Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кеше булып кал!

13.05: Кеше булып кал!

Күңелдәге рәхимсезлекне бернәрсә дә аклый алмый.

Шәһәрдән кайткан күчтәнәч белән күңелләре хушланганчы кичке чәйне эчеп, табынны җыйгач, карт белән карчык йокларга әзерләнделәр, ә кунакка кайткан кызлары Гөлфирә әти-әнисенә комачауламас өчен олы якка чыгып китте.


Йокысызлыктан интеккән картлар бик иртә дә ятарга тырышмый. Икесе ике урында мендәргә баш терәгәннәр генә иде, кемдер урам капкасын шакыды. Колакка саңгыраурак карт, көзге җил көчен кая куярга белми шаяра, дип уйлады, ахры, игътибар итмәде. Ә Әминә карчык сискәнеп башын күтәрде һәм урам тәрәзәсенә капланды. Кичке эңгер-меңгердә капка янында ят ир сыны шәйләнә иде. Әминә карчык гомере буена ят кешенең капка шакуыннан өркеп яшәде. Канга сеңгән бу курку, инде заманалар үзгәрсә дә, бетми, җан тынычлыгын алып тора. Таныш булмаган кеше капкаңны шакый икән, бәла киләсен көт тә тор. Әминә карчык борчылуын баса алмыйча, иренә кычкыра төшеп дәште: “Атасы дим, кемдер килгән әнә. Бу караңгыда ни кирәктер. Көн беткән диярсең”.
Сәгыйдулла картның кушуы буенча кызлары Гөлфирә чыгып капканы ачты. Ул ят кешене ияртеп ишектән кергәнче, карт белән карчык, урыннарыннан торып, олы якка чыктылар. Шәһәрчә киенгән, урта яшьләрдән бераз гына олырак күренгән ят ирне карт танымады. Ә Әминә карчык сәлам биргән иргә күзләрен кысып карап торды да, таныгандай баш селкеп куйды. Тик килгән кешене түргә узарга чакырырга ашыкмады. Уңайсызлануы йөзенә чыккан чакырылмаган кичке кунак соң йөргәне өчен гафу үтенде. “Бик кирәк иде, иртәгә китәм...” − диде. Кергән кешене бусагада тотып булмый, Гөлфирә кунакны үтәргә чакырды. Узаргамы-юкмы белмичә икеләнгән ир карчыкка сораулы караш ташлады да кыюсыз гына чакырган урынга үтте. “Сугыш елларында эшләгән өчен имзаң кирәк иде, Әминә апа. Пенсиягә белешмәләр җыя идем...” – диде ул карчыкка карап һәм кулындагы төргәктән кирәкле кәгазь битен чыгарды. Әбинең йөзе җитди, карашы хәтта бераз кырыс иде. “Ә-ә, Талип, каптыңмы?” – дип сорады ул кинәт кенә. Берни аңламаган Сәгыйдулла карт белән кызы күзгә-күз карашып алдылар. Кәефе төшкән Талип, уңайсызланып, чал чәчле башын иде: “Килгәндә уйлаган идем лә ул имзаңны куймассың, каршы килерсең, дип...” Әминә карчык аңа текәлеп карап торды да өзеп-өзеп әйтте: “Ә теге вакытта безне ничек интектерүеңне оныттыңмы?” Талип гаепле карашын идәнгә күчерде, баш киемен салып тирләгән битен сөртте дә акланды: “Соң, Әминә апа, заманасы шундый иде бит. Үзең беләсең”. Әминә әби ни хакындадыр уйланып торды да, күзлеген киде һәм кәгазьгә кулын сузды. Талип күрсәткән җиргә имзасын куйгач, рәхәтен күр пенсияңнең, дип теләк тә теләде. Йөзе яктырып киткән ир ашыгып кулындагы сумкасын бушатты: “Әминә апа, Сәгыйдулла абый, менә бераз шәһәр күчтәнәче сезгә. Авыз итәрсез”. Аны, ай-ваена карамыйча, Гөлфирә яңарткан чәйне эчәргә утырттылар. Ясаган чәйне эчеп, әдәп йөзеннән бераз утыргач, кичке кунак рәхмәтләр укый-укый чыгып китте.
