Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

22.04: Кандала

Күрәчәгеңне күрми, гүргә кереп булмый.

Соңгы көннәрне Илүзәнең кызы Фәрзәнә төннәрен тынгысыз йоклый башлады. Иртән торуга тәне кызыл таплар белән каплана, ә көндезен юкка чыга. Ак чәчәк, эт тигәнәге төнәтмәләре белән юындырып караса да, шул ук хәл кабатланды. Берничә көннән ире эштән кайтырга тиеш. Аның белән бергә табибларга күренергә кирәк булыр.


Илүзәнең хәләле Себер якларында айлык вахтада эшли. Бер ай буена яшь хатын ике кызы белән ялгызы кала. Нәзирәсенә өч яшь булса, Фәрзәнәгә әле өч кенә ай. Бу шәһәрдә аның сеңлесе, каенсеңлесе, туган тиешле якын әбисе дә бар. Тик аларның да бит үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Гел генә ярдәм көтеп утырып та булмый.
Кеше кайда гына яшәсә дә ул шул мохиткә яраклашырга тырыша. Илүзәнең дә тормыш девиз­ларының берсе: “Ут күршеләр белән уртак тел табып, дус яшәргә”. Моны ул әти-әнисе үрнәгендә күреп үсте. Аллаһыга шөкер, әлегә кадәр күршеләре белән уңып сүзгә килешкәне юк. Ә бит бүген яшәгән фатирларына күчкәч, тәүдә подъездга чыгарга да куркыныч иде. Ике гаилә бүтәннәргә тыныч яшәргә ирек бирми көне-төне аракы эчәләр, сугышалар. Күршеләренең ки­сәтү­ләренә колак та салмыйлар, гүя подъездга бары тик алар гына хуҗа. Илүзәнең бәхетенә күрә, яши башлауларына бер­ничә ай үтүгә, теге исерекләр фатирларын алыштырып кайдадыр күченделәр. Алар китүгә Илүзә бар подъезд идәнен, диварларын кат-кат юып чыкты. Хәзер аның бер як күршесендә яшь балалы гаилә. Тиз арада дуслашып, бер-берсенә ярдәм­ләшеп яшиләр.
Иң авыры – кызы сырхаулап киткән чакта. Өчәр төн йокламый чыккан чаклары була. Ялгыз булгач, көндезләрен дә ял итеп алырга форсаты чыкмый. Шундый алҗыган көннәренең берсендә якын әбисе хәл белергә керде. Илүзәне күргәч тә ул, уфтанып: “Бигрәк үзеңне кара­мыйсың. Йокысыз төннәр сау­лыгыңны какшата. Ял итәргә дә өйрән. Гел генә чисталык дип, көне буена кулыңнан чүпрәгеңне ычкындыр­мыйсың”, – дип шелтәләп алды. Чынлап та, күз төпләре кара янган, таушалган кыяфәт – болар бер дә матурламый иде яшь хатынны. “Балаларыңа үзем күз-колак булам. Ял итеп ал. Йоклап алсаң, башың авыртуы да бетәр”, – дип, якын әбисе урын җәеп бирде.
Илүзә ничә тәүлеккә беренче тапкыр тынычлап йоклап китте. Уянганда бәләкәй кызы биләүдә үзенчә гүләп ята, өлкәне әбисе белән китап укый иде.

* * *

Фәрзәнәнең тәнендәге кызыл тапларның сере Илүзәнең сеңлесе куна килгәч кенә ачыкланды. Төн уртасы җиткәч, сеңлесе, ут кабызып, урын-җирне җентекләп карый башлады: “Нәрсәдер талый, тешли. Йоклап булмый!”– дип, юрганын селки-селки сөйләнде. Ап-ак җәймә өстендәге кызыл бөҗәкне күреп: “Абау! Бу бит кандала! Мин укыган чакта яшәгән тулай торакта күргәнем бар иде бу хәшәрәтне. Сезнең фатирга кайдан килеп керде икән бу кан эчкеч?” – дип сукранды.
Илүзә дә сикереп торып үзе йоклаган урын-җирне карады. Бернәрсә дә тапмады. Фәрзәнә йоклаган караватның ястык-түшәген сүтеп ташлады. Анда кандалалар кызарып яталар иде.
– Иртәгә үк кибеткә чыгып кандала агуы алам! Эзләре дә калырлык булмасын! – дип, үз-үзен юатты яшь хатын.

