Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Буш таган

16.05: Буш таган

Йорт янәшәсендәге тыкрыкта үсүче тупылдагы таган бушап калды. Шуңадырмы, агач та ятимләнеп калган кебек күренә. Ничә карасаң да, яңгырмы, эссе кояшмы, шунда, моңаеп, Айзат атынып утырыр иде. Атына дип, менеп урнаша да, зур күзләрен авыл капкасына төбәп, кыймылдамый да утыра. Ниләр уйлагандыр, кемне көткәндер... Хәер, кемне көткәнлеге билгеле иде инде. Әнисен көтә иде ул. Тик менә 17 яше тулып, мәктәп тәмамлап чыгып киткәндә дә әни дигән кешесе кайтып кермәде...

...Уллары Илшат әти-әнисенә хәсрәт китереп кенә торды: күрше­ләренең бакчасын талаудан башланган юньсезлеге үзе үскән саен арта гына барды: әле авыл­дашларының гаражыннан мотоцикл урлап тотылды, әле мәктәптә тәрәзә ватты, әле күрше авыл малайлары белән сугышты. Яшь чагында үзенең дә йодрыклары тик тормый иде Гафур абыйның, шуңа башта бердәнбер улының шуклыкларын аның яшьлегенә бәйләде, үскәч, акылга утырыр әле, дип көтте ул. Әмма Илшат, киресенчә, шаша гына барды. Мәктәпкә чакырулар ешайды, кешеләрдән акча алып торганлыгы беленде. Улының мәктәп тәмамлап чыгып китүен тешен кысып түзде Гафур абый. Армиягә китсә, акылга утырыр әле, дип уйлады. Әмма егеткә армия дә ярдәм итмәде. Әнисе Халисә болай да тыны кысылып интегә иде, улы күрсәткән хәсрәтләрдән соң бөтенләй чиргә сабышты.
Армиядә хезмәт итеп кайткан Илшат Уфага чыгып киткәч тә кайгы-хәсрәт китерүеннән туктамады, бәланең тагы да зурраклары ишек шакыды: егет наркотиклар куллана башлады, әти-әнисенә кайтып булышуны онытты, кайтса, акча таптырып тинтерәтте. Чыгып китүенә ике ел дигәндә, өйләндем дип, Ирина исемле кызны ияртеп кайтты. Сәләмә генә киенгән, матурлыгы күзгә бәрелеп тормаган бу кызның ике яшьлек улы булуы ачыкланды. Яшәүләренә ярты ел дигәндә, алар өчесе кайтып төште. “Без Ира белән Себердә бераз акча эшләп кайтырга уйлаштык. Алешка сездә торып торсын инде, берәр айдан, барып урнашкач, кайтып алырбыз”, — диде Илшат. Һәм ике яшьлек нарасыйны олыгайган әти-әниләренә калдырып, яшьләр күздән югалды.
Киленнәренең беренче ире урыс булгандырмы, Алешка татарча бер сүз дә аңламый иде. Иртән уянса, боек күзләрен мөлдерәтеп, әнисе чыгып киткән ишеккә карап тик утыра. “Алешка” дип әйтә алмагач, карт белән карчык аны “Айзат” дип йөртә башлады. Бераз ачылып китмәсме, дип, Гафур карт малайны олы тупыл янына алып барып, атынгыч эшләп бирде. Айзат гел шунда атынып утырыр булып китте. Елап йөдәтмәде, ашауга да талымсыз иде — ни салсаң, шуны ашый. Тик әнә шул сагыш тулы күзләренә генә чыдый алмый иде картлар — көлми дә, уйнамый да, күзләрен мөлдерәтеп карап тик утыра.
Бер ай түгел, әллә ничә айлар, еллар узып китте. Кайтырбыз дигән яшьләрнең хәбәр-хәтере булмады. Айзат инде аңлау гына түгел, татарча яхшылап сөйләшә дә башлады. Халисәгә — “нәнәй” дип, Гафурга “дәү әти” дип дәште. Бервакыт, малайның мәктәпкә керәсе вакыты җиткәндә, аның белән районның опека бүлеге бик кызыксынды. Гафур белән Халисәнең кулында малайның бер документы да юк иде. Опека, малайны алып китәбез, дигәч, Халисә, хафаланып, Иринадан калган иске чемоданны актара башлады. Баланың документлары шунда ята иде. Югыйсә, Айзатның туган елын, көнен дә төгәл генә белмиләр иде. Ә менә “әти” дигән графа буш, анда сызык кына тора иде.
