Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ак машинаны ат күрәме?

11.05: Ак машинаны ат күрәме?

Узган көздә Пермь өлкәсендә булган вакыйга моны шиккә алу өчен җитди нигез калдыра.

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Авыл җирендә туып, шунда үсеп буй җиткән кеше тирә-як мохитнең кышка, язга, җәйгә, көзгә керүенә аерым игътибар бирә кебек.
Гөлгенә дә авылда туып-үскән. Чыршы-карагайлы урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, түгәрәк күлләре, җәелеп киткән болын-кырлары уратып алган туган ягын гел сагынып яши ул. Чөнки туган йортта әти-әнисе көтә, машина кайтып туктаганы күренсә, күрше-күлән хәл белергә керә. Җылы кочактан һич китмәс иде, һөнәр алырга, тормыш корырга кирәк.


Гөлгенә мәктәпне тә­мамлаганнан соң, үз көче белән укырга керде. Югары уку йортында да сынатмады. Аны кызыл дипломга тәмамлады.
Студент елларында танышып, йөргән егете Илназ диплом алган көнне үк Гөлгенәгә тәкъдим ясады. Пермь өлкәсеннән иде ул. Оныгы дәү әнисенә иптәш булыр дип, әти-әнисе Илназның Уфада укуын, картәниләре янында яшәвен теләде. Бер ел алданрак юрист һөнәрен үзләштергән Илназ үз юнәлеше буенча эшкә урнашкан иде. Әниләре кушуы буенчамы, дәү әнисенең нык тотуы булдымы, эш хакын аз булса да җыеп барырга тырышты. Һәр ир-егеткә хас хыялы — машина сатып алу иде. Аның төсен Гөлгенә белән икәү сайладылар. “Мин атларны бик яратам, шуның өчен синең “тимер ат”ың да ак төстә, җилдәй җитез булсын”, — диде Гөлгенә.
Җиләк-җимеш өлгер­гән, бар дөнья чәчәккә күмелгән мизгел — җәй ахырында яшьләр чәч­ләрен чәчкә бәйләде. Дәү әнисе оныгына туй бүләге итеп, фатирын алыштырып бирде. Шулай итеп, тагын бер матур, ныклы гаилә барлыкка килде. Ял көннәре, бәйрәм җиттеме, яшьләр авылга җилдерде. Отпускны да тәүдә авылда, аннары Пермь якларында үткәрделәр. Көзгә исә, шатлык өстенә шатлык өстәп, гаиләдә шалкан кебек малай дөньяга аваз салды.
Әбиләр чуагының бер бик матур җомга көне иде. Мөселман бәйрәме буларак, алда дүрт көн ял көтә иде. Яшьләр Пермьгә әти-әниләренә кунакка барырга уйлады. Оныкларының да иң матур чагы, дәү әти, дәү әнинең күңелләре булсын әле, янәсе. Ире эштән кайту белән юлга чыгарга сүз куештылар. Көз булуга карамастан, көн җылылы­гын кичке салкынга алыштырырга ашыкмады. Юлда барганда озатып калган каеннар аларга хәерле юл теләде, еракларга җәелгән болын-кырларны үткән саен, күңел туган якка ныграк ашкынды.
Акрынлап караңгы төште, кич шулкадәр тыныч, юлда бернәрсә юк иде. Бала үз урындыгында мышнап йоклый, яшь әти белән әни юлны күзәтеп барды. Кайтып җитәргә дә күп калмаган: бер авылны узсалар, аннары Илназ­ның әти-әнисе яшәгән авыл күренәчәк. Шулчак көтмәгәндә фаралар утына таллар арасыннан бер көтү ат килеп чыкмасынмы... Берничәсе бәрелде, ә ак төслесе туктаган машина өстеннән үтте. Гөлгенә алмачуарның тәрәзәгә ыргылганын гына күреп өлгерде һәм аңын җуйды...
Берничә көн реани­мациядә ятып, палатага чыгарганда, ни булганын, нигә монда килеп эләккәннәрен берсе дә белми дә, аңламый да иде. Бала белән ананың хәле авыр булды. Әти кеше уяну белән Гөл­генәне таныды. Яшь хатын бер-ике көн саташты, куркуыннанмы, әллә наркоздан айный алмыйчамы, бик озак ыңгырашты. Уяну белән улын китерүләрен сорап янында торган әнисенә ялварды. “Улың исән, тынычлан, сиңа борчылырга ярамый”, — дип, күз яшьләренә буылса да, сиздермәскә тырышып юатты әнисе. Улы исән, баш мие нык селкенгән, аны балалар бүлегенә сал­ганнар иде.
Дәваханәдә бер айдан артык ятканнан соң, аннан чыккач, тагын әллә күпме вакыт юлда йөрергә туры килде гаиләгә. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы авыр төзәлде. Юл һәла­кәтенә ике ай кала кредиты түләнеп беткән машина төзәтерлек булмый.
Барысы да кирегә үз хәленә кайтты кебек: сабыйлары балалар бакчасына йөри, Гөлгенә дә, Илназ да эшкә чыктылар. Ә менә руль артында йөреп өйрәнгән кешене туктатып буламы соң? Илназ кара карлыгачтай “тимер ат” сатып алды, салоннан чыгу белән, гаиләсен утыртып, мәчеткә юлландылар.

(Исемнәр үзгәртеп алынды).


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күгәрчен сөте”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Буш таган
16-05-2017 :: Дөнья бу...
Буш таган
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»