* * *

Иртән шәһәр, гадәтенчә, кырмыска иләведәй мәш килде. Урамнарда кешеләр әрле-бирле йөгереште. Кем – автобус тукталышына, кем – мәктәпкә, балалар бакчасына – бөтенесе дә үз юлына юнәлде. Сеңлесе дә эшенә китте. Аны озатуга кызлары да уянды. Иртәнге аш әзерләп тамакларын туйдыргач, урамга чыгарга әзерләнделәр. Илүзә иң тәүдә үзе киенде. Аннан соң, Нәзирәгә чират җитте. Аны киендереп, ишек төбендәге урындыкка утыртты да, көтеп торырга кушты. Фәрзәнә­сенең комбинезонын каптырып кына бетергән иде, кыз косып җибәрде. Кием­нәре пычранды. Инде урамга чыгу кайгысы калмады. Илүзә кызны көйләп-чөйләп кире бүлмәсенә кертүгә, кызы тагы бөкләнеп коса башлады. Кичкә чаклы бу хәл башкача кабатланмады, тик температурасы күтә­релде. Югары температураны дарулар белән дә төшерә алмагач, Илүзә “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратырга булды. Алары озак көттермичә генә килеп, баланы карадылар, дәваханәгә алып китәргә кирәклеген әйт­теләр. Илүзә сеңлесенә шалтырытып, олы кызын алып калырга үтенде. Кирәк-яракларын җый­ганчы, сеңлесе килеп тә җитте.
Дәваханәгә барып кергәндә төн уртасы иде. Дежур табиб температура төшерергә укол ясауга, кызы йоклап китте. Иртәнге якта баланың эче китә башлады. Обходтан соң аларны инфекцион бүлеккә күчерделәр.
Бу бүлеккә яшь хатын күкрәк баласын кочып курка-курка гына атлап керде. Тик, күрәчәгеңне күрми, гүргә кереп булмый, дигәннәре шушы буладыр инде. Дәваханәдә беренче өч көнне ятасы чирлеләрне бер палатага урнаштырдылар. Чөнки, килеп кергәч тә, барлык авырулардан анализ алалар. Ә аларның нәтиҗәсе бары тик өч көннән соң гына билгеле була икән. Кичкә сигез кешелек палатада уналты кеше иде инде. Караватлар сигез генә булганлыктан, әниләрнең күбесе урындыкларда утырып төн чыкты. Бүлмәдә тын алырлык та түгел, тынчу. Биредәге беренче төн шулай үтте.
Иртән-иртүк Илүзәне шәфкать туташы кереп уятты да, коридорга чыгарга кушты. Сеңлесе ашыгыч ярдәм белән Нәзирәне дә алып килгән. Ул да коса, аның да эче китә икән. Икенче төнне Илүзә үзенең дә күңеле болгануга һәм борып эче авыртуга уянып китте. Төнен бәдрәф белән палата арасында йөреп үткәрде. Таң атуга тәненең гүя һәрбер күзәнәге сызлый иде, кыймылдарга да хәле юк. “Балалар нишләр? Аларны ничек карарга?” – шушы сораулар гүләгән башын берөзлексез бораулады. Чарасызлыктан күз яшьләренә буылды.
Табиблар, хәленә кереп, “Берәр туганыңа хәбәр ит. Үзең аякка басканчы балаларыңны карашыр”, – дип киңәш әйттеләр. Илүзә сеңлесенә шалтыратты. Ул ярдәмләшергә ризалыгын белдерде. Тик дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Сеңлесен эшеннән җибәрмәделәр. Илүзә каенсең­лесенә мөрәҗәгать итеп карарга булды. Бәхетенә, аның ял көннәре икән һәм ул дәва­ханәгә килергә ризалыгын белдерде. Каенсең­лесе килеп палатага урнашу белән Илүзәгә система куйдылар. Моны карап торган Нәзирә: “Әниемә тимәгез!” – дип, акырып елап җибәрде. Каенсеңлесе аны көч-хәл белән тынычландырды. Кичкелеккә аларны икенче бүлмәгә чыгардылар. Система алганнан соң, Илүзәнең хәле күпкә яхшырды. Тик, кызларының гына тән температурасы төшмәде.
