Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Исмәгыйль караклары”

18.07: “Исмәгыйль караклары”

 “Исмәгыйль караклары”Татар авыллары, татарның үзе кебек үк, төрле-төрле. Кәсепләре дә үзгә. Бер як игенчелек белән генә шөгыльләнүне хуп күргән, икенче төбәк үзенең сәүдәгәрләре, малчылары белән дан тоткан, өченчеләре тегүче кәсебенә өстенлек биргән, дүртенчеләре яшелчә-җимеш үстерергә тырышкан... Бер як нечкә күңеллерәк булган, икенчеләре бераз усалрак, өченчеләре моңлырак, дүртенчеләре шаянрак, бишенчеләре хәйләкәррәк...

Татар авыллары, халкымның үзе кебек, күп төрле генә түгел, ә күп йөзле дә. Арасында ниндиләре генә юк! Хәтта кырынрак юлдан киткәннәре дә, тайгаграк сукмак сайлаганнары да бар.

Бәләкәй чакта безне, өлкәннәр сүзен тыңламаучы “юеш борыннар”ны, сөннәтче бабай һәм колак кисүчеләр белән генә түгел, бик еш кына “Исмәгыйль караклары” белән дә куркыталар иде. Кышкы озын кичләрдә дә бәйләмнәрен күтәреп кергән күрше апаларының авызында, авыл яңалыклары һәм җен-пәриләр генә түгел, Исмәгыйль авылына бәйле рәвештә туган төрле гыйбрәтле тарихлар да була иде.

Заманында Бәләбәй үз өязендәге бердәнбер шәһәр булган. Барча тирә-як халкы базарына да, бүтән йомыш белән дә, солдатка каралырга да, “духтыр”ына да, төрмәдә ятучы туганнарының хәлен белергә дә шунда йөргән. Читкә чыгып китәргә уйласалар да тимер юл станциясенә Бәләбәй аша барганнар. Ә шәһәрдән көньяктарак урнашкан барча авыл халкының юлы, телиме-теләмиме, Исмәгыйль авылы янәшәсеннән үткән. Һәм юлчылар бик еш кына шул җирдә талана торган булган. Халык хәтерендә бөтенләй эзсез югалу очраклары да байтак.

Әмма мин Исмәгыйль халкының авылы белән юлчыларны талавына, җиңел кәсеп белән көн күрүенә ышана алмыйм. Әйе, анда намусларына корт төшкән бәндәләр дә яшәгәндер, әмма һәммәсе дә шундыйлар сафына кермәгәндер ич?!

Ә менә Бәләбәйнең үз караклары, үз угрылары булмаганмыни? Булган, әлбәттә. Тик шәһәр эчендә адәм талап, кан-яшь түктереп йөрмәгәннәр генә. Алар Бәләбәй белән Исмәгыйль арасындагы каенлыкта ята торган булган. Бөтен хикмәт әнә шунда. Ә юлчы-олаучыларны көткән буш вакытларында, мөгаен, үз башларыннан үткән маҗараларны кушып, “Исмәгыйль караклары” турында гайбәт-риваятьләр чыгарып ята торган бул­ганнардыр.
Хәзер заманалар бүтән. Иң соңгы юлбасарның соңгы тапкыр юл басуыннан соң да бик күп сулар акты, язлар артыннан җәйләр килде, аларны бихисап кышлар алыштырды. Әйе, Бәләбәй дә үгисеп калды, чөнки аңа Бүздәк, Туймазы һәм Шаран районнары халкы инде бик йөрми, алар Уфа чаба, Казан чаба, Мәскәү чаба.

Ә Исмәгыйль авылы яныннан хәзер асфальт юл үтә. Элек җәяүле һәм атлылар йөргән җирләрдән машина-мотоцикллар җилдерә. Тик юлбасарлар гына күренми. Әмма тирә-як халкының күңелендә элекке кайбер шомлы, гыйбрәтле, яки мәзәгрәк хәлләр һаман саклана һәм алар бу төбәктәге яшь буынга халык авыз иҗаты буларак җиткерелә.


