Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Йокысыз узган төн

20.05: Йокысыз узган төн

Йокысыз узган төнТормышта акыл кабул итмәстәй хәлләр дә булып кына тора.

Нәфисә тәрәзәне ачып, күкрәк тутырып тын алды. Рәхәт һәм бераз җиңел булып китте аңа. Җылы, йомшак җил чәчләрен, битен сыйпап узды. Ап-ак чәчәккә төренгән алмагачлардан исерткеч хуш ис килеп бәрелде. Әкрен генә үзалдына җырлап алды:
Алмагачлар чәчәк ата
Майның унбишләрендә...


Әйе, менә тагын ул һәрвакыт өзелеп көтеп ала торган ягымлы, назлы май да җитте. Үз гомерендә күпме язлар каршылады Нәфисә, ничә тапкыр шушы алмагачлар чәчәк атты... Яшьнәп торган, мәңге сүнмәс тоелган дәртле яшьлек тә күз ачып йомганчы, бер мизгелдә үтеп киткән. Ә картлык яшьлектән, ай-һай, озынрак икән... Нәфисә үзенең яшьлек елларын әллә кайда, еракта, зәңгәр томан артында итеп тоя... Ә еллар ага да ага...
Соңгы арада бигрәк тә моңсу аңа. Әле һаман да яшьлек чибәрлеге сакланган йөзенә җыерчыклар өстәлде, озын дулкынлы чәчләрендә көмеш төсе күбәйде. Әллә ничек, җанына тынгы таба алмый, нәрсәдер күңел төбен кырып тора бу көннәрдә. Югыйсә, бар тирә-якта шундый матурлык. Сирәк була торган, искиткеч матур язлар килде быел... Фәрит белән танышкан елдагыдай... Кояш та нурларын кызганмыйча сибә, сандугач та моңлырак җырлый кебек. Әйе, табигать яшәрә, җанлана, тик Нәфисә генә гомер көзенә керде. Менә бүген дә йоклый алмыйча, торып утырды ул. Янында гына Фәрите йоклап ята. Еллар үтү белән мәхәббәт сүнә, бары тик бер-береңә өйрәнү тойгысы гына кала, диләр. Тик Нәфисә белән Фәрит бер-берсен әле дә өзелеп яраталар. Яшьлектәге юләр мәхәббәт еллар үтү белән олы һәм көчле хискә әверелде.
Ачык тәрәзә аша караңгы күк йөзендәге тәлгәш-тәлгәш йолдызларга бакты Нәфисә. Очы-кырые күренмәгән моңсу уйлары аны еракка, үткәннәргә алып китте. Ә уйлыйсы уйлары, яңартасы хатирәләре күп иде шул аның, күп иде... Менә ничә ел инде алар Фәрит белән шатлык-кайгыларны бергә уртаклашып, җәй-кышларны бергә каршылап яшиләр. Тормышлары әйбәт, хәлле. Инде үсеп беткән, берсеннән-берсе чибәр биш бөртек кызлары бар.
Кызлары... Борчулары да шул кызлары өчен инде Нәфисәнең. Бишесе дә матур, таза, зифа, алма кебек булып үстеләр. Ләкин бишесе дә ялгыз шул аларның...
Бишесе дә бәхетсез булды Нәфисәнең кызлары. Кадрия – иң олысы. Көтеп алган, кадерле бала булганга, Кадрия дип куштылар аңа. Беренче бала, чынлап та, кадерле булды. Артык яратты аны әти-әнисе. Шуңа күрә иркә булып үсте кыз. Шул иркәлегеме, чибәрлегеме, бөтен язмышын челпәрәмә китерде дә инде. Инде унбиш яшендә үк авылда Кадриягә гашыйк булмаган егет юк иде. Үзе дә дәртле булды кыз. Иртә клубка чыга башлады.
