Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ул Жак-Ив Кусто белән хәбәрләшкән

23.02: Ул Жак-Ив Кусто белән хәбәрләшкән

Ул Жак-Ив Кусто белән хәбәрләшкәнТуймазы шәһәренең 4нче мәктәбе география укытучысы Игорь Данилко моңа ничек ирешкән?

Журналистларны гадәти булмаган күренешләр, хәлләр, шәхесләр ныграк кызыксындыра. Ике ел элек Туймазы шәһәренең 4нче мәктәбендә булганда директор Рөстәм Салихов география укытучысы Игорь Данилконың казанышлары, ачышлары турында сөйләгән иде. Ул чакта педагогны күреп, сөйләшеп булмады. Ниһаять, быел очраштым. Әңгәмәдәшем һөнәренә тугрылык саклаучы педагог булудан тыш, гаять актив, мавыктыргыч яшәү рәвеше алып баручы киң күңелле кеше булып чыкты.


Игорь Данилко – үз эшенең фанаты. Бу хакта аның тормыш юлы да, казанышлары да сөйли. Ул оештырган “Раймантау” география клубы Русия дәрә­җәсендәге конкурсларда уңышларга ирешкән.

– Максатыбыз – мәктәп укучы­ла­рының төбәкне өйрәнү сәфәрләрен оештыру, – диде ул клуб эшчәнлеге белән таныштырып. – Ел дәвамында 8-11нче сыйныфларда белем алучы 40ка якын бала шөгыльләнә. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, Көньяк Уралда, Байкал күле буенда, Кырымда, Карелия муентыгында булдык. Тупланган мәгълүматлар белән кышкы чорда фәнни-гамәли кон­ференцияләрдә катнашабыз. Һәм бик уңышлы дияргә кирәк. 2015 елда клуб Русия География җәмгыятенең грантлар конкурсында җиңеп, Ык елгасыннан Җаекка кадәр сәфәр оештырды. Былтыр укучыларым Мәскәү ачык яшьләр форумында чыгыш ясады. Чара кысасында “Гринпис” Халыкара оешмасының штаб-фатирында, экология үзәгендә һәм Мәскәү зоопаркында булдылар. Чилә­бедә, Самарада, Яр Чаллыда һәм башка төбәкләрдә үткән чараларда да сынатмадык. Экология тикшеренү­ләренә һәм акцияләренә аерым игътибар бүләбез. 20 ел дәвамында Туймазыга якын урнашкан Ык мәгарәсен саклау өчен зур көч салабыз.

География сыйныфы – могҗизалар дөньясы. Монда аяк басу белән дөнья мәшәкатьләрен онытасың. Стендларда, диварларда ниләр генә юк. Төрле чорлардагы борынгы акчалар, археологик казылмалар, альпинист җиһазлары, карталар, грамоталар... Мөгаен, мондый экспонатларга кайбер музейлар да кызыгадыр. Укытучы аларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйли ала. Менә “Тыюлыклар кайтавазы -97” Бөтенрусия конкурсында катнашкан Игорь Данилкога танылган журналист, фотограф Василий Песков язган автограф. Арытаба атлыйбыз. Океаннарны өйрәнүче Жак-Ив Кустоның Игорь Данилкога язган хаты иң кадерле экспонатларның берсе санала. Хатның үз тарихы бар.

– 1995 елда “Туган як елгасы” экспедициясе оештырдык, – дип дәвам итте сүзен Игорь Михайлович. – Өсән елгасының башыннан тамагына кадәр җәяүләп 146 чакрым ара үттек. Агым тизлеген, елга киңлеген, су чисталыгын өйрәнеп, теркәп бардык. Елгага сакчыл булырга өндәүче мөрәҗәгатьләр элдек. Экспедиция көндәлеге шәһәр гәзитендә дөнья күрде. Ул чакта мәктәптә француз теле дә өйрәнелә иде. Укучыларым башкарылган эшебез турында Жак-Ив Кустога язып салды. Җавап озак көттермәде. Бердәнбер көнне Фран­циядән бандероль килеп төште. Анда океанологтан хат, “Калипсо Лог” журналлары, читтән торып Кусто командасы әгъзасы булырга һәм Франциядә “Калипсо” корабына чакыру да бар иде. Кызганычка каршы, хыялыбыз чынга ашмады. 1997 елда Жак-Ив Кусто 87 яшендә якты дөньядан китте. Аның белән хәбәрләшү мине яңадан-яңа эзләнүләргә этәрде.

