Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ертык ястык һәм кителгән чәкчәк

04.03: Ертык ястык һәм кителгән чәкчәк

Ертык ястык һәм кителгән чәкчәк –​ Каникулларыгыз да башланды, иртәгә – яңа ел башы. Бүген урманга барып кайтыгыз да, аннары җаныгыз теләгәнчә уйнарсыз, кайтуыгызга көлчә пешереп торырмын, – дип, әнкәй сыерыбызны чанага җигешеп бирде дә, аска бераз печән салып, балтаны кыс­тырып, урманга озатты.

Утын төялгән чана артыннан ияреп, энекәш белән авылга кайтып җитеп киләбез. Бервакыт кыңгырау тавышына артка борылып карасак, дугасына җиз кыңгыраулар таккан бер кара юрга җилдереп безнең якка килә. Без исә юл бирергә сыерыбызны бер якка керткән идек, ул чанасы белән бергә карга керде дә батты, ә төялгән утын очлары юл өстендә тырпаеп торып калды. Җиңел чана өстенә җәеп салынган кызыл-чуар ястыгына шәл урап утырган түти һәм кара тун кигән абзый безне узып кына китим дигәндә, теге тырпаеп торган агачның очына эләктеләр бит, нәрсәдер шытырдап китте һәм бөтен дөньяга ап-ак каз мамыклары таралды. Ат шып итеп туктады, эш зурга китте, ахры, кулына камчы тоткан абзый, чанасыннан төшеп, безгә таба атлады. Ястык ачуын алыр өчен менә-менә аркаларыбызга чыжылдата инде дигәндә генә шәл ябынган түти:

– Ибрай, тимә сабыйларга, үзең гаепле, ураб­рак китәргә иде, – диде.

Камчылы абзый ки­зәнгән җиреннән тукталды. Хәл көләрлек тә, еларлык та иде.

– Хафаланма, Ибрай, – дип дәвам итте сүзен түти, – ястыкның да гомере беткәндер, бу ястык белән җиденче кызы­бызның туена барабыз бит инде. Кияүгә бирергә башкача кызыбыз юк, яс­тыкның да кирәге калмагандыр.
Түтиебез шулай сөй­ләнә-сөйләнә, каяндыр җеп алып, умырылган ястык почмагын бәйләп, аны икенче ягына әй­ләндереп салып та куйды.

– Ач әле, – диде ул абзыйга, – ач әле сандыкны.

Тегесе берни әйтмичә чана башындагы сандыкны ачып җибәрде.

– Чәкчәк китеп бир әле балаларга, – диде мәр­хәмәтле түтиебез. Абзыебыз, кулындагы камчысын ташлап, кесәсеннән пәке чыгарды да, ак чүпрәккә төрелгән чәк-чәкне китеп, безгә берәр-берәр кисәк тоттырды. Безнең беренче мәртәбә чәкчәк тәмләп каравыбыз иде бу. Мөгрәп торган сыерыбызны теге абзый әллә кызганып куйды, ястык астына салынган печәнне бераз йолкып алып, сыер алдына илтеп салды.

– Исән кайтыгыз, балалар, – дип, җиз кыңгырауларын чылтыратып кузгалып китеп бардылар.

Ә без көч-хәл белән сыер белән чананы юлга чыгарып, өйгә юл алдык.

Хатыйп КАШАПОВ.
Николо-Березовка авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Безнең балалар Интернетта
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Безнең балалар Интернетта
Кем син, Лискоф?
22-06-2017 :: Дөнья бу...
Кем син, Лискоф?
Сөю гөле
20-06-2017 :: Дөнья бу...
Сөю гөле
Кыйммәткә төшкән балалар
17-06-2017 :: Дөнья бу...
Кыйммәткә төшкән балалар
Мәктәп белән  өй арасы...
15-06-2017 :: Дөнья бу...
Мәктәп белән өй арасы...
Әле булса төшкә керә сугыш...
13-06-2017 :: Дөнья бу...
Әле булса төшкә керә сугыш...
Элеватор колыны
8-06-2017 :: Дөнья бу...
Элеватор колыны








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»