Фәрит белән Нәфисә аның бер сүзенә дә каршы килмәде. Ә кызый кайвакыт иртәнге якта гына кайта торган булды. Моңа Нәфисә ачуланмады, чөнки Кадрия шәһәр егете Самат белән йөри иде. “Әйдә, йөрсен яшь чагында, тик тәртипле генә йөрсен”, – ди иде ул. Самат – авылга килгән газ кертүчеләрнең берсе, бик шаян, чибәр егет. Авылның күп кызлары үлеп гашыйк булды аңа. Шундый егет аңа караганга, башын югары күтәреп, масаеп йөрде Кадрия. Ә әнисе кызының ни дәрәҗәдә тәртипле йөрүен Кадриянең корсагы беленә башлагач кына аңлады...
И, ул вакыттагы кайгырулары Нәфисәнең... Ул көннәрдә күпме картайды, бетеренде ул. Ә егеттән җилләр искән иде инде. Соңрак Саматның шәһәрдә хатыны белән яшь баласы барлыгы ачыкланды. Бер яктан, җан ачуларын чыгарып тиргәсә, икенче яктан. йөрәкләре сыкрап кызганды Нәфисә газиз баласын.
Кадрия үзе дә алданганын аңлады, үкенде, тик соң иде шул... Яшь, чибәр әнисенең ничә көн эчендә картаеп, ябыгып калганын күреп, бик кайгырды, үз-үзен шул хәтле битәрләде, хәтта кул салмакчы булды... Нәтиҗәдә, баласы төште, ә үзенең күңелендә ир-ат халкына карата гомерлеккә ачу һәм нәфрәт калды. Беркайчан да, беркемне дә үзенә якын китермәде, кияүгә дә чыкмады Кадрия.
Нәфисә, беренче кызының бу хәлләреннән соң, үсеп килүче икенчесен бик каты тәрбияли башлады. Бер җиргә дә чыгармады, егетләр белән дә йөрергә рөхсәт итмәде. Даниясе өй эчендә матур романнар укып кына утырды. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, медицина институтына укырга керде. Әниләре аны тулай торакта да яшәтмәде хәтта. Бер карчыкка фатирга керттеләр. Ул, әлбәттә, кызның тәртибен күзәтергә тиеш иде. Тик Дания үзе дә берсе белән дә йөртмәде, чөнки ул яшьләр белән аралашып үсмәгән иде. Мәхәббәт, яшьлек турында матур китап­лардан укып кына белде. Эчә, тарта, сүгенә белә торган яшьләр турында язылмаган иде шул анда. Яшьтәшләре арасында да үзенә дус-иптәш таба алмады Дания. Яхшы укыды, дәресләр тәмамлангач та фатирына ашыкты. Хыял дөньясына чумып, укылган романнарындагы принцны көтте. Сөясе-сөеләсе килгән чаклары да булды, әлбәттә. Тик ул көткән принц кына килмәде.. Җиде ел укып, Дания яхшы доктор булып чыкты. Әниләре дә: “Бәлки, берәрсе белән йөреп карарсың, кызым, ошап китәр әле... Яшең бара бит”, – дип карадылар. Тик кыз берсен дә үзенә тиң күрмәде, яратмады. Утыз яшен дә ялгыз каршылады.
Өченче балаларын Нәфисә белән Фәрит малай булыр дип көткәннәр иде, тик кыз бала туды. Сания акыллы, тыйнак, тыңлаучан бала булды. Әнисе сүзеннән чыкмады. Бу кызын тизрәк яхшы гына кешегә кияүгә биреп калырга ашыкты Нәфисә.
Шуңа күрә аны озак укый торган институтларга да кертергә теләмәде. Кыз эшләрне бик ярата иде. Һөнәрчелек училищесына тегүчелеккә укырга керергә теләгәч, Нәфисә каршы килмәде. Анда чибәр кызга тәкъдим ясаучы да тиз очрады. Үзе белән бергә укыган күрше авыл егете начар кеше түгелдер әле, дип уйлап, Нәфисә белән Фәрит риза булдылар. Бер балаларын булса да ялгыз күрәсе килми иде аларның. Шулай итеп бер ай гына йөргән егеткә кияүгә дә китеп барды Сания. Тик күрәселәре алда булган икән шул, алда...