Айзат бик акыллы булып үсте. Җиденче сыйныфларга җиткәч, ул Гафурны абзарга да чыгармады, малларны җиренә җиткереп үзе карады. Шул ятимгә каймагы, сөте булсын, дип, олыгайганчы сыерны бетермәде Гафур карт. Бала чагыннан калган гадәтен ташламады малай: аз гына буш вакыты булдымы, теге тупыл төбенә барып утыра иде.
Бервакыт ул күңелендәге уй-хисләре, кичерешләрен нәнәсе белән уртаклашты. Аны борчыган төп сорау: кайда минем әти-әнием? Әлбәттә, “Син безгә беркем дә түгел” дип әйтергә теле бармады Халисәнең. Эшкә дип читкә чыгып киткәннәр иде, берәр хәл булдымы, табылмадылар, дип ялганлады.
Айзат медик булырга хыяллана иде. Мәктәптән соң хыялын тормышка ашырып, институтка укырга керде. Үзен карап үстергән иң якын кешеләренә ай саен кайтып йөрде. Картларга уңайлы булсын өчен өйгә суын да кертте, газ да сузды. Карт көннәрендә шундый ярдәмчеләре булуына, малайның шундый акыллы булып үсүенә картлар сөенеп бетә алмады.
Студент чагында ук эшли башлады Айзат, аның белемгә омтылышы зур иде. Шулай ук ачык йөзле, ярдәмчел иде ул, авылдашлары да аңа еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, егет беркемне дә борып җибәрмәде, барысына да кулыннан килгәнчә ярдәм итте.
Башта Гафур чирләде. Айзат аны башкалага үзе эшләгән дәваханәгә алып китеп карады. Картның хәле беразга әйбәтләнеп торды. Әмма бавыры беткән иде, өч ел дигәндә ул китеп тә барды. Айзат ялгыз калган карт нәнәсен үзе янына алып килде, Халисәне өрмәгән җиргә утыртмады. Эшендә бик ихтирамлы, югары белемле оныгына карап, нәнәсе куанып бетә алмады.
Халисәнең кан басымы еш күтәрелә иде. Беркөнне ул, югарыдагы шкафтан нәрсәдер алырга дип урындыкка баскач, башы әйләнеп егылып төшеп, кабыргасын сындырды, башы белән бик каты бәрелде. “Нәнәй, нигә мендең инде анда?” — дип ачыргаланды Айзат һәм нәнәсен дәваханәгә салды.
Кич иде. Дежурга килгән Айзат нәнәсе янында утырганда аны чакыртып алдылар. Салкында урамда исереп туңган ике бомжны алып килгәннәр иде. Айзат ашыгып чыгып китте. Иртәгәсен Халисә коридорда яткан улын күрде. Битен сакал басып, гәүдәгә ябыкса да, Илшатны таныды ул. Коридорда ыңгырашып ятучы ирнең бер аягы юк иде... “Хатыны белән эчеп, икесе дә туңганнар” дигән чыш-пыш тиз таралды палаталарда. Халисә барлык кыюлыгын җыеп, Ирина яткан бүлмәгә керде. Хатын бетеренгән иде, күп эчүдән йөзе таушалып беткән.
Шулчак бүлмәгә Айзат та килеп керде. Нәнәсенең биредә басып торуына бик аптырады ул. “Палаталарны бутадыңмы, нәнәй, синеке стена аша бит”, — дип эндәште дә авыруны карарга тотынды.
— Апа, безгә икенче тапкыр эләгәсез бит инде. Теге юлы ирегезнең бер аягын кискән идек, хәзер икенче аягы турында сүз бара. Сезнең дә бармаклар туңган, әйбәтләнеп китәренә ышаныч юк. Нәрсә дип шулкадәр эчәсездер? Балаларыгыз да юкмы, ичмасам? — дип Иринага эндәште Айзат. Тегесе йөзен читкә борды.
