Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Разведчик хатирәләре

18.05: Разведчик хатирәләре

Разведчик хатирәләреЯки Мостафа Туктамышев төркеме ничек “тел” алып кайткан?

Мостафа Туктамышев хәрби хезмәткә 1939 елда алына. Ул дәвердә югары уку йорты дипломына тиң диярлек, сирәк солдатларда гына була торган урта белемле Туктамышевны Владивосток шәһәрендәге хәрби-пехота училищесына укырга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, егетләргә укуны вакытыннан алда тәмамларга туры килә. Башка хәрбиләр белән бергә Туктамышевны да фронтның утлы казанына китереп салалар.


Сугышның иң авыр көннәре. Зур югалтулар белән Украинаны, Белоруссияне калдырып, безнең хәрби частьлар Воронеж, Курск, Орел өлкәләренә кадәр чигенә. Ил азатлыгы кыл өстендә торган шушы авыр көннәрдә якташыбыз һәлакәтле канкоешта тәүге чирканчык ала. Лейтенант Туктамышевка Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский җитәкчелегендәге 16нчы армия составына кергән разведротада взвод командиры вазыйфасы йөкләтелә.
Ул көннәрдә сугыш гарасатын үз күзләре белән күргән, аның эчендә кайнаган фронтовикның сөйләгәннәре бүген дә тетрәндерә. Ул хатирәләр кызыклы да, кызганыч та. Менә шуларның берсе.
Разведчиклар взводы командиры, лейтенант Туктамышевка ашыгыч задание бирелә. Моннан 15 чакрымдагы бер авылда елга аша салынган күпернең “хәлен” белү, ул тирәдә немецларның барлыгы-юклыгы турында мәгьлүмат җыю кирәк була.
— Хәрби заданиене үтәргә өч сәгать бирелде. Шуңа да юлда очраган тәүге полуторканы туктаттым да, машинаны үзебез барасы юнәлешкә алып киттем. Барып җиттек дигәндә рация аша командир өстәмә задание бирде: туры килсә, “тел” алып кайтырга боерды, — дип искә ала ветеран.
Разведчикларның берсе — Татарстан егете, Илья Муромец кебек үтә дә көчле, гайрәтле Данилов, икенчесе керәшен татары Константинов һәм башкорт егете Туктамышев була. Күпернең “исән”, машиналар үтеп йөрерлек икәнлеге, тирә-якта немецлар күренмәве турында штабка хәбәр итүләре була, баш өстендә дошманның сары төстәге өч ракетасы күренә. Соңыннан билгеле булуынча, елга буендагы урман эчендә штаб урнаштыру мөмкинлеге бармы, немец ныгытмалары юкмы икәнлекне ачыклау максатында полк командиры да разведкага бер төркемен җибәргән була. Гитлерчылар да йоклап ятмаган икән. Урмандагы хәлне белү максатында алар да разведкага килгән булып чыга. Безне күреп, әлеге дошман солдатлары, кайда төбәп атарга кирәклеген күрсәтеп, ракетадан аткан.
Ап-ак киемдәге Туктамышев егетләре башта тын гына тирә-якны күзәтә һәм сак кына атлап, баягы ракета атылган якка таба юл ала. Бераз баргач, кышкы урман өстен тагы да шул сары ракета сигналы яктыртып ала. Бу юлы разведчиклар ату тавышларын да ишетә, кайдан атуларын да якынча шәйли. Бер агач ботагын да селкетмәскә тырышып, егетләр тагы да алга атлый һәм бер снаряд чокырында өч немец солдатын күрә. Тегеләрнең автоматларын кар өстенә куеп, алларындагы зур булмаган географик картадан нидер эзләгән, нәрсәдер турында бәхәсләшеп торган чаклары була. Алдан сөйләшенгәнчә, Туктамышев юлбарыс җитезлегендә бер фашистның өстенә ташлана. Немец таза гәүдәле, бик көчле булып чыга. Өстендәге Мостафаны күтәреп, утырган җиреннән аягына торып баса һәм җилкәсендәге яугирне дер селкетә, аны аркасы белән янәшәдәге агач кәүсәсенә кыса, ычкынырга тырыша. Шулчак үз “эшен” тәмамлап өлгергән Казан пәһлеваны Данилов ярдәмгә килә. Автомат приклады белән дошманның башына тондыра. Шуннан соң гына теге тынычлана, һушын югалтып, җиргә егыла. Күрәсең, Данилов корбанына чамаламыйрак суккан, теге мескен шунда ук җан биргән. Туктамышев егетләре калган ике “телне” штабка алып кайта. Бер атна дигәндә разведчикларның өчесенең дә түшләрен “Кызыл Йолдыз” ордены бизи.