Яши башлаганның өченче көнендә үк хатынына кул күтәрде яшь ир. Ике көннең берсендә исерек булды. Газиз баласының агарынып, ябыгып калган йөзен, күм-күк булып янган тәннәрен күргәч, ике айдан Нәфисә үзе үк алып кайтып китте аны...
Дүртенче кызларына Фәрит белән Нәфисә яшьтән үк: “Апаларыңның язмышын күреп үстең, ничек яшәргә кирәклекне үзең уйла, ичмасам, син бәхетле бул”, – диләр иде. Бу кызлары чибәрлектә барысыннан да уздырган, исеме дә җисеменә туры килеп тора – Гүзәлия.
Гүзәлиянең мәктәпне тәмамлап, чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән көне иде. Фәрит белән Нәфисә кызларына сокланып туя алмадылар: киң итәкле ефәк ал күлмәктәге кыз күбәләккә охшап тора, дулкын-дулкын кара чәчләре киң билбау белән бәйләнгән нечкә биленә кадәр төшкән, төпсез зәңгәр күзләре шатлык нурлары чәчә. Алда аны әле башланмаган кызыклы, серле, тормыш көтә. Нинди шат бәхетле ул бу минутта!
Кичәдән соң сыйныфташлары белән таң каршыларга киттеләр. Нәфисә, йокламыйча, кызын көтте. Инде таң атты, көтү китте, ә Гүзәлия кайтмады. Түземлеге бетеп, йөрәге нидер сизенеп, сыйныфташ кызларына китте. “Бәй, кайтмадымыни, Нәфисә апа? Югалттык бит без аны. Кайтып киткәндер дип уйлаган идек...” – дип, ана күңеленә шом салдылар.
Көн буе эзләгәннән соң, кичкә генә таптылар аны. Гүзәлия һушсыз, ләкин исән иде. Башкалар кебек эчәргә, егетләр белән йөрергә өйрәнмәгән кызга күңелле булмый бу мәҗлестә. Барысы да парлашып бетәләр. Ә аның күңеле шундагы бер исерек егетне дә кабул итә алмый. Үзе генә кайтырга чыга. Юлдан җилдереп узган “Джип” аның нәкъ янына килеп туктый. Төн уртасында үзенең япа-ялгыз кайтырга чыгуының хата икәнен аңлый кыз, тик соң була...
Гүзәлияне мәсхәрәләгән “яңа бай”ларның койрыгын полиция дә тота алмый. Бу вакыйгадан соң акылы зәгыйфьләнеп калу аркасында гомеренең күп өлешен ак түшәмле хастаханә бүлмәсендә үткәрергә мәҗбүр була кыз...
Ир бала үстерергә хыялланган Фәрит белән Нәфисәнең соңгы өметен җимереп, кыз булып туган бишенче балалары – чибәр, кыю, шаян Акчәчәк, бар көчен салып, әти-әнисен кайгыртмаска тырыша. Мәктәпне, соңыннан педагогия институтын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Беренче курста укыганда авиация институтында укучы бер егеткә гашыйк була. Егет тә кызның хисләренә җавап бирә, бераз дуслашып йөргәч, тәкъдим ясый. Өзелеп яратса да, укуын тәмамлаганчы ризалыгын бирми Акчәчәк. Ә биш ел эчендә әти-әнисе булачак кияүләрен иркенләп сыный-тикшерә һәм яхшы нәтиҗәгә килә: уңган, ярдәмчел, югары белемле, ә иң мөһиме – аларның Акчәчәге өчен җанын бирергә риза.
