Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бәхетле булырсыңмы?

14.03: Бәхетле булырсыңмы?

Бәхетле булырсыңмы?Газиз баласы читлектә тилмергәндә, ана өй бүлешә.

Редакция ишеген ул сак кына какты. Кыенсынып кына йомышын әйтте. Ике сүзнең берендә гафу үтенде. Тәрбиялелеге йөзенә чыккан итагатьле ир-егет. Әйе, алтмышны куып килүенә карамастан, бик яшь күренә. Әллә башкаларга ягымлы мөнәсәбәте, елмаеп сөйләшүе яшь итә микән кешене? Уйлап карасаң, тормыш юлындагы авырлыклар аны күптән усалландырырга, оятсыз һәм тупас кешегә әйләндерергә тиеш иде. Ә ул ниндидер кодрәт белән кешелеклелеген саклап кала алган.


Рамил Халиков биш балалы гаи­ләдә туып-үскән. Мәктәпне тәмамла­ганнан соң эретеп ябыштыручы һөнәрен алган. Авылга бухгалтер булып килгән сылу кыз Әлфиягә өйләнгән. Кызлары Рәмилә тугач, Уфага күченергә карар итәләр. Түзем­сезләнеп икенче сабыйларын көткән гаиләне язмыш авыр сынаулар алдына куя: Лилиядә ДЦП диагнозы ачыклана.

Озак еллар тулай торакта җан асрый Халиковлар. Анда сау-сәламәт балалар белән дә яшәве авыр, ә авыру сабый белән тәмуг газаплары кичерә алар. Ниһаять, коммуналь хуҗалыкта эшләгән гаилә башлыгы Уфаның Менделеев урамыннан ике бүлмәле фатир алуга ирешә. Җиңел сулыйлар, авыру кызларының сәла­мәтлегендә дә бераз гына булса да алга китеш сизелгәндәй тоела.

Бүген артына борылып караса, шушы тулай торакта узган еллар гомерендәге иң матур чор булган, дияр иде Рамил. Чөнки яңа фатирда авыру бала карап өйдә генә утырган Әлфия әкренләп аннан читләшә башлый, холкы үзгәрә, явызлана. Гомумән, гарип бала тәрбияләгән гаиләләрнең ике юлы бар: я ир белән хатын тагын да ныграк берләшеп, бер йодрык булып, бу авыр йөкне икәүләп тарта, яисә гаилә таркала. Кызганычка каршы, моның икенчесе ешрак очрый, ирләрнең нечкә күңеле мондый авырлыкларга чыдамый. Рамил да шушы сәбәпле гаиләдә еш кына гауга чыгуын яшерми. Бүген инде ул үзенең дә йомшаклык күрсәтүе, еш кына авыр чирдән газап чиккән газиз баласына ярдәм итәлмәүдән гаҗиз булып күз яшьләренә төелеп йөрүе турында сөйли.

Бераздан күрше-күлән хаты­нының ниндидер бер ир белән чуалуын җиткерә. Тормышның яме китә, гаиләдән кот кача. Көннәрдән бер көнне эштән кайткан Рамилне өйгә кертмиләр, ул апасында кунарга мәҗбүр була. Бу хәл икенче-өченче көннәрне дә кабатлана.

— Әлфия күршебездә яшәүче, ул вакытта милициядә җитәкче вазыйфада эшләүче кеше белән типтерә башлады. Миңа көн бетте. Милициягә барсам, башта ярдәм итәргә вәгъдә итәләр, аннары теге кешенең кем икәнен белгәч, баш тарталар. Бөтенесен куркытып тотты ул ир. Минем фатирга кереп урнашты һәм хуҗа булды. Һич онытмыйм, боларның өйдә булмаган чагын туры китереп, ишек төбенә киләм. Олы кызым теге якта үкси: әни кертергә кушмый, ди. Мин ишекнең бу ягында елыйм. Торам-торам да китеп барам. Шулай күп еллар үтте, — ди Рамил.

Тора-бара әти кешегә кызлары белән күрешү мөмкинлеге бирелә. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә Рамил күчтәнәчләр күтәреп, аларны күрергә бара. Үзе я авылдагы төп йортта, я туганнарында яши. Фатирда пропискада булгач, бөтенләй тораксыз калырмын дип башына да китерми. Законнар бар, алар үтәлергә тиеш, янәсе.

