныкы гына түгел, картлар йортлары да күп. Мондый учреждениеләрдә ялгыз калган, үзләрен хезмәтләндерә алмаучы әбиләр һәм бабайлар яши. Узган ел ахырында өлкән яшьтәгеләрне гаиләләргә алу мөмкинлеге турында чыккан федераль закон бер яклап шатландырырга тиеш кебек, чөнки гаилә белән хөкүмәт йорты бер түгел. Әмма, сөенүдән бигрәк, бу закон сагаю тудыра. Өлкән яшьтәгеләрне акча өчен үзләренә ала башламаслармы? Чөнки, закон буенча, өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләргә пособие түләнә, өлкән кешенең пенсиясенең шактый өлешен куллану мөмкинлеге туа һәм гаилә өлкән кешенең фатирында да яши ала. Шул фатирлар, пенсия өчен картларга ау башланмасмы?


Хөкүмәт карамагындагы әби-бабайлар барысы да бертигез. Картлар йортында сине баштан гына сыйпап тормасалар да, сиңа карата мәкерле уй да тотмыйлар. Ә менә тәрбиягә алучыларның чын теләген кем белә? Шуңа да өлкәннәрне гаиләләргә озат­канда ныклы тикшерү булсын иде. Балаларны патронат гаилә­ләргә бирә башлагач та тәүге елларда ни генә булмады?! Сабыйларны тукмап үтергән очраклар турында да ишеттек бит. Балалар әле гаилә өчен “файдалы”, алар ярдәм итә ала, үсә, ныгый. Шунысына да кызыгучы бәндәләр бар. Ә картларның бит көчләре, кире­сенчә, елдан-ел кими бара. Чын-чыннан мәрхәмәтле кешеләр генә мондый адымга барыр. Өстәвенә, законга ярашлы, гаиләгә үз-үзен карый алмаучылар, инвалидлар гына тапшырыла. Хезмәт хакы төрле өлкәдә төрлечә: Татарстанда 4 мең сумнан 8 мең сумга тиклем, Мәскәү өлкә­сендә — 14 мең сум. Тәрбиягә алынган һәм алган кешеләр арасында килешү төзелә, әгәр дә өлкәннәргә гаиләдә начар икән, алар, килешүне өзеп, кире картлар йортына кайта ала.

Безнең өчен яңалык булган бу тәҗрибә чит илдә инде күптән бар. Америка, Англия, Швейцария, Франция кебек илләрдә ул аеруча киң тарал­ган. Әмма шунысын да онытмыйк: бу илләрдә менталитет та башка, законнар да катырак, система да инде күптән җайга салынган. Әлбәттә, карт кеше гаиләдә хөрмәт-хәстәрлеккә төренеп яшәсә, бик яхшы. Чөнки тәрбиягә алганда, гаилә үз өстенә өлкәннәрне тукландырырга, хәстәрләргә, дарулар белән тәэмин итәргә һәм башка йөкләмәләр дә ала. Хөкүмәт, әлбәттә, бу закон белән яшьләрнең фатир белән тәэмин ителүен, торак мәсьәләсенең дә өлешчә булса хәл ителүен күз уңында тота. Сургут өлкәсендә, мәсәлән, инде берничә ел мондый тәҗрибә таралган: әби-бабайларны гаилә үз йортына кунакка ала, ике ай бергә яшәп карап, алар бер-берсенә өйрәнә, гадәтләренә күнегә һәм тулысынча бергә яшәүгә күчәргәме-юкмы шуны ачыклый. Әгәр дә карт кеше гаиләгә күчәргә риза икән, ул үзен тәрбияләгән кешеләргә фатирын калдыру турында ва­сыятьнамә яза. Әмма практика күрсәтүенчә, өлкәннәр мондый адымга барырга курка. Бу аңлашыла да, бергә яшәүне, фатирны калдыруны рәсми­ләштерү белән, сиңа караш үзгәрмәс дип кем әйтә ала?