Агач аяк
Якын-тирә авылларның бер абзыен Бәләбәй базарыннан ашлык сатып кайтып килешли тирә-якларга яманаты чыккан шул каенлыкта дүрт “карачкы” эләктереп ала да, кулларын аркан белән бәйләп, аты-ние белән урман эченә алып кереп китәләр. Ә бу вакыйгага тарыган абзыебыз бик үк төшеп калганнардан булмый. Ул, нык тырыша торгач, арканны чишә. Җитмәсә, “Берәр хәлгә юлыксам”, дип алган арба “кендеге” дә була куенында.
Юлбасарлар моның акча янчыгын бүлешә алмыйча үзара мәш килгән арада сикереп тора да өчесенең башын бәреп тә яра, хәтта ки нәрсә бул­ганын исләми дә калалар. Абзыебыз боларның башлыкларына гына тими. Әллә куркамы, әллә кызганамы (чөнки тегесе агач аяклы була), әллә сәбәп бүтәндәме – билгесез. Әмма, “Артымнан куа чыкмасын”, диптер инде, тегенең протезын да эләктереп алып, торып чаба. (Юлбасар аны бер читкә салып куйган була.)
Берничә чакрым үткәч, хәл җыярга туктавы була, “Аягымны калдыр!” дигән тавыш ишетә. Борылып караса – юлбасарларның атаманы куа чыккан. Җитмәсә, ике аягы да исән-сау. Абзыебыз җан ачысы белән йө­герергә керешкән. Ә юлбасар үзе йөгерә, үзе “Аягымны калдыр!” дип инәлә икән. Әмма абзыебыз куркудан аны ташларга оныта, ә йөгерүеннән үз авылларына җиткәч кенә туктый.
Өенә кайткач: “Бер протезга була нигә шулкадәр чапты микән, ясарга урманда агач беткәнмени?! Җитмәсә, үзенең ике аягы да исән-сау”, – дип тегене карарга керешсә, протез урталайга ярылып китә дә эченнән... күп кенә алтын-көмеш коела. Баксаң, бу чын протез түгел икән. Юлбасарларның башлыгы аны байлыгын яшерү өчен ясаткан булган.
Ә абзыебыз бүтән беркайчан да Бәләбәй базарына бармый. Алтын-көмешләргә бер көтү сыер сатып ала, яңа өй сала. Ә йортының иң түренә, олылап, теге протезны элеп куя.
Машиналы карак
Сугыштан соңгы авыр еллар. Дары исе юньләп таралып та бетмәгән. Тирә-якта хәерчелек, тол хатыннарның зары, әтисез калган сабыйларның күз яше. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, җитмәсә, шуларга өстәп, коммунистлар авыл халкын төрле-төрле салымнары белән дә җәфалый.
Көннәрнең берсендә шушы ачы язмышларына зарлана-зарлана Гусаркино белән Ключевка авыл­ларының берничә хатыны, бала­ларының авызыннан өзеп җыйган май-каймакларын базарда сатып, шул акчаны салымга түләү нияте белән төенчекләрен күтәреп, Бәләбәй шәһәренә чыгып китә. Бераздан аларга Мәтәүбаштан шул ук максат белән юлга чыккан өч татар һәм ике мари хатыны да кушыла. Репьевка авылын үткәндә аларның интернациональ төркеменә көнбагыш сатучы ике хохлушка да иярә.
Бераздан аларны бер машина куып җитә. Үзе машина дигәннәре күз күреп гадәтләнгән “полуторка” да түгел, әллә нинди, тимер әрҗәле. Хатыннарның сөенеченең чиге булмый, иртәрәк барып җитәләр ич! Җитмәсә, көчләре дә янга кала, өйләренә дә иртәрәк кайтачаклар.
Шофер егет тә бик хәстәрлекле булып чыга. “Күкәй-фәләннәрегез ватылмасын”, дип, тегеләрнең төенчек-капчыкларын кабинасына төйи, ә үзләрен, тезеп, машинасының әрҗәсенә утырта. “Апакайларым, бик нык тотынып утырыгыз”, ди, ә кузгалып китәр алдыннан татар хатыннары аңламаган телдә: “Машина – военная, а водитель – ас!”, – дип тә өсти.
Китәләр шулай җил белән узышып. Шофер егет юкка гына кисәтмәгән, ахры, машина барган саен ныграк сикерә, җитмәсә, ни галәмәт, тимер әрҗәсе дә өскә чүмәлә башлый. Кабина түбәсенә сугып туктатырга буйлары да җитми. Кызу баралар, шул сәбәпледер инде, шофер боларның кычкырышканын да ишетми.
...Үзбушаткыч машина әрҗәсеннән соңгы булып арадагы иң чая татар хатыны төшеп кала. Бераздан бүтәннәр дә, юл тузанын каккалый-каккалый, арт саннарын уа-уа килеп җитә. Аксаклап, чатанлап һәм титаклап китәләр базарга. Барып җитәләр – машина монда да юк. “Берәр җиргә генә кергәндер, хәзер килеп җитәр”, дип, и көтәләр, и көтәләр – файдасыз. Кичләр җитә, әмма төенчекләре дә, зәхмәтле машина да күренми.
