Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Йөрәккәйләрем...”

18.04: “Йөрәккәйләрем...”

Унҗиде хатынга җиткән Япон Әхмәтен төрмәдән нәкъ шулар коткарган.

Авылда бер үк төрле исемдәге ике-өч кеше булса, аларга кушамат тагалар. Безнең күрше авылда Әхмәтләр берничә иде. Шуларның берсе — Япон Әхмәте турында истәлекне халык әле дә кадерләп саклый. Аның исемен ишетү белән елмаялар яисә көлешәләр.


Безнең Карамалы-Гобәй авыл Советы алты авылны берләштерә. Әхмәт 1903 елда шушы авылда туган, ятим үскән. Ул туган тиешле урта хәлле Япон исемле кешедә хезмәтче булып эшләгән. Үз өе булмаганлыктан, байның мунчасында торган. Анда агач сәке, казан, чүмеч, бер кашык, агач чиләк, бер кисәк таш тоз булган. Ягарга утынны Өсән буеннан әрәмәдән ташый, байның малларын карый торган була.
Әхмәт шунда үсеп буй җиткерә, әкияттәге кебек бик чибәр, моңлы егеткә әйләнә. Матур итеп җырлый, гармунда уйный, бии. Аның нәселендә дә җырчылар, гармунчылар күп була. Ул берәр җиргә барганда, матур киемнәр киеп, байның тачанкалы атын алып, гармун асып чыга. Сабантуйларда гармунда уйнап, җырлый. Аты да өйрәтелгән, ул да дүрт тоякта Әхмәт көенә тыпырдый торган була. Бөтен халык шунда җыела, яшь кызларның күзләре кыза, Әхмәткә тачанкада урын калмый. Анда көн дә бер кыз утырып кайта...
Әхмәт үзе дә кешеләргә йомшак телле, кызларга бигрәк тә ягымлы була, “йөрәккәйләрем”, дип кенә дәшә. Шулай йөри торгач, Япон Әхмәте 17 кызга җитә. Кызны мунчасына алып кайта, иртән тора да байның эшен эшләргә китә, ә өйдә ашарына да булмый. Теге кызга: “Йөрәккәем, китмә, бергә яшибез”, дип сайрый. Тик кич белән кайтса, кыздан җилләр искән. “Ярлы булгач, минем белән яшәмиләр”, дип елаган чаклары да булган егетнең.
Бай үлгәч, Әхмәт бер ташландык ихатада яши башлый. Шунда Сылу исемле кызга күзе төшә. Дөнья коралар. Ихата, каралтыларын ныгыталар. Чөкердәшеп яшиләр, биш малай, бер кыз үстерәләр. Балалары да үзләре кебек сәләтле, тырыш була.
Шулай Әхмәт дөньяның әчесен-төчесен татып яши. Коллективлаштыруда катнаша, ул еллар авырлыгын авыл халкы белән бергә кичерә. Аңа сугышның башыннан азагына кадәр катнашырга туры килә. Яралана, аннары санитар булып башка яралыларга ярдәм күрсәтә. Окоплар буенча йөри. Тальян гармуны да үзе белән була. Әсирлеккә эләгә. Анда да яралы солдатларга ярдәм итә. Немец солдатлары моны күреп, үзләренекеләргә дә ярдәм иттерәләр. Әхмәт немецларның авыз гармунында уйнарга да өйрәнә.
Әсирлектән аларны совет солдатлары коткара. Сугыштан соң җимереклекләрне төзәтү, колхозларны күтәрү, туган илне аякка бастыру... Әхмәтне авыл Советына эшләр башкаручы итеп куялар. Ул кешеләрне конторага чакыртырга тиеш була. Шуларның берсе Әхмәтнең еш чакыруыннан арып булса кирәк: “Күрсәтермен әле мин сиңа, һаман хатын-кыз янында чуаласың. Үткән маҗараларың да җиткән”, дип аның өстеннән прокуратурага яза. Әхмәтне кулга алалар, элекке “батырлыкларын” искә төшерәләр. Ике ай чамасы күпхатынлылык мәддәсе буенча тикшерү бара.
Авылда үтәчәк күчмә судка Әхмәтне ике көн алдан кайтаралар. Ул кеше аяк юлы басылгач, якын-тирәдәге дус-иш хатыннарын йөреп чыга: “Йөрәккәем, мин авыр сүз әйтмәдем бит сезгә. Мине утырталар, авыр статья. Тиз генә кайталмам, ачуланмагыз”, ди.
Иртән суд башлана. Әхмәтнең “йөрәккәйләре” ике эскәмияне тутырып утыра. Ул аларны санап чыга да: минем ярты хатын юк бит, дип куя. Судья шакката: “Әхмәт түгел син, зәхмәт! Нинди ярты хатын?!” “Ул монда юк, сыңар күзле йөрәккәем мәктәп артында яши”, ди. Аны да алып киләләр. “Нигә кайтып киттең? Кыерсыттымы?” дигән сораулар һәр хатынына бирелә. “Юк. Ул андый кеше түгел, без үзебез кайтып киттек”, дип җавап бирә алар.
Прокурор, Әхмәтне утыртырга кирәк, дип ныкыша. Ике эскәмия хатын-кыз аны кочаклап, муенына асылынып елый. Һәркайсы аңа сөргендә кияргә җылы кием алып килгән була.
Суд Әхмәтне яклап чыга. 17,5 хатын аны өенә кадәр озатып, Сылукаена тапшыра. Әхмәт хатыннарга: “Әйдәгез, калыгыз, бергәләп яшәрбез, йөрәккәйләрем”, дип тәкъдим итсә дә, өйләренә таралышалар.
Мин яшьрәк чакта Карамалы-Гобәй авылында Әхмәт бабайларда кунгаладым. Яшьләр белән эшләгәндә кичен концерт куеп соңга калына иде. Аның уллары белән дус булдык. Ул хатыны, балалары алдында шушы хәлләрне сөйләде. Гәзиткә язарга теләгемне белгәч тә каршы килмәде.
Ул инде гүр иясе. Төп ихатада төпчек малае яши. Анда кибет төзеп куйганнар. Исеме ничек, дисезме? Япон Әхмәте магазины.

Тукай авылы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Фатыйхаңны  ник бирмәдең, әнкәй?..
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Фатыйхаңны ник бирмәдең, әнкәй?..
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?
3-08-2017 :: Дөнья бу...
Кыт-кытакмы, кикрикүкме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»