Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

06.05: Йөрәк

ЙөрәкПалатада бөркү һава иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Мәдехәтнең битен сыйпады... Авыр иде аңа. Ап-ак стеналардан салкын бөркелә. Ирнең кул-аяклары бинтка уралган. Кузгалыйм дигәч, кыймылдый алмады, ыңгырашып куйды. Шуны гына көткәнмени, ак йөзле, ап-ак киемле фәрештәдәй шәфкать туташы янына килеп тә басты:

— Хәерле сәгатьтә... уян­дыңмы, Мәдехәт әфәнде? Ач, ач күзләреңне, курыкма! — “Фә­рештә” ирнең беләгеннән системаны ычкындырды.
— Миннн... оззззаккк... яттымммы мммонда-а-а?
— Тынычлан. Әлегә реани­мациядәсең. Тиздән палатага чыгарырлар. Бүген сине ките­рүләренә унынчы көн.
— Ы-ы-ыһ... Унннынннчы кккөннн?!.. Ы-ы-ыһ... Чччәччүү... чччәчччү яна... А-а-ах!
— Бернәрсә дә янмый! Борчылмагыз. Хуҗалыгыгызда чәчү эшләре гөрләп бара. Хәлегезне белергә килгән дусларыгыз сөйләде.
Барырга шулкадәр теләмәгән иде Мәдехәт “Балкыш” колхозына. Ай-ваена карамый күндер­деләр. Аңа кадәр эшләгән Сайранов сәламәтлеге какшап гариза язгач, Мәдехәтнең кандидатурасын тәкъдим иткәннәр, гомум җыелышта күпчелек тавыш белән сайлап куелды.
Хуҗалык начар түгел. Маллар саны да, ит-сөт җитештерү буенча да күрсәткечләре ярыйсы. Эшләрдәй механизаторлары бар белән юк арасында. Техника паркын яңартканнар. Хезмәт хакын начар алмыйлар. Яшьләр читкә йөреп эшли. Эчкәне эчә. Менә дигән ике яшь механизатор эчә башласа, туктый белми. Андый бәндәгә хуҗалык техникасын ышанып тапшыр да эш эшләнер дип көт инде...
Чәчүне башкарып чыгу борчуга салды Мәдехәтне. Чәчү­лекләр киң. Эшләргә кирәк. Орлык җитә. Техникага утыртырга кеше җитешми дип, чәчми каласыңмыни? Кемгә барып төртелергә? Нишләргә? Яңа елда хаклы ялга озаткан алдынгы механизатор Тәлгать картка барып киңәш иткәндә? Гомере буе трактор йөгәнләгән карт сүземне аста калдырмас?
Язгы иртә. Урамнар яшел­леккә күмелгән. Тирәкләрдә кошлар сайрый. Башка вакыт булса, Мәдехәт үзе дә аларга кушылып көйләр иде. Бүген көйләү кайгысы юк. Тәлгать карт яшәгән йортның капкасын ачып керүгә оҗмах ишеген үткәндәй булды Мәдехәт. Төзек, буяулы йорт, каралты-кура карашны иркәли. Ихатадагы яшел чирәм чүпләп йөрүче чуар тавыклар белән кәттә әтәч ничек ямьли! Тирә-якка мичтә пешкән икмәк исе таралган! Ата-анасы исән чагындагы Мәде­хәтнең туган йортын хәтеренә төшерде мондагы күренеш. Үзенең әлеге йортын күз алдына китерде.
Коймаларына кадәр кирпечтән өйдерде ул, мунчаны кышын да җылы тотсын дигән исәп белән, газ ягулыгына тоташтырып өйгә кушып төзетте. Йорт эче тротуар плитә, дүрт почмакта арыслан сыннары, кечкенә фонтан утыра, әкият илен хәтерләтүче чатыр, җәйләрен башларны әйләнде­рерлек гөлләр үсә... Өйнең эчендәгесе аннан да текәрәк. Ирнең җаны гына тыныч түгел. Соңгы арада өенә кайтып керәсе дә килми. Хатыны да нәфесен тыя алмый: тегесе кирәк, монысы юк. Алсаң, анысын алмаска иде, башкасын карыйсы булган, дип ваксый. Дуслары күп. Ял саен кайсы да булса килә. Шәраблар эчеп, мунча кереп, күңел ачып таралышалар. Алар артыннан өйдә, ихатада сәер әйберләр дә тапкалыйлар... Әллә?! Төрлесен ишетергә туры килә Мәдехәткә. Андый-мондый шикләр дә йөрәген чеметкәләп үтә...