Ә машина ул мизгелдә, янә бер төркем юлчыны әрҗәсенә төяп, Уфа ягына җилдергән була.
“Чихүткә, тай моннан!”
Элек вак-төяк авылларда кибет төземәгәннәр. Магазиннары булган очракта да колхозчылар анда әйбер сатып ала алмаган. Чөнки халык акчасыз, ә эшләгәннәре өчен һич кенә дә түләмәгәннәр, яки игенләтә генә биргәннәр. Авыл кешесе, шул сәбәпле, теләсә дә, теләмәсә дә, шәһәргә барып, вак-төяк әйберне дә базарда үзе белән алып килгән утын-печәнгә, азык-төлеккә, йон-тирегә, чабата-фәләнгә алмашып ала торган булган.
Бер татар авылының мутрак кына әбие көннәрнең берсендә ниндидер йомыш белән базарга киткән. Күрше хатыны, нәрсәдер алырга кушып, үзенең малаен да шушы карчыкка ияртеп җибәрә. Барганнар базарга, юллары уңгандырмы – монысын ук әйтә алмыйм. Кайтырга чыкканнар болар. Юллары, баргандагы кебек үк, шомлы Бәләбәй каенлыгы аша үтә икән. Ә ул урын юлбасарлары белән “дан” тоткан, көн саен диярлек сакал-мыек баскан ниндидер кешеләр юлчыларны талый торган булган. Җитмәсә, халыкта бу турыда берсеннән-берсе куркынычрак сүзләр дә йөргән.
Әби белән малай менә шул каенлыкка җиткән. Иптәшкә бүтән юлчылар да күренмәгән, базардан кайтучылар бу шомлы урынны күптән үтеп беткән булган. Җитмәсә, каһәр төшкере, караңгы да төшеп килә, ди. Ни булса да булыр, дип, урман эченә кереп киткән болар. Тик моңа кадәр мут әби күршесе белән төенчекләрен алмашкан. Малайга: “Шулай иткәндә авырлыгы тоелмый”, – дип сәбәбен дә аңлаткан.
Урман эченнән күп тә барырга өлгермәгәннәр, каршыларына өч карак килеп чыккан. Битләрен сакал-мыек баскан, ди, билбауларына балта кыстырылган. Яшь кеше — яшь кеше инде, малай торган да чапкан, артыннан куып та карыйлар, әмма тота алмыйлар. Ә уклау йоткан кешедәй катып калган әбинең төенчеген алалар да үзен җибәрәләр.
Карчык, авылга кайткач, беренче эш итеп күрше малаеннан үзенең төенчеген кереп ала. Тегенекеннән ничек итеп җилләр исүе турында бәйнә-бәйнә сөйләргә дә онытмый.
Бу карчык көннәрнең берсендә тагын базарга киткән. Монысында – күрше килене белән. Кайтканда төенчекләре белән ничек кенә алмашырга тырышмасын, әбинең хәйләсе барып чыкмый, килен кайнеше хатасын кабатларга теләми, юлбасарлар килеп чыга-нитә калган очракта да качып китәргә өметләнә.
Урманга килеп керүләре була, эләктереп тә алалар. Карчык кына түгел, килен дә кача алмый. Бер карак әбинең төенчеген ала да эчендә ботанырга керешә. Шулчак карчыкның юлда эчәргә дип алган ярты шешә сөтсез чәе килеп чыга. Мондый пыяла савытны тәү тапкыр күрүче юлбасар аптырап кала. “Бу нәрсә?” дип сорый. Әби янә хәйләгә керешә: “Мин бит чихүткә чирле, духтырга анализларымны алып барган идем дә, аз дип алмадылар”, – ди. Карак шешәне төенчеге белән бергә атып бәрә. Карчыкка тимиләр, ә күрше киленен алып калалар.
Өченче тапкыр әбиебез янә каракларга юлыга. Берничә кеше базардан кайтып барган булалар. Шунда юлбасарларның берсе карчыкны танып ала. “Ә син, чихүткә, тай моннан!”— дип, тамак төбе белән кычкырып җибәрә. Әбигә шул гына кирәк инде, “Рәхмәт, балакаем”, дия дә алдына-артына карап тормыйча тора да чаба. Өенә кайткач, тәһарәт яңартырга гына туры килә.
Габдулла ВАФИН.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Октябрьский американнары
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш
Әгәр көтүче  ач калса...
11-07-2017 :: Дөнья бу...
Әгәр көтүче ач калса...
Үлемнән качып – ...зиратка
8-07-2017 :: Дөнья бу...
Үлемнән качып – ...зиратка








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»