1942 елның гыйнвары. Иң салкын көннәрнең берсендә караңгы төшәр алдыннан Туктамышев взводына Волоколамск шәһәреннән ерак түгел бер урман авызында дошманның нинди ныгытмалары, нинди техникасы, якынча күпме солдат барлыгын белеп кайтырга боерык бирелә. Юлсыз кар ерып ике сәгать чамасы барганнан соң, урман читендәге бер авылда тамак ялгап алырга һәм төнге тынлыкта урман эчен тикшерергә булалар. Ничек кенә сак атларга тырышсаң да, кар шыгырдавы барыбер ишетелеп тора. Сагалап яткан фашистлар боларны сизеп-күреп кала һәм ут ача. Мостафаның янында гына татар егете Хәйруллин каты яралана. Аны күтәреп алырга дип җиргә иелүе була, лейтенант үзе дә яралы солдат өстенә ава. Уч төбе зурлыгындагы снаряд ярчыгы аның уң як калак сөяген сындырып, үпкәсенә кереп зарарлаган була. Күп кан югалту сәбәпле, командир исен югалта.
Һушына килгәндә инде ул урман каравылчысы өендә, медиклар карамагында була. Буш караватлар булмаганлыктан, аны башка яралылар белән бергә ылыслы агачның йомшак ботаклары түшәлгән идәнгә яткыралар. Яра бик тирән булганлыктан, катлаулы операция эшләү өчен Туктамышевны ашыгыч рәвештә Мәскәү госпиталенә җибәрергә кирәк, дигән карарга килә баш табиб. Башкала 200 чакрым ераклыкта, ә тышта ыжгыр февраль суыгы. Мәскәү – Смоленск юлына чыгу максатында ике хәрби санитар, егетне носилкага салып, төн уртасында юлга чыга. Юл юк, урман аша чыга торган сукмакны да кар баскан. Көндез бөтенләй үтәрлек түгел, берәр төрле хәрәкәт күрү белән дошман ут ача, самолеттан бомбалар яудыра башлый. Урманны чыкканчы биш чакрым атларга кирәк арыган санитарларга. Алар бераз гына бара да туктап тәмәке тарта.
— Урман эчендә калдырып, ташлап китсәләр, “юлда үлде” дип әйтсәләр дә булыр иде. Беркем белмәс тә, эзләмәс тә иде. Юк, ташламадылар. Күпчелек совет кешеләрендә булган кебек, аларга чын патриотизм, җаваплылык хисе, кешелеклелек сыйфатлары хас булган, — дигән нәтиҗәгә килә Мостафа бабай.
Мәскәү госпиталендә ике ай чамасы ятканнан соң, Туктамышев арытаба Казан дәваханәсендә дәвалана. Егет анда бер чибәр шәфкать туташына гашыйк була. Савыккач, өйләнешәләр. 1943-44 елларда сугыш инвалидына башта — Казанда, соңрак Белоруссиядә 1925-26 елгы егетләрне фронтка әзерләү бурычы йөкләтелә. Сугыш тәмамлангач, аны Ташкентның хәрби педагогия институтына укырга җибәрәләр. Ләкин берничә айдан кадрлар бүлегенә чакырып алалар да: “Укырга беркайчан да соң булмас, башта тирә-якны бандитлардан тазартырга кирәк”, — диләр. Ул дәвердә илнең төрле почмакларында җинаятьчел төркемнәр барлыкка килгән була. Туктамышев аларга каршы көрәштә аеруча активлык күрсәтә. Ниһаять, сигез ел хәрби киемне салмый йөргән фронтовик 1946 елда демобилизацияләнә.
1943 елда авыр операциядән соң тизрәк савыгырга, аякка басарга ярдәм күрсәткән ак халатлы, ак күңелле Казан кызы Гаширә Хафиз кызы белән Мос­тафа ага ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр, аларны зур тормыш юлына чыгаралар. Әйтергә кирәк, фронтовиклар гаиләсе буларак, Туктамышевлар улларын һәм кызларын үзләре кебек патриотизм рухында тәрбияли. Өлкән уллары Альберт, Казан хәрби академиясен тәмамлаганнан соң, күп еллар хәрби очучы була, полковник званиесе ала. Кече уллары Марат та абыйсының һөнәрен, хәрби хезмәтне үз итә. Кызганычка каршы, егетләр бүген икесе дә гүр иясе. Алар автоавариядә һәлак була. Кызлары Флүрә — Төмәндә, Венера үз гаиләсе белән Иглин районында яши.
Мостафа Гайнетдин улы тыныч тормышта да җуелмас эзләр калдыра. Башкортстанга кайту белән офицер егетне Балтач районындагы Тучыбай җидееллык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Гомумән, үз гомерендә аңа укытучы булып та, КПССның Өлкә комитеты каршындагы махсус курсларны һәм читтән торып педагогия институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар партия эше, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләү буенча инспектор вазыйфаларын башкарырга туры килә. Ветеранның күкрәген “Кызыл Йолдыз”, “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары һәм 20 медаль бизи. 1993 елда Мостафа ага 50 ел бер җан, бер тән булып яшәгән хәләл җефете Гаширә Хафиз кызын җирли. Соңрак Гөлҗамал Фәхретдин кызы белән гомер итә.
Зариф ХАкетдинов.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Октябрьский американнары
22-07-2017 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш
Әгәр көтүче  ач калса...
11-07-2017 :: Дөнья бу...
Әгәр көтүче ач калса...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»