Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Теләк кенә кирәк!

18.03: Теләк кенә кирәк!

Теләк кенә кирәк!Миңа 38 яшь. Бер еллап хәмерне авызыма да алганым юк. Элекке тормышымны искә төшерсәм, куркыныч булып китә, тир бәреп чыга. Гарьләнәм дә.

20 яшьтә эчә башладым. Башта көненә бер шешә сыра, аннары ике шешә, аннары өч... Әти-әни белән яшәгән­дә алар ничектер туктатып тора алалар иде. Аннары алардан күчеп киттем һәм шуннан башланды да инде. Көненә ким ди­гәндә 3 литр сыра. Хәтерем югалганчы, тилер­гәнче эчә идем. Атна буена эчәм дә бер атна туктап торам. Аннары яңа көч белән башлыйм. Нәти­җәсе нинди? Мин беркайчан да бер хатын белән озаклап яшә­мәдем, алар­ның түзем­леге, миңа ышанычлары ике айга да җитмәде. Тормышта бер нәр­сәм дә юк, мин бервакытта да эштән үзем кит­мә­дем, гел куып җи­бәр­деләр. Ше­шәдәш­ләрем­нең яртысыннан кү­бесе кабердә ята.

Кыскасы, соңгы эшем­нән бушатылгач, мин алты айга сузылган коточкыч “запой­”га киттем. Анда инде көчкә генә йөри идем, бума өянәге тотты, төннәрен күз­гә әллә ниләр күренә башлады. Дәваханәдә аңы­ма килдем, мине бер кибет­тән китергәннәр икән. Менә шунда айныганнан соң бераз уйлана башладым. Әл­лә кайчан гаилә корган, балалар үстергән дусларым исемә төште...

Һәм мин эчүне ташларга булдым. Әйе, күп нәрсәне кире кайтарып булмый. Лә­кин мин хәзер калган вакы­тымны бәяләргә өйрән­дем. Һәр минутымны үзем өчен файдалы үткәрергә тырышам. Бу айнык ел эчендә мин соңгы ун елда эшлә­мәгән эшләрне башкардым. Эчмәгез, сезгә әле 20 генә яшь булса да, теләсә кайсы вакытта туктый алам, дип уйласагыз да, эчмәгез. Гомер бик кыска, сизми дә каласың, үтә дә китә. Ә эчүне иртәгә дә, бүген дә түгел, шушы мизгелдә ташларга кирәк. Алкоголизмнан иң яхшы дару — үзегез­нең теләге­гез. Дөньяга, анда яшәүче кешеләргә айнык күзләр белән карагыз. Сез дә шулай матур, ә бәлки яхшырак та яшәя­чәксез. Теләк кенә кирәк!

Руслан ӘРДӘШИРОВ.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кандала
22-04-2017 :: Дөнья бу...
Кандала
Ике йөрәк —  бер хыял!
20-04-2017 :: Дөнья бу...
Ике йөрәк — бер хыял!
“Йөрәккәйләрем...”
18-04-2017 :: Дөнья бу...
“Йөрәккәйләрем...”
“Фотокиллер” белән очрашу
15-04-2017 :: Дөнья бу...
“Фотокиллер” белән очрашу
Өч көн саен бәйрәм
13-04-2017 :: Дөнья бу...
Өч көн саен бәйрәм
Искелек калдыгы дисәләр дә...
11-04-2017 :: Дөнья бу...
Искелек калдыгы дисәләр дә...








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»