Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ике йөрәк — бер хыял!

20.04: Ике йөрәк — бер хыял!

Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннар.Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннар.Игезәк җырчылар Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннарның тормышта күп уйлары уртак.

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Дөньясы шул бит, әле бер, әле икенче сынавын әзерләп кенә тора. Авыр чакта янда терәк булырдай дуслары булганнар бәхетле. Айдар белән Рөстәм — шундый бәхеткә ия егетләр. Алар бер-берсе өчен утка-суга керергә, төн йокламаска, бер телем икмәкне икегә бүләргә әзер. Шулай булмаска: алар — игезәкләр!


Айдар белән Рөстәм Гобәй­дуллиннарның зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлавына әллә ни күп тә түгел, алар яшь әле, әмма популярлык яулап та өлгергәннәр. Яшьләр дә, өлкәннәр дә егетләрнең җырлавын ярата. Аларның репертуары татар көйләреннән генә корылган. Туган татар телендә җырларга ярата егетләр.
Милли көйләргә мәхәббәт кайчан һәм кайда яралгандыр, билгесез. Бәлки, Чакмагышта, бәлки, Бүз­дәктәдер — картәни-картәти­ләре шул яктан. Үзләре Уфада яши, әмма шушы ике район белән бәйләнешләр өзелми. Икесе дә — туган як.
Картәниләрнең берсе — Фәнүзә Батыргәрәева җырга әвәс булган. Менә кем егетләрне тумыштан диярлек татар моңнарына бәйләгән! Егетләрнең сөйләвенчә, Фәнүзә апа зур сәхнәләрдә чыгыш ясамаса да, авылларда концертлар куеп халык мәхәббәтен яулаган. Әниләре Эльвира Әнис кызы матур җырлый, әмма оялчанлыгы аркасында сәләте читкә таралмаган. Ул — социаль страховкалау фондында, ә әтиләре Марат Ринат улы шәхси фирмада эшли.
Айдар белән Рөстәмнән башка гаиләдә бала юк. Нәселдә кайчандыр игезәкләр туган булган, әмма бу ерак тарихта калган инде. Әни кеше малайлар туу турында хыялланган да, хыял чынга ашкан. Бу очракта Айдарны абый дип әйтеп була. Ул 10 минутка алдан­рак туган. Хәер, үзенең өлкәнрәк булуы белән файдаланмый ул. Егетләр арасында бар эш тә бүленгән.
— “Кызыл таң” белән — Айдар, Уразмәтовлар белән — мин, Наил Шәймарданов белән бергә сөйләшәбез, — ди Рөстәм.
Укуда Рөстәм көчлерәк икән. Айдарга исә өй эшләре якынрак. Әйтик, кем янган лампочканы алыштыра дигән сорауга җавап әзер — Айдар.
— Охшаш булгач, имтиханнарга алмашлап керсәгез дә була инде, — дим. Килешми егетләр. Бергә җавап тоталар икән.
— Ә, бәлки, кызлар белән очрашуга йөргәндә алмаш-тилмәш йөрисездер? — дип ныкышам. Анысы белән дә килешмиләр. Шулай да, кызлар социаль челтәрләрдә язсалар, икесе өчен дә җавап бирү Айдарга йөкләтелгән.
— Почтадан посылка алганда уңайлы, танучы юк, — диләр.
Игезәкләрне күпләр, хәтта соңгы арада бергә концертлар белән чыгыш ясап йөрүче игезәк баянчылар — Айдар белән Алмаз Юнысовлар да аермый икән.
— Игезәклекнең бер кызык сыйфаты: башта бүлмәгә мин кереп, ниндидер темага сүз башласам, яки җавап тотсам, ярты сәгатьтән килгән Айдар минем әйткәнне сүзгә-сүз кабатлый, — ди Рөстәм.
Холыклары аерыла. Рөстәм җитдирәк, җаваплырак. Ялганны тойса, кызганмый, читкә тайпылмый, күзгә карап, бәреп әйтә. Ә Айдар йомшаграк, хискә бирелүчән.
Егетләр икесе дә Айдар Галимовның иҗатын чиксез ихтирам итә. Тагын да Рөстәм — Салават Фәтхетдиновның, Айдар Әнвәр Нургалиевның җырлавын ярата.
