Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Балалар бакчасы төзегән мөдир ул!

25.04: Балалар бакчасы төзегән мөдир ул!

Балалар бакчасы төзегән мөдир ул!Тәнкилә Тимерханова 70 яшендә дә җәмгыять тормышында кайнап яши.

Тәнкилә Тимерханова — Дүртөйле районының абруйлы шәхесләреннән. Барлык сәләтен, бөтен гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган ул. Аны 1983 елда Дүртөйледә төзеләчәк 10нчы балалар бакчасына мөдир итеп тәгаенлиләр. Ул, авырлыклардан курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотына. Әлеге балалар бакчасының нигез ташын салуда гына түгел, аның күркәм традицияләрен булдыруга, аны районда, республикада, ил күләмендә алдынгы итүгә зур өлеш кертә Тәнкилә Ниязхан кызы. Хезмәттәшләре генә түгел, аның тырышлыгы белән Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы ихатасында күкрәп үсүче җимеш агачлары да Тәнкилә Ниязхан кызын рәхмәт хисе белән хәтерлидер әле.


— 1983 елда Дүртөйле районына күчәргә туры килде, — ди Тәнкилә апа. — Чыгышым белән мин — Илеш районыннан. Бу вакытта Дүртөйледә “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе яңа балалар бакчасын файдалануга тапшырырга тора иде. Мин шул балалар бакчасына өлкән тәрбияче булып урнашырга сөйләш­тем. Ә күп тә үтмәде, телеграмма алдым. Анда: “Ашыгыч рәвештә Дүртөйле район мәгариф бүлегенә килегез. Мәгариф бүлеге җитәкчесе В. Сатиков” диелгән иде. Тиз арада юлга чыктым. Баксаң, мине “Чакмагышнефть” идарәсе төзегән балалар бакчасына түгел, ә район мәгариф системасында ачылачак 280 балага тәгаенләнгән балалар бакчасына эшкә чакыралар икән. Әлеге учреждениене җитәкләргә өндәде мәгариф бүлеге мөдире. Озайлы әңгәмәдән соң, ризалыгымны бирдем. Үзем эшләячәк балалар бакчасын күрсәтүләрен үтендем. Алып бардылар. Биредә бернинди бина да юк, чүп үләннәре арасында аның нигезе генә шәйләнә иде! “Төзелмәгән балалар бакчасына нигә мөдир кирәк?” — дип сорарга җөрьәт иттем. Җавап кыска булды: “Төзер өчен!” Бу сөйләшү вакытында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вил Сатиков кына түгел, райсовет рәисе урынбасары Камил Гарипов, райком секретаре Рәзил Мусин да бар иде. Алар миңа балалар бакчасының коммунистик шимбә өмәләреннән җыел­ган акчага төзеләчәген аңлаттылар, һәм бу эшнең бик кыска вакыт эчендә тормышка ашырылырга тиешлеген дә әйттеләр.
Яшь мөдир җиң сызганып эшкә керешә. Бу вакытта район мәгариф системасында бер генә типовой балалар бакчасы да булмый, һәркайсы — шыгрым тулы, сабыйларга урын җитми. Төзелешне чынлап та кызу темпларда алып баралар. Сигез ай эчендә тирә-якны ямьләп, балалар бакчасы бинасы күтәрелә.
— Моңа иң нык сөенгән кеше, мөгаен, райсовет рәисе урынбасары Камил Мәүләви улы булгандыр, — дип хәтерли Тәнкилә Ниязхан кызы. — Нәкъ менә ул райондагы мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсе өчен җаваплы кеше иде. “Балалар бакчасына юллама сорап килгән ата-аналарга һич кенә дә “юк” дип әйтәсе килми, ә аларда бер төркемгә 35-40 сабый йөри, тагын да алыр идең, кроватьлар куярга да урын калмый”, — дип борчылып уртаклашканы истә. Ул балалар бакчаларына кергәнем булды, аларда бүлмәләр бәләкәй, сабыйлар шунда уйный, шунда йоклый, хәтта хезмәткәрләр савыт-сабаны шунда ук юарга мәҗбүр иде.
