Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Октябрьский американнары

22.07: Октябрьский американнары

Миңлегөл һәм Вахит Хәлфетдиновлар.Миңлегөл һәм Вахит Хәлфетдиновлар.АКШта яшәүче Хәлфетдиновлар андагы тормыштан канәгатьме?

Безнең очрашу очраклы гына килеп чыкты. Октябрьскийдагы күптәнге якын дустым Раил Фәхретдинов туган төбәге Яңа Бишенде авылы бәйрәменә кунак итеп чакырган өлкән яшьтәге бу пар белән таныштырганда аларны нәкъ менә “татар америкалылары” дип тәкъдим итте. Сүз дә юк, Америка татарлары турында ишетеп белә идем, ә яңа танышларым исә Кушма Штатларга күченеп китеп, анда егерме еллап яшәүче милләттәшләр икән.


Ачык йөзле, мөлаем кешеләр белән аралашып китү җиңел. Сүз кушып, әңгәмәләшә башлау белән бер-береңне күптән белгән кебек тоясың. Көтмәгән-уйламаганда танышырга насыйп булган Вахит ага Хәлфетдинов һәм аның җәмәгате Миңлегөл ханым да — менә шундыйрак шәхесләр. Тәүдә аларны элекке укытучылар, алай гына да түгел, ким дигәндә татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр дип уйлаган идем. Әлеге сыйфат аларның әдәби телдә төзек сөйләмнәреннән, алар кулланган саф татарча җөмлә төзе­лешеннән бөркелеп тора. Педагог-ветераннарга хас булганча, ашыкмыйча, фикер­ләрен анык җиткерергә тырышып, микрофонга сөйләгән кебек сөйли болар. Әйткәндәй, Вахит Миргазиян улының тел байлыгы ягыннан гаиләдә беренче урында торуына төшенү кыен түгел.
— Мин Татарстанның Ютазы районы Кызыл Яр авылында 1939 елда туганмын, — дип тәрҗемәи хәле турында сөйләп китте ул. — Уфада физик культура техникумын тәмамладым, озак еллар Октябрьскийның 11нче мәктә­бендә физкультура укытучысы булып эшләдем, шуннан лаеклы ялга чыктым. Спортта һөнәри уңышларым да бар иде, утыз яшькә дә җитмәстән самбо буенча СССРның спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсен алдым.
Миңлегөл Нурулла кызы нәсел тамырлары белән Ырынбур якларыннан, югары белемле белгеч юллама буенча эшкә Октябрьскийга җибәрелә. Хезмәт баскыч­лары буенча үсеп, шәһәрнең коммуналь хезмәтендә торак-коммуналь идарә җитәк­чесе вазыйфасына күтә­релә. Шунысы үзен­чәлекле: ике күрше төбәк вә­килләре Башкортстанда очрашып гаилә кора. Алтын туйларын исә быел декабрьдә Америкада бәйрәм итәргә җыеналар.
Хәлфетдиновларның пен­сиягә чыгып, картлык көннәрендә Октябрьскийдан океан аръягына юллануына исә кызлары Гөлнара сәбәпче. Ул — белгечлеге буенча нефтьче, хезмәт юлын Мәскәүдә башлый. Америкалы Кэн Краун белән дә шунда очрашып-танышалар, аннары гаилә коралар. Татар милли гореф-гадәтләре рухында тәрбияләнсәләр дә, катнаш гаиләләр мәсьәләсендә Хәлфетдиновлар заманча фикер йөртә, һәрхәлдә, бердәнбер балаларының хис-тойгыларына да, теләгенә дә каршы килми. Американ Краун, Гөлнараны алып, туган шәһәре Нью-Йоркка кайтып китә. Башкортстандагы ата-ана моңа да бер сүз дә әйтә алмый.
Әмма ике гаилә мөнәсә­бәтләрендәге хәл 1998 елда оныклары Вивьен туу белән кискен үзгәрә. Уңай якка, әлбәттә, чөнки кияү белән кызлары әти-әниләрен үзләре янына Америкага яшәргә чакыра. Әйткәндәй, Хәлфет­диновлар моңардан һич кенә дә гадәттән тыш хәл ясамый, киресенчә, гадәти итеп кабул итә. Менә шулай итеп, Русиянең пенсия яшендәге хезмәт ветераннарына сабый оныкларын карау-тәрбияләү максатында Кушма Штатларга күченеп китәргә насыйп була.
Моннан соң 19 ел үткән, Вивьен инде балигъ булган, үзаллы тормыш юлына баскан. Һәр­хәлдә, картәти һәм картәни тәрбиясенә мохтаҗ түгел. Әмма Хәлфет­диновларның Русиягә кайтырга һич кенә дә исәпләре юк.
— Октябрьский белән чагыштырганда, анда тормыш рәвеше бөтенләй икенче, безгә ул бик ошый, бу тормышка күнегеп тә беттек. Шәһәрнең Бруклин бистәсендә яшибез. Яшәгән йортыбыз, Башкортстандагыча әйт­сәк, ихаталы, ул безнең шәхси милек исәпләнә. Без сәясәткә дә катышмыйбыз, тормышның матурлыгына сокланып, анда кеше­ләр өчен тудырылган уңай­лыклардан гаять дәрәҗәдә риза булып, өл­кәннәрчә гомер киче­рәбез, — ди Хәлфет­диновлар.
Сөйләшү барышында әң­гәмәдәшләрнең үзләрен итагатьле тотуына, сабыр-тыйнак булуларына һәм, әлбәттә, без телевизордан күргән америкалыларча һәрчак елмаеп торуларына игътибар итми мөмкин түгел.
— Сез моңа аптырамагыз, без башкача булдыра алмыйбыз, чөнки кешеләр белән аралашканда анда, Америкада, кешегә караңгы чырай күрсәтү гадәте юк, бу әдәпсезлек санала. Бу яктан без дә чын америкалыларга әйләнеп беттек инде, — ди бу уңайдан Вахит ага.
Шул ук вакытта алар туган телләрен дә онытмаган. Кызлары да, оныклары да татарчаны аңлыйлар икән. Монысы инде гаиләдә туган телдә аралашу нәтиҗәсе. Аннары даими рәвештә Татарстан һәм Башкортстан телевидениесенең милли программаларын карап баралар. Милләттәш якташлар белән очрашулар да телне онытмаска ярдәм итә.
Гомер агышларында 80 яшь үренә якынлашкан Хәлфет­диновлар соңгы вакытта үзлә­рендә җирсү тойгысының көчәя баруын яшерми. АКШка күченеп киткәч, аларга Башкортстанга кунакка кайтырга 2011 елда гына насыйп була. Аннан соң инде, үзләре әйтүенчә, һәр ике ел саен Русиягә кайтып китүне гадәт итеп алганнар. Әйткәндәй, Октябрьскийдагы ике бүлмәле фатирларын да сатмаган әле алар. Матди җитешлек булганда моңа һич мохтаҗлык юк. Быел исә үзебездә бер ай яшәмәкчеләр. Фикер агышларыннан шунысы да төсмер­ләнде: яшәп-үскән, гомернең зур өлеше үткән тарафлар үзенә тартканда киләчәктә, бәлки, мондый мөмкинлектән файдаланып калырга да кирәктер...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»