Иртәгәсен шәфкать туташы Илүзәләрнең палатасына керде дә, аларның өчесен изоляторга күчерәчәкләрен әйтте. Каенсең­лесен анда кертмәячәкләр иде. Ул арада бүлектәгеләр арасында хәбәр таралып өлгерде: “Дүшәмбе көнне монда килеп эләккәннәрнең яртысында сальмоннеллез таякчыклары тапканнар икән. Анализлар нәтиҗәсе шулай күрсәткән”. Исемлектә Илүзә белән ике кызы да бар иде.
Изоляторда үзгә законнар: бүлмәдән чыгарга, аралышырга ярамый, палатага бары тик медперсоналга керергә рөхсәт ителә. Ләкин биредә алар бик кырыс мөгамәләгә очрады.
Дәвалаучы табиб бик чибәр, килешле буй-сынлы булса да, бик тупас кыланды.
– Тыгынганчы нәрсә ашадыгыз? Бөтен гаиләң белән монда килеп эләккәнсең? – дип җикеренде дә тиешле кәгазь­ләрен тутырып чыгып китте.
Илүзә берни дә әйтерлек халәттә түгел иде. Бары тик яңакларыннан күз яшьләре акты да акты. Ул бу минутларда үзен иң начар әни һәм пычрак, тәртипсез, шакшы хатын итеп тойды.
Табиб чыгуга шәфкать туташы килеп керде. Нәзирәгә система билгеләгәннәр икән. Тагы кичәге хәл кабатланды: кызы ачыргаланып елады, үрсәләнде, ә кан тамыры табылмады: энәне бер алдылар, бер кададылар. Илүзә түзмәде, икенче шәфкать туташын чакыруларын таләп итте. Берникадәр вакыт узуга палатага карт кына, мөлаем йөзле бар булмышыннан тынычлык бөркел­гән икенче шәфкать туташы керде. Ул ипләп кенә системаны яңадан куйды. Шул көннән соң баланың хәле арулана төште.
Төнен исә Фәрзәнәнең температурасы күтәрелде, Илүзә табибны чакырмый булдыра калмады.
Баланы җентекләп карагач, югары температураның сәбәбе ачыкланды. Нарасыйның беренче тешләре чыгып килә икән.
Илүзәләрнең палатасы беренче катта иде. Аның караваты нәкъ тәрәзә каршында урнашкан. Бер төнне шул тәрәзәгә нидер килеп бәрелгәнгә уянып китте. Рәшәткәләргә тотынып, кемдер үрмәләде дә җиргә сикерде. “Монысы нинди галәмәт инде тагын?” – дип аптырады хатын.
Иртәгәсен идән юучыга сүз катарга булды. “Икенче каттан тәрәзә аша гына чыгып йөриләр­мени?” – дип аптырап сорады ул. Анысы исә бер дә аптырамай: “Әйе. Анда гепатит белән авырганнар ята. Күбесе – наркоманнар. Шул юл белән “доза”га чыгып йөри алар”, – дип җаваплады. “Алай икән”, – дигән сүздән башканы әйтә алмады аптыраган хатын.
Тиешенчә дәвалану үткәч, аларга өйләренә кайтырга рөхсәт бирделәр. Сальмоннеллез таякчыкларын кайда йоктырганнарын үзләренә ачыкларга куштылар. Миллионлаган кеше яшәгән шәһәрдә бер дистәгә якын кеше чирләгәнгә әллә ни зур әһәмият бирмәделәр.

* * *

Дәваханәдән кайткач якын әбисе көн дә хәл белергә йөрде.
Сөйләшеп утырганда Илүзә бәлагә тарулары фатирларында кандала килеп чыгудан башлануы турында әйтте. Якын әбисе игътибар белән тыңлаганнан соң:
– Әгәр дә гаиләдә берәр начар хәл буласы булса, йортта нинди дә булса ят тереклек килеп чыга, диләр. Кандала шуңа булгандыр. Ярар, кызым! Авырлыклар шуның белән тәмамлансын. Алдагы көннәрдә Ходай Тәгалә үзегезгә тазалык бирсен, – дип сүзен тәмамлады.
Санэпидемстанция алар­ның фатирында үткәргән чаралардан соңмы, әллә инде башка сәбәпләр беләнме, Илүзәләр дәваханәдән кайтуга кандала юкка чыккан иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Без бер калыптан түгел!
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Без бер калыптан түгел!
“Күгәрчен сөте”
27-05-2017 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»