Халисәнең йөрәге кысылып куйды. Шундый начар кешедән ярый әле шундый игелекле бала туган, дип уйлады ул һәм тиз-тиз генә бүлмәдән чыгып китте. Коридорда ятучы Илшат яныннан берничә мәртәбә үтте Халисә. Барып хәлен беләсе, “Улым!” дип эндәшәсе килде. Бәлки, менә хәзер әйбәтләнеп китәр, эчмәс дигән уйлар да бөреләнде күңелендә. Әмма курыкты.
Чыгып китәсе көнне Халисә Ирина янына тагын сугылды. Сүз артыннан сүз чыгып:
— Синең балаларың юкмы? — дип сорагандай итте.
— Юк, — диде Ирина. Беркемем дә юк. Алешкам бар иде. Әмма мин аны югалттым. Аракыга алмаштырдым. Хәзер инде беркемем дә юк. Аракысыз бер көн дә тора алмаучы ирем бар да, коточкыч үткәнем генә бар...
Ай ярым-ике айлап вакыт үткәндер, Айзат чәй эчкәндә үзе алар турында сүз кузгатты.
— Теге парны хәтерлисеңме, нәнәй? Бүген без аларны Картлар йортына илттек. Инде бездә бер тапкыр ятып аягын кистергән иде инде ире, әле менә икенче аягын да югалтты. Хатынының бармакларын саклап кала алмадык, нык туңганнар иде. Урамга чыгарып җибәрәсе килмәде, хакимият белән сөйләшеп, Картлар йортына тәгаенләдек. Хатыны чыгып киткәндә: “Минем сиңа бирерлек башка бер әйберем дә юк. Тормыш юлымда очраткан бердәнбер игелекле кеше син булдың. Ал, мин хәзер аны барыбер кия алмыйм!” — дип, миңа балдагын бирде. Алмаган идем, елап җибәрде,” — дип кесәсеннән көмеш балдак чыгарды. Халисә үзенең балдагын таныды, аны аңа әнисе калдырган иде, сакла, нәселебездән килә, дигән иде. Бервакыт балдак югалды. Илшат урлап алып чыгып киткән булган икән...
— Чын күңеленнән биргәч, ал, балам. Җирәнмә, ул Ирина дигән хатын бәхетсез хатын ул. Картлар йортына озатып әйбәт иткәнсең. Рәхмәт, анда, ичмасам, тамаклары тук булыр, чиста урын-җирдә йокларлар. Ә балдакны, кызың тугач, аңа бүләк итәрсең, — диде.
...Менә иллене куып баручы ир тупыл төбендә утыра. Бүген ул соңгы якын кешесен — нәнәсен җирләде. Зираттан кайткач, гадәттәгечә, тупылына килде, дәү әтисе Гафур эшләп биргән таганга утырды. Нинди генә сагышларын, нинди генә хәсрәтләрен сакламый аның шушы тупыл! Нәнәсе белән дәү әтисенә дә сөйләмәгән серләрен шушы агач белән уртаклашты бит ул! Тупыллар чыдам икән, аның җир күтәрмәс кайгыларын да күтәрделәр, беркемгә дә таратмадылар. Шушы уйлар белән Алеша-Айзат карт агачның кәүсәсен сыйпап үтте. Эченнән генә авылына, үзен читкә типмәгән күршеләренә, оныкларыдай күреп карап үстергән бөтенләй ят ике кешегә рәхмәт әйтте дә китер юлына кузгалды. Бары тик арканнары таушалып беткән буш таган гына җилдә селкенеп калды...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Күгәрчен сөте”
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
“Күгәрчен сөте”
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
23-05-2017 :: Дөнья бу...
Кулъяулык — мәхәббәт шаһиты
Йокысыз узган төн
20-05-2017 :: Дөнья бу...
Йокысыз узган төн
Разведчик хатирәләре
18-05-2017 :: Дөнья бу...
Разведчик хатирәләре
Кеше булып кал!
13-05-2017 :: Дөнья бу...
Кеше булып кал!
Ак машинаны ат күрәме?
11-05-2017 :: Дөнья бу...
Ак машинаны ат күрәме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»