— Без өйдә музыка тыңлап кына утырмыйбыз, — ди Гобәй­дул­линнар. — Һәрвакыт кушылып җырлыйбыз. Безнең милли көйләр шулкадәр матур, күңелгә үтеп керә. Сүзләрен аңламаган инглиз телендәге җырлар ошап бетми.
Рөстәм бакча эшләрен ярата. Әмма гастроль тормышы бакчачылыкка ирек бирми. Быел бакча утыртылмавы бик мөмкин — концертлар күп.
Егетләр бәләкәй чакта бер төрле киенгәннәр, хәзер — төрлечә.
— Мине Айдар киендерә, ул матур киемнәр таба белә, — ди Рөстәм.
Айдар белән Рөстәмнең тавышларындагы аермага игътибар итәм.
— Үзебез аермыйбыз, — ди алар. — Ә башкалар төрлелекне сизә. Кайчак көй дөрес чыкмый, язманы кабат-кабат тыңлыйбыз, ә кемнең дөрес җырламавын аңлап булмый. Куплетны бүлеп җыр­лаганда гына хаталы урыннар тиз табыла. Айдар ягымлырак, назлырак җырлый.
Беренче сәхнә тәҗрибәсе Уфада, 42нче лицейда укыган чакта алынган. 5нче сыйныфта укыганда, егетләрнең музыкаль тоемлавын күреп, музыка мәктәбенә барыгыз, дип кыстаучылар күп булган. Бигрәк тә, музыка укытучысы Әнисә Якубова егетләрнең сәнгать юлыннан китүенә зур өметләр баглаган. Әнисә Мөнир кызының музыкадан өстәмә дәресләр бирүе, бәлки, бүгенге көнге уңышларның төп сәбәбедер. Аның үгетләвенә буйсынып, Гобәйдул­линнар музыка мәктәбенә укырга юнәлә. Баянда уйнарга өйрәнәләр. Әмма сыйныфтагы башка балалар күпкә кечерәк булып, алар белән утыру күңел­ләрен кыра.
— Без биштә укыйбыз, калганнар — беренче сыйныфта. Яки бөтенләй мәктәпкәчә яшьтәләр. Ике атна шулай укырга йөрдек тә, безне икенче сыйныфка күчер­деләр. Анда да — бәләкәйләр. Йөрдек-йөрдек тә шулай кыенсынып, укуны ташладык, — ди Айдар. — Аннан радиодан Айдар Галимовның студиясе каршында балалар бию коллективы эшләп килүе турында ишеттек тә, шунда көч сынап карарга уйладык. Ул да шул ук бишенче сыйныфта укыган чакта. Төнлә кайтып, өй эшләрен генә эшли идек тә, йокларга ята идек. Бик тыгыз көннәр булды. Без Айдар Галимовның җырларына биедек, ул җырларны барысын да яттан белә, кушылып җырлый идек. Ул безнең җырлауны ишетеп, Нәзирә Яппарова көе һәм сүз­ләренә язылган “Алмалар” җырын башкарырга тәкъдим итте. Җыр уңышлы килеп чыкты булса кирәк, Айдар абый аның белән “Безнең кино” дигән программада катнашырга, концертында җырларга чакырды.
Биюгә ике ел йөрдек. Аннан уку сменасы алышынды да, өлгереп булмый башлады. Шулай да, Айдар Галимов белән элемтә өзелмәде, ул безне җырларга чакыргалап торды. Анда аның никадәр зур, билгеле җырчы икәненә төшенеп тә бетми идек. Бик яхшы мәктәп булды, зур сәхнәләргә мендек.
— Аннары Уфа сәнгать академиясе каршында балалар хорына йөрдек, — дип дәвам итә Рөстәм. — Анда Салават Низаметдиновның җырларын башкардык. Ул хорны килеп тыңлый, киңәшләрен бирә иде. Бер елдан артык йөрдек, ул да яхшы мәктәп булды. Шул ук вакытта Әнисә Мөнировнадан да 9 сыйныфка кадәр дәресләр алдык. Аннары чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә кирәк булды. Әнисә Мөнировна белән әле дә сөйләшеп, күрешеп торабыз. Мәктәптә 8 март, укытучылар көне кебек чараларда катнашкан бар. Күп чакыруларны кабул итми калдык, моның сәбәбе — гади оялу, батырчылык җитмәү.
