Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ничек озын гомерле булырга?

27.07: Ничек озын гомерле булырга?

Ничек озын гомерле булырга?Дөнья галимнәре һаман шушы хакта баш вата.

Женевада узган халыкара симпозиумда дөньяга билгеле галимнәр кеше гомерен ничек озайту турында фикер алышты, соңгы фәнни ачышлар турында сөйләште һәм озын гомерле булу өчен иң кулай ысулларны атады.


Йөзьеллык уртасына җи­тәрәк “көмеш чәчле” кешеләр саны яшьләрдән артыграк булачак. 2020 елда Җирдә 60 яшьтән өлкәнрәк 1 миллиардтан артык кеше яшәячәк. Женевада үткән әлеге симпозиумда шундый фаразлар билге­ләнгән. Фән һәм медицина безне нәкъ сәламәт озын гомер көтсен дип тырыша, бу — гомерне озайту гына түгел, ә кешенең үзен ныклы, көчле итеп тою, эшли, сәяхәт итә һәм шатлана алу мөмкинлеге. Хәзер “вакытны туктатучы” төрле могҗизалы кремнар һәм процедуралар барлыкка килде — безнең бурыч: фәнни дәлилләнгәнне төрле фан­тазияләрдән аерып алу”, — ди Петербургның баш геронтологы Владимир Хавинсон.
Кытай һәм АКШ тик­ше­ренүчесе Джош Миттельдорф тәүге тапкыр бүгенгә билгеле фәнни эшләрне анализлап нәтиҗә ясаган. Махсус компь­ютер программасы ярдә­мендә галим “яшьлекне саклаучы” матдәләр һәм ысуллар рейтингын төзегән. Беренче урынны “калорияләрне чикләү” ысулы алган. Шушы ысул яр­дәмендә төрле ла­бо­ра­тория­ләрдә кимерүчеләр 30 процентка озаграк яшәгән. Кеше гомеренә кү­черсәң, бу якынча 120-130 ел!
Ә менә туйганчы ашаган һәм диетада булган макакаларны чагыштырсаң, тәүге төркемгә керүчеләр еллар үтүгә картаеп, бөкрәйгән һәм пе­ләшләнгән, ә икенче төркем­дәгеләр дәртле, җыйнак булып калган, йоннары матур һәм калын булган. Алар авыр картлык чирләреннән (диабет, рак, йөрәк-кан тамыры авырулары) интекмәгән.
Күрүебезчә, бу кагыйдә­ләрдә әллә ни яңалык юк һәм алар үтәмәслек түгел. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз!

Мөһим биш кагыйдә
1. Артыгын ашамагыз, калорияне чикләргә тырышыгыз. Ләкин фанатларча түгел. Мәсәлән, Кытайның озын гомерле кешеләр яшәүче Хайнань провинциясендә бер утырганда ашаган азык күләме стакан ярымнан артмаска тиеш диелә.
2. Физкультура белән шөгыльләнегез. Шул ук Кытай аксакаллары әйткәндәй, кеше күпме ашый, шулкадәр физик күнегүләр эшләргә тиеш. Озын гомерле булу өчен бигрәк тә сыгылмалылыкка күнегү һәм тиз-тиз адымнар белән йөрү мөһим.
3. Тыйнаграк булыгыз — озаграк яшәрсез. Кыйммәт продуктларның күпчелеге — ысланганнары, уылдык, тәм-томнар — зыянлы. Үзегездә үскән сезонлы яшелчә-җимешләргә, ярмаларга, балыкка өстенлек бирегез.
4. Медицина тикшеренүләрен вакытында үтегез: иң мөһиме — даими, ким дигәндә елына бер тапкыр, холестерин дәрәҗәсенә кан анализы бирегез, углеводлар алмашынуын тикшерегез.
5. Тәгаенләнгән даруларны катгый график буенча эчегез, витаминнарны исә продуктлардан алу яхшырак.

Шул ук вакытта
Калорияне чикләүнең сере нидә?
Даими рәвештә калорияне чикләгәндә тән температурасын аз гына киметергә мөмкин була, бу, үз чиратында, метаболизмның (матдәләр алмашынуы) акрынаюына китерә. Тикшеренүләрдән күренүенчә, мондый шартларда картаю да акрыная, бу метаболизм акрынайганда организмда имин булмаган процесслар үсешүгә китерүче “җимергечләр” азрак туплануга бәйле.
Моннан тыш, калорияне чикләгәндә инсулин дәрәҗәсе кими, бу да картаю тизлеген киметә.
Хәзер аерым продуктларга килик. Женевадагы симпозиумда авокадо фәнни пре­зентацияләүнең аерым игътибарына лаек булган. Нәкъ шушы җимештә могҗиза тудыручы матдәләр бар икән. Алар авырлыкны киметүгә булышлык итә, стресс дәрәҗәсен киметә, ялкынсынулардан саклый һәм иммунитетны ныгыта. Әйткәндәй, могҗизалы мат­дәләрнең пешеп бетмәгән авокадоларда күбрәк булуы ачыкланган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»