“Кем улы булды бу?” – дип кызыксынды урынына барып яткан Сәгыйдулла карт. “Талип бу, Шәмсия малае. Исеңдәме икән? Атасы сугышта үлде”. Карты нидер хәтерләргә маташты, ахры, озак кына дәшмәде. Ә Әминә әби хәтер төенчеген сүтә башлады: “Сугыш чорында бу малай бригадир иде. Үзенә дә унбиш яшьләр генә булгандыр. Ни дисәң дә, бәләкәй булса да, түрә бит. Эшкә камчы белән куа иде. Каршы дәшеп кара! Бер көнне, бердәнбер сыерыбызны ябып куйган бу. Балаларым ач, җибәр сыеркаемны дип моңа елый-елый ялвардым. Бирми генә бит сыерны. Өч көн ябып тотты. Йон китерсәң, бирәм, ди. Фронттагы солдатларга оекбаш, бияләй бәйләргә кирәк, ди. Балакайларыма дип җыеп кына тоткан йоным бар иде, шуны кочаклап илттем. Шуннан соң малкайны чыгарды. Ә кичен йонымны амбарга илтмәде, култык астына кыстырып өенә алып кайтып китте. Өч көн савылмаган сыерымның шартлардай булган җилене шешеп чыкты. Канлы сөт савып эчә башладык”. Сәгыйдулла карт дәшмәде, тамак кырып куйды, теге якта Гөлфирә тирән итеп көрсенде. Әминә карчык баягы кырыслыгы өчен аклангандай дәвам итте: “Нишлисең соң, заманасы шундый иде шул. Аның өчен хәзер үч алып булмый. Аннары, бала гына иде бит әле ул. Өч бала атасыз да калдылар”. Көтмәгәндә килеп кергән кичке кунак Сәгыйдулла картның күңелендә дә вакыт томанында калган ерактагы вакыйгаларны, шомлы еллар шаукымын кузгатты, ахры, күзләрен билгесез бер ноктага төбәп, уйга чумды ул.
Сугышның беренче көненнән үк бик күпләр белән беррәттән Сәгыйдулла фронтка китте. Баланлыда үксеп озатып калган якыннарына, еламагыз, дошманны бик тиз җиңеп кайтырбыз, дип чыгып китсәләр дә, өметләр акланмады. Немец көчле иде, ә безнең гаскәрләр сугышка әзер түгел булып чыкты. Солдатлар чигенде дә чигенде, дошман ил эченә торган саен ныграк үтә барды. Август башында, тигез булмаган бер алышта бихисап күп сугышчыларны немецлар камап алды һәм чолганышта калган бик күпләр әсирлеккә эләкте. Алар арасында утыз бер яшьлек Сәгыйдулла да бар иде.
Егетнең яшәү өчен, исән калу өчен дүрт елга сузылган газаплы көрәше башланды. Дүрт елдан артык гомерен Сәгыйдулла немец тоткынлыгында үткәрде. Ничә тапкыр Газраил аны бугазыннан алды, ничә тапкыр ул үлемнең күзенә карады фашист зинданында. Җәһәннәмнең үзеннән исән чыга алуына үзе дә әле булса ышанып бетә алмый. Бер түгел, йөз үлеп терелде Сәгыйдулла тоткынлыкта. Германияне буйдан-буйга узып, биш лагерьне үтте. Крематорийда яндырырга торганда, алар төркеменә чират җитмичә, әсирләрне башка лагерьга алып киттеләр. Беренче тапкыр Сәгыйдулла үлемнән шулай котылды. Ә икенче кат Газраилдан аны бергә әсирлеккә төшкән күрше авыл егете Сергей коткарып калды. Ачлыктан хәлсезләнгән егетне мәетләр өеменә чыгарып ташладылар. Танышы Сергей аны күреп алды һәм мәетләрне этәргә трактор килгәнче кире баракка сөйрәп кертте. Ашарга үз паегын биреп, чыкмаган җанын саклап калды. Өченче тапкыр аягында чак басып торган Сәгыйдулланы немец пулеметыннан бер поляк әсире коткарды. Тук немецлар шул рәвештә күңел ача иде: алар эткә биргәндәй бер кисәк ипи ыргытуга, ачлыктан шешенгән кешеләр шул ипигә ташланалар, шуны гына көткән фашист пулеметтан сиптерә. Җирдә яткан ипи кисәген күрүгә, Сәгыйдулланың да аяклары үзеннән-үзе алга ыргылды. Әмма янында басып торган поляк тоткыны аны кулыннан кысып тотты да җибәрмәде. Шулай Сәгыйдулла өченче кат үлем тырнагыннан ычкына алды. Азаккы хәл турында Сәгыйдулланың хатынына да, балаларына да сөйләгәне юк иде. Ә бүген түзмәде, сөйләде. Әсирлектә күргәннәре турында сөйләргә куркып яшәде ул. Эчендә тоту ничек кенә авыр булмасын, ачылырга ярамый иде. Төрмәдән курыкты.