Бераздан тавыш “сына”, үзгәрә башлады. Шул сәбәпле, өлкән сыйныфларда сәхнәдә җырламадык. Ә менә Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалына укырга килгәч, тавыш ачылды — күп җырлыйбыз. Белгечлек буенча икътисадчы булырга әзерләсәләр дә, университет студентларны иҗади яктан үстерүгә зур көч сала. Әле дә филармониядә Флорида Иркина белән шөгыль­ләнәбез, бик көчле укытучы ул. Университетта да укыта, җыр студиясе дә алып бара.
Егетләр күп иҗади бәйгеләрдә катнашып өлгергән. Аерым алганда, 2010 елда Башкортстан юлдаш телевидениесендә үткән “Чулпылар” телевизион конкурсында катнашып, икенче урын алганнар. Аннан соң “Белая куница” республика конкурсында 1нче урынга лаек бул­ганнар. “Вдохновение” халыкара конкурсында катнашып, 3нче һәм 1нче урыннарны алганнар. “Сестричка фронтовая” шәһәр конкурсында Гран-при яулаганнар.
— “Белая куница”да жюрида Илһам Вәлиев бар иде, соңрак аның белән бергә итальян җырын җырладык. Аны җырчы буларак та, шәхес буларак та бик ихтирам итәбез. “Алтын битлек” белән бүләкләнгәч, ул Екатеринбургка китте. Без опера җырчысы Әлим Каюмов белән эшләүне дәвам иттек. Шул ук итальян җыры белән тагын да чыгыш ясадык, — ди Айдар. — 2015 елда иҗади юллар Наил Шәймарданов белән очраштырды. Бервакыт аның белән ике күрше залда банкетларда чыгыш ясадык. Ишетеп калдык та, мин танышырга йөгердем. “Исәнмесез, Наил абый!!! Бик ихтирам итәбез иҗатыгызны”, — дим. Аның “Бә­хеттә, шатлыкта” җырын җырлап йөрүебезне дә әйттем. “Әйдәгез, без катнашкан туйда җырлагыз”, — дим. Ул риза булмады. “Алар сезне чакырган, димәк, сезне ишетәсе килә”, — диде. Телефон номерларыбызны сорап алды. Без аннан шалтырату да көтмәгән идек. Бәхеткә — онытмады, безнең җыр­лаганны тыңлады. Ул Балалар филармониясе каршындагы “Хыял” вокаль үрнәкле ансамбльгә җитәк­челек итә. Безне шунда шөгыль­ләнергә чакырды. 2015 елда аның УМПОда концерты булды. Анда катнашырга тәкъдим итте. Тавыш үзгәрүенә бәйле озайлы тәнә­фестән соң зур концертта катнашуыбыз шунда булды. Шуңа аны “иҗади әтиебез” дип йөртәбез. 2016 елның сентябрендә районнар буенча 8 концерт бирдек. Хәния Фәрхи, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Гөлназ Асаева һәм башкалар катнашлыгында бик матур солянка-концертлар узды. Шул концертлар барышында игезәк-баянчылар — Юнысовлар белән аралашып киттек. Аңа чаклы игезәк егетләр белән Вәсилә Фәттаховага багышланган хәйрия концертында катнашкан идек. Айдар белән Алмаз 8 октябрьдә “Игезәкләр-шоу” дип аталган зур концерт булачагы хакында әйттеләр. Телефон номерларын алмаштык. Шалтыратыгыз, диделәр. Без үзебез шалтыратырга кыенсындык. Һәм менә сентябрьдә концертларда очрашканда, алар шуны искә төшерде, шалтыратмаганга шелтә белдерде.

