Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Өрәккә... гашыйк булдым”

21.02: “Өрәккә... гашыйк булдым”

“Өрәккә... гашыйк булдым”Бу вакыйганы миңа дәваханәдә операция эшләтеп чыккан бер таныш егет сөйләде. Ышаныргамы, юкмы – сезнең ихтыярда.

“Авырту төн уртасында кинәт башланды. Тавышыма әни йөгереп килде, ашыгыч ярдәм чакырды. Гаҗәп, табиблар тиз килеп җитте. Сукыр эчәк өянәге булуын расладылар һәм, носилкага салып, алып та киттеләр. Төнге шәһәр буйлап, утларны ялт-йолт яндырып, җилдерәбез генә!


Табиблар эшне тиз тотты. Борынга кислород битлеге, кан тамырына укол... Очтым! Ниндидер коридорлар буйлап очам, бүлмәләрне ачып карыйм. Бушлык... Кинәт бер бүлмәдә кемдер “Сәлам!” диде. Җаваплыйм: “Сәлам?.. Син кем?” “Мин?.. Гүзәл!” “Гүзәл, син кайда? Гүзәл!” Кычкырып җибәрдем һәм күзләремне ачтым. Дәваханә түшәме. Янымдагы караватта бер бабай ята.

– Әәә... Уяндыңмы, яшь кеше? Хәзер мин төймәгә басам, табиблар килер. Син бит ике тәүлек уянмадың...

Хирург белән анестезиолог керделәр. Хәлемне сораштылар, нәрсәдер яздылар һәм чыгып киттеләр. Эчәсем килә, ләкин рөхсәт юк. Әлегә йокларга да ярамый, диделәр. Ятам түшәмгә карап. Шәфкать туташы кереп система куйды. Бер минутка күзләремне йомарга уйладым. Таныш тавыш: “Сәлам, Марат!” ди. Шатландым. “Гүзәл, син кайда?” “Мин монда, яныңда гына...” Күзләремне ачып, янымдагы караватка күз салам. Беркем юк. Хәтта теге бабай да. “Гүзәл! Гүзәл!” дип кычкырганымны сизми калам. Тавышыма шәфкать туташы йөгереп керә.

– Нәрсә булды?

– Кая булды мондагы кыз? Әле генә минем белән сөйләште.

– Нинди кыз? Сез ирләр палатасында ятасыз, хирургиядә, – дип, шәфкать туташы миңа шаккатып, сәерсенеп карап тора.

– Әәә... Йоклап киткән идем, төш күргәнмендер, – дигән булам, юләргә санамасыннар өчен.

Шәфкать туташы чыгып китү булды, янә Гүзәл белән аралашырга өметләнеп, күзләремне йомдым. Ул озак көттермәде. “Марат, мин монда...” “Гүзәл... Син күзгә күренмисең, син... өрәкме?” “Мин дә монда, дәваханәдә яткан идем... Савыга алмадым...” “Гүзәл, ә нигә син башкалар кебек тегендә... икенче дөньяга китмәдең, монда калдың?..” “Үзем дә аңламыйм, башкалар китә бара, мин монда йөрим...” “Синең тавышың матур, үзең дә матурсыңдыр?..” Гүзәл дәшми. “Мин, гадәттә, беркем белән дә аралашмыйм... Сиңа дәшәсе килде...” ди өрәк. Аннары хушлашмыйча гына юк булды.

Дәваханәдә ике атна яттым. Гүзәл белән аралашып тордык. Кайтып китәр алдыннан: “Гүзәл, миңа бер генә тапкыр да күренә алмыйсыңмы? Кайтып китәм бит...” дип ялындым. Гүзәл дәшми торды да “Кара!” диде. Күзләремне ачтым. Палатада беркем юк, күрше караватта искиткеч матур бер кыз утыра. Озын чәчләре дулкынланып тора, күзләре зур, боек. Йөзе ап-ак, авыру... Түзә алмыйча, кызны кочагыма алырга теләдем. Ә ул эрегәндәй юкка чыкты...

Дәваханәдән күптән чыктым инде. Гүзәлне мин башка беркайчан да күрмәдем һәм ишетмәдем. Ләкин аның гүзәллеге, матур тавышы хәтеремнән һич чыкмый...”


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Авиадиспе́тчер өйдәме?
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Авиадиспе́тчер өйдәме?
“Зимагур кыз”
23-03-2017 :: Дөнья бу...
“Зимагур кыз”
Теләк кенә кирәк!
18-03-2017 :: Дөнья бу...
Теләк кенә кирәк!
Зөлхиҗә каены сере
16-03-2017 :: Дөнья бу...
Зөлхиҗә каены сере
Бәхетле булырсыңмы?
14-03-2017 :: Дөнья бу...
Бәхетле булырсыңмы?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»