Әминә карчык түзәлмичә яткан урыныннан торып утырды, үз алдына догаларын кабатлады: “Йә Раббым, сугышлар күрсәтмә. Йә Раббым, сугышлардан сакла...” Әйе шул, су­гышның барлык михнәтен үз иңнәрендә күтәргән бу буын өчен иң мөһиме – бары тик сугыш булмасын. Калганына түзеп була. Бары тик сугыш булмасын! Сугышлар күрсәтмә... Бу дога – Әминә карчыкның бәгырь түреннән иңрәп төшкән өмет авазы, ялваруы, үтенүе... Сугыштан да әшәке, кирәкмәгән нәрсә юк җир йөзендә. Теге якта әтисен тыңлап яткан Гөлфирәнең тын гына елаганы ишетелде.
Озак яшәде җирдә Сәгыйдулла карт. Тулы бер гасырдан артык яшәде. Тоткынлыкта вафат булган иптәш­ләренең гомерен Аллаһ аңа өстәп бирдеме, җирдә кыласы гамәлләре күп идеме, кылган изгелекләренең әҗереме, бик озак яшәде. Гомерлек юлдашы – хатыны Әминә ахыргача янында булды. Озын гомерле булуын да Сәгыйдулла сабыр күңелле әүлиясе – Әминәсеннән күрде. “Син янымда булмасаң, син мине сакламасаң, кадерләмәсәң, бу хәтле яши алмас идем”, − дип әйтә килде. Дүрт кызлары булды. Әминәнең беренче иреннән туган ике улын үстерделәр. Илле өч ел аңлашып, бергә гомер кичерделәр. Яши-яши авылның Ак әбиенә, Ак бабаена әверелделәр. Балалары барысы да игелекле булып үсте. Кайтып дөньяларын көтәләр, җимертеп эшләрен эшләп китәләр.
Туган туфрагына булган олы бурычын тулысынча түли алды Сә­гыйдулла. Олыгайгач дин юлына басты. Туксан җиде яшенә хәтле мәет юарга керде. Соңгы көненә хәтле кешеләргә изгелек кенә кылды. Баланлы халкы олылап аңа киңәшкә йөрде. Кешеләр алдында намусы чиста. Ил буенча сугыш тоткыннарын аклау башланганчы ук, бик күп еллар алдан аны халык үзе аклады. Заманалар үзгәреп, сугыш тоткыннарын акларга карар чыккач та Сәгыйдулла ун ел буена ветеран акчасын ала алмады. Ай саен артырмы, дип көтсә дә, артыннан йөрсә дә, аны тыңлаучы-ишетүче булмады. Кайда гына барса да, ишекне ябарга гына куштылар. Хаклык эзли-эзли ничәмә суд аша үтеп, түләргә дигән карар чыгаргач та ветеран акчасын түләмәделәр. Мыскыллап, инде срогы чыккан, вакытында йөрергә кирәк иде, дип сәбәп таптылар. Балалары да, Сәгыйдулла да гаделлекне таба алмады. Шулай да авылында, гаиләсендә Сәгыйдулланың урыны түрдә, йөзе ак булды. Соңрак, сугыш ветеранына тиңләп, алар белән бер хокукта Сәгыйдуллага да шәһәрдә бер бүлмәле фатир бирделәр. Фатирыннан да бигрәк, Сәгыйдулла карт өчен юк гаебе юылуы, исеме аклануы хак иде.
Йөзьяшәр картны – авылның Ак бабаен соңгы юлга озатырга бөтен тирә-як халкы килде. Лаеклы хөрмәт, изге дога белән Сәгыйдулланы җир куенына салдылар. Баланлыда туды Сәгыйдулла, Баланлыда үсте, шушы авылның суларын эчте. Шушында гомере үтте. Баланлының кочагына кереп ятты. Газиз җире өчен гомерен дә бирергә әзер иде, башкача килеп чыкты. Башыннан ни үтсә дә, Кеше булып калды. Үзеннән соң игелекле буын калдырды. Исемен ташка түгел, ил йөрәгенә язды. Баланлы халкы үзенең каһарман улын әле бик озак еллар хөрмәт белән искә алыр.
Физәлия Дәүләтгәрәева.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Октябрьский американнары
22-07-2017 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш
Әгәр көтүче  ач калса...
11-07-2017 :: Дөнья бу...
Әгәр көтүче ач калса...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»