Ләкин безнең илдә закон бозу өч тиенгә дә тормый. Ниндидер юллар белән элекке хатыны аны пропискадан төшерүгә ирешә һәм фатирны үзенә генә яздырып та куя. Аннан алда алар теге ир белән Лилияне Серафимовкадагы картлар һәм инвалидлар йортына илтеп тапшыралар. Рамилне бала шифаханәдә дип алдыйлар, ул дөреслекне бер елдан соң гына ишетә. Ел буе ирнең алиментын да үзләре алып ята алар. Лилиясенең дәүләт учрежде­ниесендә икәнен белгәч, аяк астында җир убылгандай була. ДЦП диагнозы куелса да, йөри, теләгәнен аңлата ала иде сабыем, ди ул. Серафимовкага барып күзләре сүнгән, җаны өшегән баласын күргән ирнең йөрәге әрни. Андагы хезмәткәрләрдән нинди ярдәм кирәген сорый. Берни кирәкми, баланың алиментын монда күчерсәгез иде, диләр аңа. Шунда гына Рамил җибәргән акчасының теге икәү файдалануын аңлый...

Тормыш дәвам итә. Олы кызы буй җиткереп, үзаллы тормыш кора. Рамилнең оныгы туа. “Болар — гомеремнең иң бәхетле мизгелләре”, ди ул. Кайгы көтмә­гән­дә килә, Рәмилә еш кына башы авыртуга зарлана башлый. Баласы бәләкәй булгач, вакытында табибларга күренә алмый. Аннары инде соң була. Баш мие тамырлары авыруы өянәккә китерә. Яшь хатынны коткарып кала алмыйлар.

Менә шундый кайгылар кичерә Рамил. Кичерә дию бәлки дөрес тә түгелдер, бала кайгысы беркайчан да онытылмыйдыр ул. Баласын җирләгән кешенең йөрәгенә кырык шырпы кадалыр, еллар үтү белән аның утыз тугызы коелыр, ә берсе гомерлеккә калыр, диләр бит...

Бүген аның бердәнбер куанычы — оныгы Диләрә. Атна саен аның белән күрешми калганы юк. Тагын бер мәшәкате — судта йөрү. Әйе, ул кайчандыр югалткан фатирын юллап алмакчы. Заманында үзенең ризалыгыннан тыш ялган документлар ярдәмендә пропискадан төшереп, тораксыз калдырган кешеләрне фашлыйсы килә аның. Безгә мөрәҗәгать итүенең бер сәбәбе дә шул: ярдәмебез тимәс микән дип. Чөнки бер адвокат 60 мең сум алып та ярдәм итә алмаган, икенчесе 100 мең сум таләп иткән.

Янымда торып, әхлакый ярдәм күрсәтсәгез дә ризамын дигәч, республика Югары судында үткән утырышка бардык. Тагын бер теләгебез: Әлфия белән дә сөйләшеп аласы, аның фикерен беләсе килгән иде. Ләкин ул безнең кайдан икәнне аңлагач та суд бинасында әшәке сүзләр белән кычкырырга тотынды. Мин баламны югалттым, оныгымны карыйм, имеш. Безгә мәгълүм булуынча, оныгын әтисе тәрбияли, ә нәнәйне аның янына бик якын җибәрмиләр.

Кыскасы, сөйләшеп булмады. Суд тагын ул ханым яклы булды, адвокат моның белән килешмичә, кассация шикаяте язачагын белдерде. Әлегә бу эшнең очы-кырые күренми. Күптән түгел Рамил килеп, хатынның суд чыгымнарын кайтарту дәгъвасы белән Уфаның Совет районы судына мөрәҗәгать итүен әйтте. Суд юлында йөрисе дә йөрисе әле аңа.

Әйе, бу дөнья безнең алга бик зур сынаулар, бик күп сораулар куя. Күпләренә җавап та табалмыйбыз. Зат­лы киенеп, зиннәтле фатирларда яшәп, дөнья куабыз. Кешегә тиешлене дә үзебезнеке итәсе килә. Мал туплаган саен җаннарыбыз шәрәләнә бара. Әлфия белән очрашканнан соң күңелдә шундыйрак уйлар туды. Бер баланың авыру тууы ук аның дөньяга карашын үзгәртергә тиеш иде. Ә икенчесенең үлеменнән соң ул газизе рухына дога кылып кына утырырга тиеш кебек. Һәм инде Нефтекамадагы инвалидлар өчен тәгаенләнгән йортка күчерел­гән кызын барып алып, тәүбә итәргә. Газиз баласы читлектә булганда нинди генә кош үзен ирекле тояр икән? Һәм ул анда тилмергәндә, нинди генә сарайларда яшәсәң дә, бәхетле булыр­сыңмы син?

(Исемнәр үзгәртеп алынды).


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
3-08-2017 :: Дөнья бу...
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»