Мәдехәт тимер тавышы килгән келәткә күз салды. Тәлгать карт китмән үткерли икән.
— Килдеңме, энем? Килгәч, уз. — Карт эшен читкә куйды, кунагын өйгә чакырды.
Хуҗабикә иртәнге сәгать белән мичтән ипиен, эремчек шәңгәсен алган, сепаратын аерткан, кайнар чәен өлгерткән. Каймаклап, баллап чәй эчкәннән соң йомышын әйтте Мәдехәт. Җавап ул көткәнчә яңгырамады:
— Нәрсә, энем, миннән көлүең шулмы?
— Нишләп көлим, Тәлгать абзый? Киресенчә, Сезгә ышанып килдем. Пенсиягә озаттылар да, оныттылар дип үпкәләп ятмагыз. Сез бит әле көчегездәге кеше!
Картның чырае бозылды. Кашлары җыерылды.
— Энем, мин бу көнне гомерем буе көттем. Утыз җиде ел буе җәен-кышын салкын тимер эчендә, гөрелте тавышында эшләп кара да, аннары әйтерсең. Юк, булмый, бармыйм!
— Соң, Тәлгать абзый, мал-туар карыйсыз, фуражы, саламы кирәк. Бәлки, уйларсыз, ә?
— Мин әйттем: юк! Әнә, яшьләр эшләсен! Безнең дәвер үткән.
— Яшьләр эчүне алга алган шул, абзый. Булырдайлары читкә йөреп эшли...
— Анысы шулай, энем. Мин үз сүземне әйттем.
— Ә, бәлки, сезнең улыгыз?..
— Минеке дә читкә йөреп эшли. Шушы көннәрдә кайтырга тиеш.
— Ул чыга алмас микән?
— Күптән балигъ булган бала өчен җавап бирә алмыйм.
...Кәефсез чыкты Мәдехәт Тәлгать карт йортыннан. Башын иеп машинасына утырганда күз аллары караңгыланып куйды. Басуларны әйләнеп кайтырга уйлады. Авылны чыкканда тыны бетә, эсселектән күкрәге яна башлады. Машина тәрәзәсенең пыялаларын төшерү дә хәлен җиңеләйтмәде. Изүен ычкындырды, су алып эчте. Башкасын хәтерләми...
Бүген аны палатага чыгардылар. Ике урынлык палатада ялгызы. Өч көннән шәһәргә озатачаклар. Дәвалаучы табиб шулай карар иткән. Сынган кулы гипста. Тәненең сыдырылган урыннары төзәлеп килә.
Иртән Саниясе килеп китте. Борчылудан ул да ябыгып киткән.
Төштән соң яңгыр явып үтте. Тагын басу эшләренә комачаулады, дип көенде Мәдехәт. Телефонын да бирмиләр. Борчылырга, озак сөйләшергә ярамый, диләр.
Йокымсырап ята иде. Ишек кактылар. Тәлгать картның улы килгән.
Пакет-пакет күчтәнәчләр өләшеп хәл белеште, җитәкченең тизрәк савыгуын теләде.
— Исән-сау кайттыңмы?
— Шөкер. Җәй буе авылда булачакмын, Аллаһы боерса. Бер ияләшеп китсәм, бәлки, калырмын да әле...
— Шаярмаааа..., егет, шаярмаааа...
— Шаярмыйм! Әле бер дә шаярмадым. Иртә культуралар чәчүне төгәлләдек. Менә бүген җылы яңгыр явып үтте. Безнең тырышлыкны хуплады ул!
— Син?.. Әллә?.. — Мәдехәт егеткә текәлеп карады. Күзләре яшьләнде.
— Әйе. Без чәчүдә. Эшлибез. Эшләячәкбез!
Бу минутларда Мәдехәт дөньядагы иң бәхетле кеше иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Октябрьский американнары
22-07-2017 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш
Әгәр көтүче  ач калса...
11-07-2017 :: Дөнья бу...
Әгәр көтүче ач калса...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»