Владимир белән Юрий Торсуевлар.Владимир белән Юрий Торсуевлар.Без алар чакыруы буенча “Игезәкләр-шоу”да катнаштык. Анда барысы да — безнең кебек игезәкләр, әйтик, Стәрлебаштан популяр игезәк җырчылар Регина белән Венера Әхмәровалар, Казахстаннан Айман-Шолпан, биюче игезәкләр һәм игезәге булмаган Наил абый Шәймарданов катнашты. Нык зур, резонанслы проект булды. Яшьләр мәдәният сараенда узды. Бер концерт үткәч, Юнысовлар белән аралашу тукталыр дип уйлаган идек. Өч көннән шалтыраталар: безнең белән зур нокталарга чыга алмыйсызмы? Туймазы, Октябрьскийга ике көнгә гастрольгә чакырдылар. Ризалаштык. Кеше­ләргә бик ошады, бик яхшы кабул иттеләр. Әле дә “Игезәкләр-шоу” белән районнар буйлап йөрибез. Дүртөйле, Стәрлетамак кебек зур шәһәрләргә барганда, Казахстан игезәкләре дә кушыла. Алар казахча җырлый. Күп вакыт концерттан соң өйгә кайтабыз, чөнки иртән укырга барырга кирәк. Учалы кебек ераклардан гына кайтып булмый.
Университетта безнең сәхнә тормышыбызга аңлап карыйлар. Җитәкчелек һәрвакыт хуплый, без дә студент чараларыннан калышмаска тырышабыз. Универ­ситетның директоры Рафаэль Сафуанов, аның урынбасары Елена Козлова студентларны иҗади тормышка җәлеп итә, күмәк чараларга катнашырга, төрле яклап үсәргә, студент тормышын кызыклы итәргә барлык мөмкинлекләр булдыра. Университетта уку кызыклы. Бар дусларыбызны бирегә укырга керергә чакырабыз. Җырла­выбызны яраткан бер кыз: “Медицина университетына укырга керергә иде, сез монда булгач, финанс университетына керәм инде. Тәнәфесләрдә булса да очрашырбыз”, — дип язды яңарак. Үзебезчә, студентларны шулай да җәлеп итәбез.
Финанс университеты былтыр беренче тапкыр республика “Студент язы”на эләкте. Без җырлап, финалда чыгыш ясадык. ШОС-БРИКС илләренең Уфада узган Халыкара студентлар язында да катнаштык. Анда илнең күп шәһәр­ләреннән, чит илләрдән дә катнашучылар булды. Гала-концертка да алдылар. Моның өчен Русия Мәгариф министрлыгыннан, республика җитәкчесе Рөстәм Хәми­товтан Мактау грамоталары алдык.
Зарланасы юк — тормышыбыз бик күңелле уза.
Айдар белән Рөстәм Гобәй­дуллиннар киләчәктә популяр артистлар булырга, тулы заллар җыярга хыяллана. Ә моның өчен, әлбәттә, эшләргә дә эшләргә кирәк!
Әйт­кәндәй, тарихта игезәк­ләрнең зур популярлык яулаулары сирәк күренеш түгел. Танылган театр һәм кино актеры Игорь Верникның игезәге — билгеле журналист Вадим Верник. Полина белән Ксения Кутеповалар — Русия кинема­тографиясендә һәм театрда билгеле исемнәр, Русиянең атказанган артистлары. Алексей белән Василий Березуцкийлар — дан казанган футболчылар. Татьяна белән Елена Зайцевалар — җырчылар. Линда белән Лесли Гамильтон — Голливуд йолдызлары (“Терминатор” фильмында Сара Коннор роле). Игорь белән Гришка Богдановлар — физик-игезәкләр. Боб белән Майк Брайан — тенниста зур җиңүләр яулаучылар. Владимир белән Юрий Торсуевлар — һәрберебезгә таныш Сыроежкин белән Электроник. Айдар белән Алмаз Юнысовлар — виртуоз-баянчылар. Венера белән Регина Әхмә­ровалар — танылган җырчылар. Айдар белән Рөстәм Гобәйдуллиннар...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балалар бакчасы төзегән мөдир ул!
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Балалар бакчасы төзегән мөдир ул!
Кандала
22-04-2017 :: Дөнья бу...
Кандала
“Йөрәккәйләрем...”
18-04-2017 :: Дөнья бу...
“Йөрәккәйләрем...”
“Фотокиллер” белән очрашу
15-04-2017 :: Дөнья бу...
“Фотокиллер” белән очрашу
Өч көн саен бәйрәм
13-04-2017 :: Дөнья бу...
Өч көн саен бәйрәм
Искелек калдыгы дисәләр дә...
11-04-2017 :: Дөнья бу...
Искелек калдыгы дисәләр дә...
Вәсилә  җиңги
6-04-2017 :: Дөнья бу...
Вәсилә җиңги








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»