10нчы балалар бакчасы төзелгән чорда Тәнкилә Ниязхан кызына төзүчеләр белән бергә вагончыкларда көн саен иртәнге оператив киңәшмәләрдә катнашырга, булачак бинаның проектын да, сметаларын да җентекләп өйрәнергә туры килә. Төзелеш барышында аларны үзгәртү дә таләп ителә. Яшь мөдир эшкә җитди карый: балалар бакчасы уңайлы, заманча булсын өчен, барлык тырышлыгын сала. Проекттагы җитешсезлекләрне бетерү максатында аңа райкомның беренче секретаре Рәзил Мусинга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Район башлыгы мөдирнең фикеренә колак сала, төзүчеләргә: “Тәнкилә Ниязхан кызы ничек әйтә, шулай эшләгез, проект үзгәртелү нәтиҗәсендә таләп ителгән акчаны табарбыз”, — дип боерык бирә.
Бина әзер булгач, мөдир җиһазлар кайтару белән турыдан-туры шөгыль­ләнә.
Балалар бакчасын җиһаз белән тәэмин итү эшендә районның күп предприятиеләре катнаша. Саф һавадагы уен мәйданчыкларына җиһаз кирәк булгач, сызымнар алып кайтып, аларны кулдан күбәйтеп (ул елларда ксерокслар кебек техника юк бит), предприятиеләргә тараталар. Аларның барысы да тиешле вакытка заказларны эшләп китерә.
1984 елның 8 мартына яңа балалар бакчасында ике төркем ачыла. Бу район хатын-кызларына зур бүләк була, әлбәттә. Ә шул ук елның 1 сентябренә 12 төркем эшли башлый.
Яшьлегендә педагогия училищесын тәмамлаган Тәнкилә Ниязхан кызы Магнитогорскидагы дәүләт пединституты дипломына ия була, фидакарь эшчәнлеге өчен “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә, бихисап Мактау кәгазьләренә лаек була. Балалар бакчасында бердәм, тату коллектив туп­лауга ирешә, хезмәттәшләрен педагогика серләренә төшендерә. Аның кулы астында бик күп сәләтле, үз һөнәренә мөкиббән яшь тәрбиячеләр үсә. Алар арасында, Тәнкилә Ниязхан кызы лаеклы ялга киткәч, “Ләйсән” балалар бакчасын озак еллар җитәкләгән Сәгыйдә Сәитова, коллектив белән бүген идарә итүче Рәйсә Хәҗипова да бар.
— Тынгы белмәс, егәрле остазыбыз хакында күңелебездә тик якты хатирәләр генә саклана, — ди алар. — Эшендә дә, гаиләсендә ул һәрвакыт үрнәкле булды. Үзенә дә, безгә карата да таләпчәнлек күрсәтте, шул ук вакытта ярдәмчел, кешелекле булып кала белде. Ә безнең балалар бакчасының алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнергә Германия, Финляндия, Голландия делегацияләренә кадәр килеп китте. Тиздән Тәнкилә апа 70 яшен билгеләячәк, тик ул әле дә җитез, тирә-яктагы һәр вакыйга өчен үзенең дә җаваплылыгын тоеп яшәүче шәхес.
Бүген дә “Ләйсән” балалар бакчасы сабыйларның шат авазыннан гөрләп тора. Биредә дөньяга сөю тулы күзләр белән багучы киләчәк буын үстерү өчен зур көч салына.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Безнең балалар Интернетта
24-06-2017 :: Дөнья бу...
Безнең балалар Интернетта
Кем син, Лискоф?
22-06-2017 :: Дөнья бу...
Кем син, Лискоф?
Сөю гөле
20-06-2017 :: Дөнья бу...
Сөю гөле
Кыйммәткә төшкән балалар
17-06-2017 :: Дөнья бу...
Кыйммәткә төшкән балалар
Мәктәп белән  өй арасы...
15-06-2017 :: Дөнья бу...
Мәктәп белән өй арасы...
Әле булса төшкә керә сугыш...
13-06-2017 :: Дөнья бу...
Әле булса төшкә керә сугыш...
Элеватор колыны
8-06-2017 :: Дөнья бу...
Элеватор колыны








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»