...Туй күлмәгендә Акчәчәк, чынлап та, нәфис, ап-ак матур бер гөлне хәтерләтә. Фәрит белән Нәфисә дә чиксез шат. Ниһаять, төпчек кызлары бәхетле булачак, тупылдап торган оныклар сөячәк әле алар!
Сәгать дүрткә загска барырга тиешләр. Тик менә биш тулды, алты... Кияү егетен көтеп аптырашкан туганнар арасындагы авыр тынлыкны телефон шалтыравы бозды. Ул дәваханәдән иде...
Ап-ак күлмәге канга буялган кызының авариягә эләккән булачак иренең җансыз гәүдәсен кочаклап үксегәне әле булса күз алдында Нәфисәнең...
Беренче һәм соңгы мәхәббәтенә тугры калды Акчәчәк.
...Иртәнге якта була торган язгы салкын, Нәфисәне калтыратып, уйларыннан айнытып җибәрде. Сәгать дүрт суга иде. Шушы берничә сәгать эчендә биш кызының да бәхетсез язмышын хәтереннән үткәрү аның йокысын бөтенләй качырды. Ничәнче кат үзенә бер үк сорауларны бирде: ни өчен, нигә алай булды соң? Ник ул татыган сөю-сөелү бәхетен биш кызына да тату насып булмады? Кемнең каргышы төште икән?.. Тукта, тукта... Каргыш?.. Нәфисәнең күңеле нидер сизенгәндәй итте, хәтеренә төшерергә тырышты. Кинәт өстенә бер чиләк салкын су сиптеләрмени. Аһ, ничек ул моны оныткан?! Элегрәк уйланмаган, чынга алмаган... Күңеле белән янә хатирәләр дөньясына чумды...
...Менә аның авылга фельдшер булып килгән чагы. Ул — яшь, чибәр, зифа буйлы шәһәр кызы. Бер белмәгән, күрмәгән авылга килеп төште. Шәһәрдә укыганда да, авылга эшкә килгәч тә, аның артыннан йөргән егетләрнең чиге-чамасы булмады. Тик горур кыз беркемгә дә сер бирмәде, аның йөрәген берсе дә яулый алмады.
Ә менә майның ямьле бер көнендә медпунктка Ул килеп керде. Әйе, ул Фәрит иде. Бер күрүдән була торган мәхәббәткә, һәм гомумән мәхәббәткә ышанмаган Нәфисә... гашыйк булды. Бу шулкадәр тиз һәм көтелмәгәндә булды, кыз башта үзе дә ышана алмый йөрде. Ә егетнең кулы каты киселгән иде. Берничә көн аны бәйләтеп йөрде. Кулы төзәлгәч, кичләрен бу шофер егет янына Нәфисә үзе чыга башлады. Бер ел дуслашып йөрделәр, аларны инде ут белән дә, су белән дә аерып булмый иде.
Иртәгә туй дигән көнне Нәфисә йоклый алмады. Язгы яшенле яңгыр ява иде. Салкын яңгыр тамчылары тып та тып тәрәзәгә бәрелә. Кемдер акрын гына тәрәзә чиртте. “Фәрит! Түзмәгән, килгән, сөеклем!” – дип, шатланып, тышка йөгереп чыкты. Тик анда Фәрит түгел, ә ябык кына, бәләкәй гәүдәле бер кыз басып тора иде.
– Кем кирәк? – Нәфисәнең аптыравы тавышына чыкты.
– Син кирәк идең, – диде кыз салкын һәм тыныч тавыш белән.
Нәфисә якынрак килде һәм дертләп китте. Бу – Гөлсем иде. Авылда аны “сихерче” дип йөртәләр. Әнисе сихерче булган, дип сөйлиләр. Кызыннан да шүрлиләр иде. Имеш, үләр алдыннан әнисе барлык серләрен аңа ачып калдырган. Әлеге төндә дә аның килүе юкка түгел иде. Нәфисәгә кадәр алар Фәрит белән йөргән булганнар. Имеш, егетне сихерләп йөрткән... Нәфисәгә киңәш бирүчеләр күп булды: “Алма сихерче кызның егетен, башкаең кайгыдан чыкмас... Бетмәс егетләр...” Ә Нәфисәгә Фәритеннән башка беркем кирәк түгел иде.
