Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Энҗе алкалар

29.04: Энҗе алкалар

Энҗе алкаларКайчак очраклы хәл дә якыннарыңның никадәр кадерле булуына инандыра.

Иртә белән эштә утырам. Социаль челтәрдәге фотомның астына бер ир-егет комплимент язды: “Чибәрсең, чукынчык!..” Сискәнеп киттем. Исеме дә, фотосыннан үзе дә бер дә таныш түгел. Кем булыр икән?!


– Елмаю сиңа килешә! – дип дәвам итә теге кеше.
– Рәхмәт! Кем соң Сез? Әллә без танышлармы? – димен.
– Вакыты җиткәч белерсең! Миңа Сез дип эндәшәмә, җенем сөйми рәсмилекне! – ди.
Икенче көнне дә серле хатлар килде. Иң элек шунысын әйтим: мин гаиләле, ирем әйбәт. Дүрт яшьлек кызыбыз бар. Шуңа да язышуга нокта куяр өчен:
– Мин кияүдә... – димен.
– Бер дә аптырамыйм! Мин дә өйләнгән, хатыным, кызым бар! – ди серле танышым.
– Шулай булгач, алга таба сүз куертуның кирәген тапмыйм.
– Син алай кырт кисмә. Безгә күрешергә кирәк. Мин командировкага китәм. Кайткач, очрашабыз. Килештекме?
Тукта-тукта... Командировкага китәм, хатыным, кызым бар ди... Соң бу бит минем ир!!! Әлбәттә, ул! Иртәгә Мәскәүгә очарга тиеш. Ах, хәстрүш! Социаль челтәрләрдә эшсез ирләр генә утыра дигән була тагын! Кеше ирләре кебек назлы сүзләр әйтмисең, дип тукый торгач, барып җитте тегеңә! Күзгә карап әйтергә оялгач, интернет аша яза башлады! И-ии, җанкисәккәем! Сиздерми генә йөрисең, телең май икән бит синең! Иркә гөлем, йөзем бөртегем, сары сандугачым... Тагын әллә ниләр! Үләм... Каян бу кадәр матур сүзләр таба диген?!
Ә өйдә сиздермәгән булып кылана. Кабалана-кабалана юлга җыена:
– Тапочкаларны салдың­мы? Тагын шул триконы юып элдеңмени инде! Нигә шулкадәр ашарга тутырдың? Миңа бирән чире тарымаган әле!
Ә мин мут елмаеп аның кыланышын күзәтәм. Һай, артист та инде үзе! Бигрәк җитди, эшлекле булып күренергә ярата!
– Син нәрсә бу көннәрдә юләр кеше төсле миңа карый­сың ул? Бер-бер хәл булдымы әллә? – ди, башын сәпсим сантыйга салып.
Ә мин тагын да серлерәк елмаеп, интернетта миңа язган сүзләре белән җавап кайтарам:
– Сау бул, сандугачым! Җомга көнне очрашканга кадәр!
Мәскәүдән тагын да җы­лырак, матур сүзләр белән бизәлгән смслар яуды. Телефоннан артык хискә бирелми, үземнең, кызы­бызның хәлләрен сорый да, интернетта башка кешегә әверелә дә куя инде минем ир!
– Ничек анда Мәскәүдә, көннәр җылымы? – дип язам.
– Нинди Мәскәү?! Мин Калининградта ич! – ди.
Вәт юморист та инде үзе! Тәки теге серле кешенең үзе икәнлеген белдерәсе килми!
– Мин сиңа сюрприз әзер­ләдем! Җомга көнне очрашуга мотлак килергә тиешсең! – дип яза.
– Әлбәттә, киләм, җанкисәгем! Әйдә, безнең тәүге очрашкан урында – Салават Юлаев һәй­кәле янында очрашабыз! – димен, тәмам хискә бирелеп.
– На счет тәүге бик аңла­мадым, конечно. Салават икән Салават булсын, әйдә! 19.00да!
И, бу ирләр – тавык мие эчкән нәрсәләр! Беренче тапкыр Юлаев мәйданында очрашкан идек без! Шуны оныткан, аңламадым дигән була! Аның каравы, шушы көннәрдә өйлә­нешүебезгә 7 ел тула. Аны онытмаган, димәк. Сюрпризны да шул дата уңаеннан әзерли булса кирәк.
