Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Печән ашамыйча да сөт бирә. Бу нәрсә?

08.04: Печән ашамыйча да сөт бирә. Бу нәрсә?

Печән ашамыйча да  сөт бирә. Бу нәрсә?Соя киләчәктә сыерны “кысрыклап” чыгарырга мөмкин.

Советлар Союзы чорында басуларда ишелеп иген үссә дә, авыл саен бишәр көтү, фермалар тулы мал булса да, кибет киштәләрендә азык-төлеккә дефицит иде. Бүген бу күренешнең киресе күзәтелә. Күпчелек фермаларның хәрабәләре генә калды. Авылларда сыер тотучылар азайса да, кайбер басулар чәчелми башласа да, киштәләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Бу фикерләрне авыл уңганнары, сәясәтчеләр авызыннан еш ишетергә туры килә. Шул ук вакытта мондый хәлнең асылына төшенергә тырышучылар бар микән? Баксаң, сыерны тулысынча алыштыра алырдай культура да бар икән. Кыскасы, ындыр тутырып соя үстерсәң, җәен печән хәзерләмисең, таң сарысы белән торып сыер саумыйсың. Шул ук вакытта сөтле чәй эчәсең, авыз тутырып ит ашыйсың һәм өс-башыңны да хәстәрлисең. Мондый максатка соя үстереп ирешеп була икән.


Тарих битләре сояның безнең эрага кадәр 3-4 мең ел элек Кытайда үстерелүе турында сөйли. Бүген бу культура Көнчыгыш Азия, Көньяк Америка, Көньяк Европада һәм Австралиядә күп­ләп үстерелә. Ул Ру­сиядә дә ел саен меңәр­ләгән гектар басуларны “яулый”. Бу куль­тураның чәчүлек мәй­даннары ел саен артканнан-арта. Соядан яшәеш өчен кирәкле бик күп ризык­ларны, әйберләрне җитеш­терергә мөмкин икән.
Соядан сөт аертыла. Мондый продукция протеинга, аксымга бик бай. Баш мие эшчәнлегенә булышлык итә һәм иммунитетны ныгыта. Аның составында “B” төр­кеменә караучы витаминнар, фолий кислотасы, микро һәм макроэлементлар бар. Өстәвенә, соя сөте симерү белән көрә­шергә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм канда холестеринны киметә. Шул ук вакытта галимнәр аның зарарын да ачыклаган. Соя сөте канда эрит­роцитларның бер-берсенә ябышуына китерә. Нәтиҗәдә, организм кислород белән начар тәэмин ителә, зарарлы газлар чыгуы чикләнә. Йөкле хатыннарга, яман шеш белән авыручыларга мондый продук­циядән баш тартырга кирәк.
Соңгы елларда вегетарианлык модага керде. Янәсе, иттән баш тарту организмга бик зур файда китерә. Мондый фикер белән өлешчә килешергә дә мөмкиндер. Әйтик, ачлык елларында кычыткан ашы, алабута икмәге ашап исән калган картәниләребез әле булса йөгереп йөри. Шул ук вакытта, көн саен күсәгәсе белән умырып ит ашап үсүче буын бер чирен дә­валап өлгер­гәнче икенчесе белән авырый башлый. Вегетарианлыкны үз итүчеләр соядан җитеш­терелгән иттән баш тартмый. Гомумән, файдасы, туклыклылыгы белән сыер итеннән күпкә яхшырак.
Соядан сыр да ясыйлар икән! Ул “тофу” дип атала. Аңардан бик күп төрле ризык пешерәләр. Соядан сыгылган май ризык буларак кына түгел, автомобиль ягулыгы буларак та файдаланыла. Галим­нәр фикеренчә, 0,4 гектар җирдә үскән соядан 255 литр май сыгарга мөмкин. Соядан эшләнгән ягулык экологиягә зыян салмый һәм двигатель эш­чәнлегенә уңай йогынты ясый.
Эшкәртелгән калдыклардан кием дә тегәләр. Соя сүсеннән тегелгән кием сыйфаты белән кашемир һәм ефәккә охшаш. Ул тирләтми. Аның утырмавы, тиз кибүе, юу өчен кайнар су таләп ител­мәве дә игътибарга лаек. Автомобиль компаниясенә нигез салган Генри Форд та соя сүсеннән тегелгән кием кигән. Алай гына түгел, соядан автомобиль кузовы җиһазларын ясаган. Мондый материал җиңеллеге һәм хәвефсез-леге белән аерылып тора. АКШның Икенче Бөтендөнья сугышында катнашуы гына тәҗрибәләр үткәрүгә чик куйган.
Соядан җитештерелгән ризык­лар­ның, продукция төрлелегенең иге-чиге юк. Мөгаен, алар киләчәктә тагын да артыр. Бу культура безнең басуларда да күпләп игелә башлагач, сыер асрау тарихта гына калмасмы? Сояның, файдасыннан тыш, зарары булса да, аның сыерны кысрыклап чыгаруы мөмкин. Чөнки бүгенге хәл-шартларда авылда мал асрау җиңел түгел. Халык тир түгеп эшләп яшәүне мә­шәкать­сез, имин тормышка алыштырмасмы? Мөгаен, дөрес юлны һәркем үзе сайлар.
Язманы тормыштан алынган мисал белән тәмамлыйм. Карт­әтием Бөек Ватан сугышына кит­кәндә картәнием биш бала белән калган. Ихатада сыер булганга, берсе дә ачтан үлмәгән. Сугыштан соңгы авыр елларда да сыер төп туендыручы булып калган. Бүген дә авыл хал­кының тормышын сөт­лебикәдән башка күз алдына китерү кыен. Безнең басуларда нинди генә уңдырышлы культуралар игелсә дә, халыкның сыер асраудан баш тартмаячагына ышаныч зур.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Фатыйхаңны  ник бирмәдең, әнкәй?..
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Фатыйхаңны ник бирмәдең, әнкәй?..
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
3-08-2017 :: Дөнья бу...
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»