Матурлык буенча үзеннән күпкә калышкан, төссез ятим кызны кызганып куйды Нәфисә.
– Тыңлыйм сине, Гөлсем.
– Мин сиңа шуны әйтергә килдем: ташла Фәритне һәм бүген үк авылдан чыгып кит!
– Син шаяртасыңмы?!
Ишелеп яуган яңгырдан сихерче кызның бөтен өсте чыланып, тузган чәчләре битенә сылашкан. Ачу һәм нәфрәт тулы күзләре яшен яктысында куркыныч ялтырый.
– Юк, шаяртмыйм. Кушканны эшләмәсәң, гомер буе үкенәчәксең. Юлыма каршы төшмә! Кем кызы икәнне оныттыңмы әллә?
Нәфисәнең дә ачуы чыкты.
– Без Фәрит белән бер-беребезне яратабыз. Беркем безне аера да, бәхетебезгә комачаулый да алмый!
– Минем белән ул бәхетлерәк булыр иде. Аны беркем дә мин яраткан кебек яратмаячак! – Гөлсем бу сүзләрне өзгәләнеп, җан ачысы белән әйтте. – Син килгәнче шундый әйбәт иде, ул минеке иде инде. Ә син минем бәхетемне җимердең. Ул бит минем тормышымның мәгънәсе, бердәнбер юанычым... Сиңа егетләр бетмәс, син чибәрсең, ә миңа Фәриттән башка беркем дә кирәкми, аңла, зинһар, кит безнең авылдан!
– Мин үз бәхетемнән баш тарта торган кеше түгел. Вакытыңны әрәм итмә, сау бул, Гөлсем! – Нәфисә борылып кереп китмәкче иде, тегесе аны җиңеннән тотып алды:
– Тукта! Бу синең соңгы сүзеңме? Алайса, тыңла. Әйе, сез бер-берегезне үлеп яратасыз. Сезне, чынлап та, бернәрсә дә, хәтта минем көчем дә аера алмый. Тик шуны бел, минем каргышым барыбер төшәчәк! Үзеңә булмаса, балаларыңа. Гомер буе балаларың өчен кайгырып яшәячәксең. Беркайчан да ир балагыз булмас. Мин күрмәгән кебек, синең кызларың да ир бәхете күрмәс, ялгыз булырлар. Картайган көнеңдә оныкларың булмас. Бервакыт син минем бу сүзләрнең рас килгәнен аңлап, соңгы көннәреңә кадәр Фәриткә кияүгә чыкканыңа үкенеп яшәрсең!
Гөлсемнең соңгы сүзләрен җөпләп куйгандай, күк күкрәде. Ә Нәфисә аны тыңлап та бетермичә, кереп китте. Әйе, ул ышанмады. Икенче көнне туй мәшәкатьләре белән бу хәлне бөтенләй онытты...
...Фәрит ямьсез төш күреп уянды. Хатыны янында юк. Таң аткан. Караса, Нәфисә ачык тәрәзә янында утыра. Фәрит торып, аның янына килде. Аптырап калды. Нәфисәнең озын, дулкынлы чәчләре кар кебек ап-ак, күзләре йомык, ике бите буйлап яшь ага, ә калтыранган иреннәре бер үк сүзләрне кабатлый: “Кичерегез, мине, кызларым, кичерегез...”


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сыер турында җыр
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш
Әгәр көтүче  ач калса...
11-07-2017 :: Дөнья бу...
Әгәр көтүче ач калса...
Үлемнән качып – ...зиратка
8-07-2017 :: Дөнья бу...
Үлемнән качып – ...зиратка








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»