Сүз дә юк, социаль хезмәткәрләр килеп, гаиләне тикшереп торырга тиеш. Әмма әбине телен тыеп торырга, артыгын сөйләмәскә кушып, куркытып куйсалар? Бәлки, мин артык күпертәмдер, юкка борчыламдыр, әмма, ничек кенә булмасын, мин өлкән яшьтәге кешеләрнең тозакка эләгүен, бәхетле картлык кичерер урында, фатир өчен кемнең­дер корбаны булуын, яки пенсиясе һәм пособие өчен генә аны гаиләгә алуларын телә­мим. Күңелләре шулкадәр киң икән, нигә соң алар берәр бабайны яки әбине бүгеннән үк барып алмыйлар? Әгәр дә бу чын күңелдән эшләнә икән, аның акча белән кызыксындырылуын көтеп торучы да булмас иде. Авылларда, әнә, әби-бабайларны бернинди акчасыз карыйлар, суын-сөтен илтеп торалар, мунча керергә алып кайталар, кундырып та җибәрәләр. Боларның ихлас эшләнүендә бер шик тә юк, чөнки алар ялгыз әбинең үзеннән дә, хөкүмәттән дә берни дә көтми, пенсиясенә кызыкмый. Хәер, хөкүмәт моны аңлый, шуңа да законда “бу ике як өчен дә файдалы булырга тиеш” дип языла. Ягъни: картларга — хәстәрлек, яшь­ләргә — акча. Шулай булганда гына ул закон эшләячәк. Бер танышым исә бу яңалыкка карата, пенсияләре күбрәк булган өлкәннәрне алып бетерерләр, ә пенсиясе минималь булганнар торып калыр инде, дигән фикер белдергән иде. Өстә­венә, кайбер өлкәләрдә мондый закон инде бишенче ел гамәлдә булса да, картларны гаиләгә алырга теләүчеләр бик аз икән. Бу аңлашыла да, чөнки аларны тәрбияләргә, һәрдаим яннарында булырга кирәк. Ә эшләүче кеше алай итә алмый. Эш булмаган авыл кешеләре өчен бу закон ниндидер бер ярдәм кебек булса да, гомер буе шәһәрдә яшәгән картларның бәдрәфе тышта булган авыл җиренә кайтуы бик икеле...

— Безнең өлкән яшьтә­геләрне вакытлыча социаль хезмәтләндерүче Яңа Каенлык бүлегендә бүген 16 кеше яши. Әлегә, бу законга таянып, картларны үзләренә гаиләгә алырга теләүчеләр булмады. Андыйлар табылса, без шат кына булачакбыз. Әмма аларны алган кешеләр миһербанлы булсын иде, — ди мөдир Айгөл Фәтхиева.

Өлкән кешеләргә карата җәмгыятьтә, әлбәттә, җылы, уңай карашта булганнар күбрәк. Әмма читләрне түгел, үз якыннарын да җәберләп, интектереп асраучылар да бар, фатирыннан куып чыгарылган картлар да җитәрлек. Шуңа да әлеге законны тормышка ашырганда бик сак булырга кирәктер. Чөнки өлкән яшьтәге кешене күңеле изге булганнан гына түгел, ә файда эзләп, эшсезлектән, акчасызлыктан аптырап алырга теләүчеләр дә булачак. Ниш­лисең, хөкүмәт үзе халыкны шундый шартларга куя. Моңа әзер булырга кирәк.

Гаиләдә өлкән кеше булу — ул зур бәхет. Өлкәннәрдә зирәклек, акыл, алар — йорт-курага күз-колак булып торучы, балаларны кайгыртучы. Шуңа да дәү әтиле, дәү әниле гаиләләргә кызыгырлык. Чит кеше белән дә туганлашып, якынаеп киткән очраклар тормышта азмыни? Кайчак күр­шеләр яисә эш буенча хез­мәткәрләр дә бер-берсе белән туганнардан да ныграк аралашып, ярдәмләшеп яши. Бәлки, әлеге законга бу кадәр үк сагаеп карарга да кирәк­мидер? Хәер, алдагысын вакыт күрсәтер. Мин исә чын күңелдән өлкән яшьтәгеләрнең гаиләгә күченүенең уңышлы тәмамлануын телим. Ә сез, гәзит укучылар, бу турыда нәрсә уйлыйсыз?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Өрәккә... гашыйк булдым”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Өрәккә... гашыйк булдым”
Тылсымлы көн
14-02-2017 :: Дөнья бу...
Тылсымлы көн
Төнге эзләр
9-02-2017 :: Дөнья бу...
Төнге эзләр
Колмый белән Сталин
7-02-2017 :: Дөнья бу...
Колмый белән Сталин
Авырлыклар чыныктырды гына
4-02-2017 :: Дөнья бу...
Авырлыклар чыныктырды гына








Новости русской версии сайта

Яңа номер

21 (25025)

от 21 февраля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»