Игорь Данилко тормышында француз “эзе” моның белән генә тәмамланмый. Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дип юктан гына әйтелмәгәндер. Мәгълүм булуынча, 1998 елда Франциядә футбол буенча дөнья чемпионаты оештырыла. 10 июньдә Париж стадионында бәйгене ачу тантанасында һавага күпсанлы шарлар очырыла. Игорь Данилко июнь ахырында укучылары белән сәфәргә чыга һәм шул шарларның берсен таба. Шар 3500 чакрым араны очып үтеп, Туймазы районына килеп төшкән. Стендтагы шар матурлык өчен түгел, белем бирүдә файдаланыла. Ул җилләрнең көнбатыштан исүенең ачык дәлиле.

Игорь Данилконың география яратуын Туймазы районында гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Шуңа күрә, экспонатлар коллекциясе туктаусыз тулыланып тора. Сыйныфташы Ирек Кәримов 2012 елда “Седов” җилкәнле корабында дөнья тирәли сәяхәттә катнашкан. Горн борынында шешәгә хат салып, океанга ташлаган. 2014 елда аңа Австралиядән хат килгән. Океанда 18500 чакрым ара үткән шешәне Маккуори утравында милли парк рейнджеры табып алып, җавап язган. Бүген Ирек Кәримовның хаты Австралиядә музейда саклана. Рейнджер хаты сыйныф-музей экспонатларын арттырган. Бу вакыйга хакында укытучыларыннан ишеткән укучыларда географиягә кызыксыну тагын да артадыр.

Эласмотерий казналыгы калдыгы.Эласмотерий казналыгы калдыгы.


Янә бер үзенчәлекле экспонат – борынгы мөгезборын Себер эласмотерие казналыгы сыныгы. Аны Игорь Михайловичка Уфа районында яшәүче абыйсы бүләк иткән. Әңгәмәдәшем ачыклавынча, хайван моннан ике миллион еллар элек Каспий диңгезе ярында яшәгән. Авырлыгы – дүрт тонна, биеклеге – 2,5 һәм озынлыгы 4,5 метр тәшкил иткән. Диңгез култыклары хәзерге Башкортстан террито­риясенә дә үтеп кергән булган. Шуңа күрә, калдыкның безнең төбәктә табылуы очраклы хәл түгел. Сыйныфта Туймазы шәһәрендә 3350 метр тирәнлектән алынган җирнең геологик киселеше дә саклана. Андагы ком, гипс һәм акбур шәһәр урынында кайчандыр диңгез булганын дәлилли. 1200 метр тирәнлектә әкәм-төкәм калдыклары да ачыкланган. Башка экспонатлар да игътибарга лаек. Алар укучыларга гына түгел, география сөючеләр өчен дә кызыклы.

Мәгарифне үзгәртеп кору нәти­җәсендә, кайбер фәннәр буенча БДИ кертелде. Нәтиҗәдә, бәхетле исемлеккә кермәгән фәннәргә ихтыяҗ кимеде. Мондый хәл-шартларда география фәне үз йөзен саклап кала аламы?

– Географиянең иң кызыклы һәм мөһим фән икәнен ачыклаучы дәлилләр күп, – диде әңгәмәдәшем. – Әйтик, фикерләү сәләте таләп ителгән бик күп тапшыруларда география буенча сораулар бирелә. Бөтенрусия География җәмгыяте икенче ел Бөтенрусия география диктанты үткәрде. Сораулар гади булса да, сирәкләр генә югары баллар җыйды. География фәненә битарафлык нәтиҗәсендә 2011 елның 11 мартында Япониянең Фукусима шә­һә­рендәге атом-электр станциясендә авария булды. Һәр географ цунами вакытында дулкын биеклеге 50 метрга кадәр җитүен белә. Ә Фукусимада дамба биеклеге 5,7 метр гына булган. Мондый һәла­кәтләргә юл куймас өчен, гео­графиягә игътибар кимемәскә тиештер. Мәктәбебездә география – укучыларның иң яраткан фәне. Моны “ВКонтакте”да мәктәпнең ябык битендә сорап белешү ачыклады. Һәр дәресемә презен­тацияләр төзим, видеоөзекләр күрсәтәм. Теманы аңлатырга сыйныф-музейда, сәфәрләрдә төшергән фильмнар да ярдәмгә килә. Иң мөһиме – укучыларым туган якларын, Җир шарын яратырга, сакларга һәм тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәнә.
Күренүенчә, эшеңә иҗади карап, алга омтылып яшәсәң, теләкләр чынга аша. Күз алдыгызда – ачык мисал.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Авиадиспе́тчер өйдәме?
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Авиадиспе́тчер өйдәме?
“Зимагур кыз”
23-03-2017 :: Дөнья бу...
“Зимагур кыз”
Теләк кенә кирәк!
18-03-2017 :: Дөнья бу...
Теләк кенә кирәк!
Зөлхиҗә каены сере
16-03-2017 :: Дөнья бу...
Зөлхиҗә каены сере
Бәхетле булырсыңмы?
14-03-2017 :: Дөнья бу...
Бәхетле булырсыңмы?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

37 (25041)

от 30 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»