Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Глобаль җылынуга... сыерлар гаепле!

02.05: Глобаль җылынуга... сыерлар гаепле!

Глобаль җылынуга... сыерлар гаепле!Җирдә тирә-як мохит торышы мәсьәләсе кискенәләшә бара. Галимнәр бөтен дөнья халыклары ишетерлек итеп чаң суга: сулаган һавабыз зарарлы, эчәр суның сыйфаты начар! Бу хәлдән котылуның әллә нинди юлларын ачыклаганнар. Хәтта берничә ел элек алга киткән ил башлыклары, җыелышып, атмосфераны, гомумән, әйләнә-тирәлекне пычратучы завод-предприятиеләрне ябу яисә аларны экологик нормаларга җавап бирүче таләпләр буенча эшләтү турында сөйләште.

Әмма кешелек яшәешенә куркыныч тудыручы экологик бәла-казаның башлангычы агулы газ бүлеп чыгаручы автомобиль дә, сәнәгать предприятиесе дә түгел икән. Аларның барысы бергә китергән зыяннан да күбрәк куркынычны... сыерлар тудыра, имеш. АКШның абруйлы галимнәре шундый сенсацион нәтиҗә ясаган.


Әгәр океан артындагы галим­нәрнең тикшеренүләре чынлап та дөрес икән, бу яхшы яңалык түгел. Аларга ышанмаска да сәбәп юк. Чөнки бу “ачыш” белән Русия галимнәре дә килешә. Димәк, килә­чәктә ил башлыклары янә бергә җыелып, завод-фабрикаларны ябу турында түгел, ә сыер малларын киметү мәсьәләләре буенча фикер алышырга тиеш була. Тик итенә караганда сөтен күбрәк куллануга өстенлек бирүче илләр нишләргә тиеш була соң? Башта шундый саннарга игътибар итик: Англия галимнәре көн саен ярты литр сөт эчү ир-атларның бавырын май басу чире куркынычын 62 процентка киметә, дигән ачыш ясаган. Бу фәнни нигезләнгән. Әлбәттә, сүз майсызландырылганы турында түгел, ә натураль сөт турында бара.
Голландиядә һәркем көн саен бер килограмм чамасы сөт эчә һәм бу илдә яшәүчеләр иң сәламәт милләтләр исемлегендә тора. Кытайда, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европада, АКШта һәм Канадада халыкның сөт эчү “культурасы” яхшы оештырылган. Һәр кешегә елына сөт эчү күләме буенча Русия дөньяда 22нче урында тора. Башкортстан бу күрсәткечтә илдә лидерлар исем­легендә. Шунысы да игътибарга лаек: дөньяның 70тән артык илендә “Мәктәп сөте” программасы уңышлы эшли. Япониядә балаларны сөт белән тәэмин итү дәүләт дәрәҗәсенә куелганнан соң, соңгы унъеллыкларда аларның буй озынлыгы уртача 10 сантиметрга артуы күзәтелгән.
Әлеге кебек мисалларны бик күп китерергә булыр иде. Һәм шундый шартларда экологиягә зыян китерү сылтавы белән дөнья күләмендә сыерлар санын киметүгә юл куеп булыр идеме?
Ә хәзер шул мәхлукларның язмышы, алар китергән “куркыныч” турында.
Имеш, ит һәм сөт юнәлешендәге сыер малларын күп асрау табигый ресурслар кимүгә, глобаль җылынуга гына түгел, планетаның төче су запаслары кимүгә дә китерә икән! Шул сәбәпле, сыерлар кешеләргә маллар арасында иң зур куркыныч тудыручы җан иясе булып танылган.
Беренчедән, ит-сөт эшкәртүче индустрия урман запасларын киметә. Амазония джунглиларының 70 проценты соңгы елларда үзләштерелеп-киселеп, көтүлекләр ясалган. АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, илдә җитештерелгән кукурузның — 80, сояның – 90 һәм бодайның 70 проценты чамасы сыер малларын ашату өчен файдаланыла.
Икенчедән, әлеге авыл хуҗа­лыгы терлекләре планетадагы барлык төче су запасының 8 процентын эчә. Чөнки бер литр сөт бирү өчен һәр сыерга уртача 9 литр су эчәргә кирәк.
Шулай ук, җир эрозиясенә ките­рүче сәбәпләрнең — 55, пестицидлар куллануга китерүнең 37 проценты өчен дә “төп җаваплылык” сыерларга төшә, дигән фикердә галимнәр. Сыерлар даими рәвештә метан газы бүлеп чыгара. Анысы — глобаль җылынуга якынайтучы парник газларының берсе. Әлбәттә, метан бүлеп чыгаруда сәнәгать предприятиеләренең дә өлеше зур. Әмма атмосферага чыккан зарарлы газларның 37 процентына кадәре сыер малларына туры килә. АКШтагы сыерларының ел саен 60 миллион тоннага кадәр тизәк “бирүе” игътибардан читтә кала алмый. Планетадагы 1,5 миллиард сыер дөнья күләмендә барлыкка килгән парник газларының 18 проценты өчен дә “җаваплы”. Сыер малларыннан бүленеп чыккан газлар һәм азык калдыгыннан тупланган тизәге атмосферага чыккан барлык металл­ның өчтән бер өлеше күләмендә зарарлы газ бирә. Болар углекислый газга караганда Җирне 20 мәртәбә тизрәк җылыта.
Сыерның ит-сөт бирүгә караганда, шул рәвешле планета язмышына куркыныч тудыруы галимнәрдә зур сорау тудырса да, ит-сөт белән дөнья көтүче кешеләр бу проблемадан ерак тора. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, кире­сенчә, халык күбрәк мал асрарга тырыша. Ә игътибарны бәлки, мал тизәген озак сакламыйча үзләштерүгә күбрәк бирергә кирәк­тер?
Башкортстанда, мәсәлән, сыер малларын арттыруны дәүләт стимуллаштыра. Ләкин аерым хуҗалык­ларда ферма янәшәсендә еллар дәвамында өелеп яткан тирес экологиягә зыян китерми, дип булмый. Һәр сыерның көненә 50-60 килограмм ашавын, эчүен күз алдына китергәндә, күпме тизәк һәм метан бүленеп чыгуын чамаларга була.
Хәер, бәхеткә, әлегә Русиядә сыер малларының экологиягә ни дәрәҗәдә зыян китерүен өйрәнүче галимнәр булса да, сөтлебикәләрне киметергә кирәк, дигән таләп куйганнары юк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күгәрчен сөте”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!
Ак машинаны ат күрәме?
11-05-2017 :: Дөнья бу...
Ак машинаны ат күрәме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»