Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тылсымлы көн

14.02: Тылсымлы көн

Тылсымлы көнҺәр елны 14 февральдә илдә Гашыйклар көне билгеләнә. Бу көнне символик рәвештә йөрәк төшерелгән открытка-валентинкалар белән алмашу да күркәм гадәткә кергән. Ә кулга-кул тотынышып, яратышып йөргән күпчелек гашыйклар өчен ул гомерлек бәйрәм булып сакланып кала. Чөнки нәкъ шушы көнне ап-ак туй күлмәге кияргә хыялланган кызлар сөйгәненең: “Мәңгелеккә бергә булыйк!” дип, кулын сорау тәкъдименә уңай җавап ишеттерә.

“Бу көн чыннан да шундый тылсымлы, сихри микән ни?” дигән сорау туа. Язмыш кушуы буенча күпме яшь парлар нәкъ шушы көнне очраклы таныша, парлаша, кавыша!

Бүгенге көн могҗизага ия. Моны түбәндәге язмыш тарихлары дәлилли. Әйткәндәй, без оештырган сораштыруда Дүртөйле районы бик актив булып чыкты. Гашыйклар төбәге микән әллә дигән уй да килде хәтта. Чөнки “Вконтакте” социаль челтәрендә бихисап җавап бирүчеләр арасында 14 февральдә танышкан, өйләнешкән, бәхетле гомер кичергән гаиләләр күп булуы ачыкланды. Шулар арасыннан түбәндә өч матур язмыш, күркәм пар, ныклы гаилә белән якыннан таныштырабыз.


Тылсымлы көнЛинар — Миләүшә:
“Вәт, машина! Төште бәхет башыма!”


2013 елның кышы була. Илеш районының Югары Яркәй авылында туып-үскән Линар Рәсүл улы бер кышкы кичтә Дүртөйле шәһәренә якын дустына кунакка килә. Рәхәт­ләнеп сөйләшеп утырган мәлдә тәрәзәдән күрше кызының машина кабыза алмый интеккәнен шәйлиләр. Егетләр мыек астыннан көлеп куя торганнардан түгел. Тиз генә ихата алдына ярдәмгә ашыгалар. Кызы да нинди бит: чибәр, ягымлы тавышлы, йөзенә чыккан аптыравыннан күзләре тагын да ныграк яна кебек, бит очлары алсуланган. Кунак егете үз көмеше икәнен сиз­гәндер, күрәсең. Булдыклы егетләр кулы тию белән машина шундук кабына. Шушы беренче очрашу, танышу Миләүшә белән Линар арасында дуслык күпере сала. Фотосалонда фотога төше­рүче Миләүшә белән Се­бергә йөреп эшләүче нефть­че Линар ике ел бер-берсенә гыйшык тоталар. Ике йөрәкнең бербөтен икән­леген вакыт үзе раслый. 2015 елның 14 фев­ралендә шаулап-гөрләп туй үткәрә­ләр. Бүгенге көндә яшь гаиләнең татлы мәхәббәт җимеше булып бер яшь тә җиде айлык Эмилия үсеп килә.


Тылсымлы көнАйгөл — Булат:
“Бер күрүдән яратыштык”


Айгөл Тәлгать кызы белән сөйләшкәндә, бәхетенә сөенеп, аны кадерләп, тормышыннан канәгать булып яшәвен, тәү чиратта үзенең якты күңелле кеше икәнлеген тоемлыйсың. Социаль челтәрнең шәхси битендәге “Матур булу-булмау Ходай эше. Бәхетле булуга ни җитә?.. “Матурым!” — дип торса сөйгән кешең, иң зур бәхет шулдыр, минемчә” дигән шигырь юллары да әлеге фикерне тулысынча раслый.

Авыл җирендә барына шөкер итеп, бәхет-шатлыкка төренеп гомер кичерүче Айгөл белән Булат Кәримовларга күпләр соклана. Сокланырлык та шул.

Яшь, эшкә дәрте ташып торучы Айгөл Тәлгать кызы 2000 елның башында Дүртөйле районы Яңа Кәңгеш авылында зоотехник булып эш башлый. Уңган, акыллы кыз артыннан йөрүчеләр күп була. Ләкин кызның беркемгә күңеле тартмый, йөрәк кошы, әйтерсең, үз вакыты җитүен көтә. 13 февраль көнне Булат Хәким улын мал табибы итеп Яңа Кәңгешкә эшкә җибәрәләр. Ул шушы районнан, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, бер ел армиядә хезмәт итеп кайта. Беренче көнне кыз бу хәбәргә артык игътибар бирми. Ләкин 14 февральдә мәһабәт сынлы егет бүлмәсенә килеп кергәч... “Иң тәүге күрешүдән бер-беребезне шундук ошаттык, бер күрүдән мәхәббәт барлыкка килүенә мин үз язмышымда инандым”, — ди Айгөл. Моңа ышанып кына калмый, ялгышмый да ул. Акыллы фикере, тыныч холкы, сабырлыгы белән дә егет кызның күңелен биләп ала. Язмыш бүләге икәнне яхшы аңлаган яшьләр ике айдан никах укытып, өйләнешә дә. Бер елдан тагын да бәхет өстәп, кызлары Зөлфия дөньяга аваз сала. “Икенче кызыбыз Зөлфинәне тәмләп кенә — 14 елдан соң гына алып кайттык”, — ди бәхетле әни. Әйткәндәй, кызларының исем­нәрен әти кеше үзе сайлаган. Шулай итеп, бер-берсен өзелеп сөйгән яр менә 17 ел бәхетле пар булып Атсөяр авылында гомер кичерә. Бүгенге көндә алар һөнәрләренә тугры булып “Ленин” токымчылык заводы”нда эшләп йөриләр. Булат Хәким улы да язмышына рәхмәтле. Моны ул гашыйклар бәйрәме һәм хатынының туган көнендә кадерлесенә роза чәчәкләре бүләк итү белән чиксез мәхәббәтен белдерә. Күркәм традицияне үзгәртми. Моны күреп, үсеп килүче кызлар да әтиләреннән туган көннәренә чәчәк бүләк итүне сорый икән. Әти кешенең күңеле киң: игътибарлы да, хәстәрлекле дә ул.


