Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кош тизәген – балыкка, Балык итен – халыкка...

27.04: Кош тизәген – балыкка, Балык итен – халыкка...

Фәрит Вәлитов студентлар белән тикшеренү үткәрә.Фәрит Вәлитов студентлар белән тикшеренү үткәрә.Башкортстан дәүләт аграр университеты галимнәренең тәҗрибәсе тормышыбызга нинди яңалык алып киләчәк?

Сер түгел, бүген кошчылык фабрикаларының янәшәсеннән үткәндә сасы ис танауны ярып керә. Кош тизәген ашлама итеп файдалану гына җитми ахры. Баксаң, экологиягә зыян салучы, халыкка уңайсызлыклар тудыручы тизәк җәмгыятькә файда да китерә ала икән. Моңа инану өчен БДАУ галимнәре тәҗрибәсенә игътибар итәргә кирәк. Умартачылык, зоотехния һәм мал үрчетү кафедрасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәрит Вәлитов башлангычы игътибарга лаек. Лабораториядә балыклар ярты елга якын кош тизәге белән туклана. Тикшеренүләр ни сөйли? Мондый азыкта үскән балыклар ашарга яраклымы? Тәҗрибә үткәрүчеләрдән шул хакта да сорарга онытмадык.


– Әйтергә кирәк, безнең башлангыч фән дөньясында яңалык түгел, – диде Фәрит Вәлит улы. – Кош тизәге азыкка өстәмә рәвешендә бик күп илләрдә нәтиҗәле файдаланыла. Нәтиҗәдә, берь­юлы ике максатка ирешелә. Беренчедән, кош тизәге экологиягә зыян салмый. Икенчедән, балык үрчетүче хуҗалыкларның чыгымнары кими. Чөнки кош тизәге файдалы матдәләргә бик бай. Әлбәттә, азык өстәмәсе буларак файдалану өчен эшкәртү таләп ителә. Уфада мондый эш белән бер предприятие шөгыльләнә. Алар кош тизәгеннән зарарсыз азык өстәмәсе җитештерә. Тәвәккәлләп, былтыр октябрь аенда тәҗрибә үткәрә башладык. Иң элек, кафедра лабораториясендә 12 аквариумга карп балыклары җибәрдек. Тикшеренү нәтиҗәләрен чагыштыру өчен, аларны таләп ителгән төркемнәргә бүлдек. Юкка гына карп сайланмады. Чөнки күпчелек балыкчылык хуҗалыкларында нәкъ карп үрчетелә. Өстәвенә ул тәҗрибәләргә, кырыс шартларга, сынауларга чыдам.
Тәҗрибәләр ярты ел дәвам итәчәк. Шушы чорда балыклар башка ризыклардан тыш, кош тизәге белән дә тукланачак. Карпларны билгеле бер вакыт эчендә, ничә граммга артканнарын, ничә сантиметрга үскәннәрен үлчиләр. Әлегә кош тизәге белән тукланучы балыклар башкаларга караганда озынрак булып үскән һәм күбрәк авырлык туплаган. Әлбәттә, гадәти булмаган ризык белән тукланучы балыклар турыдан-туры базарга, аннан безнең табынга эләкмәячәк.
– Балыкларга салынган өстәмә сыйфаты, зыянсызлыгы белән балаларның азык өстәмәләренә тиң. Моңа карамас­тан, балыкларны чын мәгънәсендә “энә күзеннән” үткәрәчәкбез. Атап әйткәндә, тәҗрибә тәмамлангач карпларның ите, каны, баш мие һәм башка мөһим органнары тирән анализланачак. Нәтиҗәләр уңай булган очракта гына кош тизәгеннән ясалган өстәмәне балыкларга ашатырга тәкъдим итәчәкбез. Уңай нәтиҗәгә өмет зур. Чөнки өстәмә җентекле тикшерү үтте. Әлегә күзәтүләр дә балыкларга тавык тизәгенең килешкәнен ачык күрсәтә, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.
Әйтергә кирәк, кибеттә сатылган диңгез балыклары өчен дә кош тизәге гадәти ризык санала. Моның үз аңлатмасы бар. Океаннарда, диңгез­ләрдә кошлар күпләп оя корган, яшәгән урыннар бар. 300-500 мең баш кош туп­ланган урыннар “кош базары” дип йөртелә. Кош тизәге белән тукланырга планктон һәм вак умырткасызлар җыела. Аларны балыклар үз итә. Балыклар ятьмәләр белән тотылып, сатып алучыларга тәкъдим ителә.
Аграрийлар үткәргән тәҗрибә нәтиҗә­ләрен күпләр түземсезләнеп көтә. Аеруча экологиягә зыян салуда гаепләнеп, штраф түләүче кошчылык фабрикалары. Алар бүген эшкәртүче­ләргә кош тизәген бушлай бирергә риза. Алып китеп, бәладән, мәшәкатьләрдән генә арындырсыннар! Кем белә, бәлки киләчәктә кош тизәге аларга да керем китерә башлар?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Безнең балалар Интернетта
24-06-2017 :: Дөнья бу...
Безнең балалар Интернетта
Кем син, Лискоф?
22-06-2017 :: Дөнья бу...
Кем син, Лискоф?
Сөю гөле
20-06-2017 :: Дөнья бу...
Сөю гөле
Кыйммәткә төшкән балалар
17-06-2017 :: Дөнья бу...
Кыйммәткә төшкән балалар
Мәктәп белән  өй арасы...
15-06-2017 :: Дөнья бу...
Мәктәп белән өй арасы...
Әле булса төшкә керә сугыш...
13-06-2017 :: Дөнья бу...
Әле булса төшкә керә сугыш...
Элеватор колыны
8-06-2017 :: Дөнья бу...
Элеватор колыны








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»