Нинди сюрприз микән?! Ах!.. Мөгаен, энҗе алкалардыр! Әйе-әйе! Күптәннән сорыйм бит инде мин аларны! Хәтта берзаман үзен кибеткә алып кереп, ниндиен теләгәнемне күрсәткән идем. И, алтыным минем! Бөркетем! Синең кебекләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табасы юк!
Мин инде хыялымда шул алкалар белән саташа ук башладым. Очрашуга озын зәңгәр күлмәгемне әзерләдем. Энҗе алкалар ул күлмәк белән бии-ик нык килешәчәк! Ә икенче көнгә мин ул алкаларны тагып эшкә киләм. Бүлектәге алты хатын көнләшүдән алты якка тәгәрәсен, әйдә!
Ниһаять, җомга җитте. Интернет бүген никтер “эндәшми”. Көндезге 12ләр тирәсендә ирем шалтырата: “Аэропортка килеп төштем. Бик арыдым. Хәзер өйгә кайтам, кичкә кадәр ял итәм”.
– Рәхәтләнеп ял ит, йокыңны туйдыр! Очрашканга кадәр, җаным! – димен.
Кызыбызны бакчадан кем алу мәсьәләсен атна башында ук хәл иттем. Бүгенге кич – икебезнеке генә! Башымда – матур прическа, өстемдә диңгез төсле зәңгәр күлмәк. Тиздән колак очларымда энҗе бөртекләре балкыячак... Йөрәгем, түз генә!
Җиде тула унбиш минуттан ук билгеләнгән урынга барып бастым. Дулкынланам. Нәкъ җиде ел элек дулкынланган кебек. Ә, бәлки, тагын да ныграктыр әле. Җиде тулды... Сигезенче китте... Мөгаен, чәчәкләр алып өлгермәгәндер. Кайсын сайларга да белми торадыр әле. Сигез тулды. Кая әле, шалтыратып карыйм үзенә.
– Абонент недоступен или находится вне зоны действия сети...
Аңладым, зарядкасы беткән моның! Хәзер килеп җитәчәк. Очрашу урынын белә бит инде. Сәгать тугыз тулды. Инде караңгы да, аңа ияреп, кәеф тә төшә башлады... Мәйдан уртасында, кырмыска күчедәй, әле тегеләй, әле болай йөргән кешеләр арасында таш сын кебек басып торам. Шулчак сумканы дерелдәтә-дерелдәтә телефон шалтырады.
– Син кайда йөрисең?! Әллә бүген кайтмаска уйладың? Корсак та ачты, давай, тизрәк! – Ирнең йокылы тавышын ише­түгә, өскә салкын су сип­теләрмени!
– Ничек?.. Ә Юлаев мәй­даны, бүгенге романтик кич? Син бит үзең яздың...
– Нинди романтик кич?! Кая яздым? Юлдан эт булып арып кайттым, ә син...
– Булдыралмагач, нигә баш­ладың бу уенны! Йөзем бөртегем, сары сандугачым, имеш! Нәрсә, энҗе алкалар да юкмы?! – дим урам уртасында истерикага бирелеп.
– Хатын, син нинди энҗе алкалар таптырасың миннән?! Реально түбәң китә башлады что ли?! Шул баскан җиреңнән беркая китмә! Хәзер килеп җитәм...
Өйгә кайтып егылдым. Ирнең йөзе агарынган, борчулы. Кай арада чәй ясап китерде, өскә калын юрган япты. Артык сүзләр дә кирәкми! Менә кайда икән ул чын бәхет!..
Интернет дәрьяларыннан килгән хат – “Сары сандугачым, Калининградта – буран! Рейс­лар кичектерелде, матурым! Башка көнне очрашырбыз, аппагым, яме!” дигән купшы сүз­ләргә бай юллар гади генә кайгыртучанлык янында буш, мәгънәсез иде...

Лилия БИГЛОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күгәрчен сөте”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!
Ак машинаны ат күрәме?
11-05-2017 :: Дөнья бу...
Ак машинаны ат күрәме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»