Тылсымлы көнЭльвира — Илһам:
“Йөрәк” салаты тәэсир итте бугай”


Эльвира Дәүләтханова Дүртөйледә яши, Мә­дәният сараенда балетмейстер ассистенты булып эшли. Малае һәм кызы үсеп килә. Беренче ире белән аерылышырга мәҗбүр була. Язмыш, күрәсең. Авыл җирендә хезмәттә чыныгып үскән, аш-суга оста, пөхтәлек, гүзәллекне үз итүче Эльвира төшенкелеккә бирелә торган хатын-кызлар затыннан түгел. Ике күз нуры — улы белән кызының сөекле әнисе, алар бәхете өчен мин тырышырга тиеш дигән максат куя. Ә язмыш аларның гаиләсенә бәхетне үзе бирә.

Эльвираның берту­ганы­ның кызы Розалия, ялгыз торасым килә дип, үзенә фатир таба. Фа­тирның хуҗасын яхшы күңелле, хәстәрлекле кеше дип исендә калдыра кыз. “Абыем хәрби-контрактчы, күп сөйләми”, — ди ул эштә чакта фатирына кеше кертеп торучы сеңлесе. Сеңлесе килә алмау сәбәпле, хуҗа үзе ачкычларны тапшырырга тиеш була. Эльвира Розалия өчен борчылып, 13 февральдә шалтыраткач, Илһам Вәзихович, әнисе Көшел авылына Коръән ашына китүе, сыер бозаулау вакыты да җитү сәбәпле, 14ендә очрашырга үтенә. “Көшелгә Коръ­әнгә” дигән сүзләр яшь хатынның кызыксынуын арттыра. Чөнки апалары да нәкъ шушы ашка киткәннәр иде бит. Илһам белән Эль­вираның ерак кына кода-кодачалар булуы ачыклана. Танышлык, ерак кода-кодачалар булу сөйләшеп бармый торган кеше белән дә әңгәмәне җанландыра.

Гашыйклар көне буларак, Илһам Вәзихович торт, җиләк-җимеш, бү­ләккә брелоклар ала. Ике балам бар, дип таныштырган Эльвирага ишек ачуга, Илһам аның кызлар кебек буйлы, чибәр, ачык йөзле хатын икәнен күреп, тәүдә сүзсез кала. Аның аш-суга да осталыгын белгәч, бер мәртәбә дә өйләнмәгән, инде ир узаманы булган кешенең тәмам күңелен эретә. Баксаң, Илһам салатларны бик яратып ашый икән. Ә Эльвира аны-моны уйламастан, күчтәнәчкә бәйрәм уңае белән бик тәмле, яраткан “Йөрәк” салатын ясап алып килә. Шулай итеп, Гашыйклар көнендәге гади, ләкин символик га­мәлләр ике йөрәк арасында мәхәббәт уты кабызырга очкын бирә.

Илһам ике көннән ярты елга Чечняга командировкага китә. Монысында бөтенләйгә китәргә уйлаган нияте аны үзгәртә: шушы танышу дөньяга, тормышка башкача карарга этәргеч бирә. Аның 21 ел хәрби стажы бар. Батырлык ордены кавалеры, сугыш хәрәкәт­ләре ветераны ул. Танышып, ике ел узганнан соң, 2013 елның 16 февра­лендә алар никахка керә. “Ихтирамлы, тыйнак булуы, әнисен хөрмәтләве миңа бик ошый”, — ди Эльвира Тәлгать кызы. Икесе дә пөхтәлек, чисталык ярата. Гаилә корып яши башлагач, 2014 елда кечкенә Алия дөньяга килә. Бөдрә, җирән чәчле, шомырт кебек кап-кара күзле кызчык абый-апа­сының яраткан сеңлесе, әти-әнисенең дә сөенече.

Шушы язмышлардан чыгып, Гашыйклар көне, чыннан да, тылсымлы көн дияргә тулы нигез бар! Югыйсә, яшь кызлар, егетләр аңа ышанмас иде. Могҗиза бар ул! Аңа ышанганнар, көткәннәр, һичшиксез, үз бәхетенә ачкыч табачак! Гашыйклар көне белән!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»