Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сәгать ничә? Кичәгечә!

01.08: Сәгать ничә? Кичәгечә!

Сәгать ничә? Кичәгечә!Ә сез вакыт аермасын тойганыгыз бармы?

Фернан Магеллан дөнья тирәли сәяхәттән кайтып килә. Флотилиядән нибары бер кораб торып калган. Экспедициядә катнашкан историограф Антонио Пифагеттоны өченче көн инде ниндидер бер сәер тойгы биләп ала. Көндәлегенә ул түбәндәгеләрне язып куя: “1522 елның 9 июле. Көннәр агышын бутамас өчен ярга чыгучыларга урындагы халыктан бүген атнаның нинди көне икәнен белешергә куштык. Утрауда яшәүче португалецлар әйтүенчә, имеш, пәнҗешәмбе икән. Безнең исәп буенча чәршәмбе булырга тиеш. Барысыннан да элек иң нык гаҗәпләнгәне мин булдым, чөнки, сау-сәламәт булып, һәр көнне бөтен вакыйгаларны теркәп бардым. Бераз уйлаганнан соң аңлап алдык: хаталануыбыз мөмкин түгел. Эш менә нәрсәдә: без һәрвакыт, Кояшны куа-куа, көнбатышка таба йөздек һәм шул ук урынга кире әйләнеп кайттык. Димәк, без егерме дүрт сәгать вакыт “отарга” тиеш булганбыз.


Шундый ук хәл урыс сәяхәтчеләре белән дә була. Алар Аляскага һәм Калифорниягә барып чыга һәм Англия, Франциядән килгән колонистлар белән очраша. Сәяхәтчеләр һәм Көнчыгыштан килүчеләр арасында бүген ничәсе, атнаның кайсы көне мәсьәләсендә бәхәсләр даими диярлек чыгып тора. Урыслар якшәмбене бәйрәм итә, ә инглизләр, бүген шимбә, дип бара. Эш шунда: урыслар Америкага көнбатыштан Кояшка каршы бара һәм аз-азлап вакыт туплыйлар. Калганнар, кире­сенчә, көнчыгыштан, Кояш артыннан йөзәләр, алар өчен Кояш вакыты акрынрак ага. Сан-Франциско, Санта-Барбара, Форт-Росса районнары тирәсендә аларның вакыты нәкъ бер тәүлеккә аерыла. Америкага Тын океан аша килгән испаннар да урыс сәяхәтчеләрен яклый.
Кем хаклы? Әгәр дә дата үзгәрү хакында килешү юк икән, бу сорауга да җавап юк. Җир тирәли сәяхәт итүче өчен кайдадыр сан, атна көне үзгәрү линиясе, чиге булырга тиеш. Ул ХIХ гасырда гына урнаштырыла. Дата үзгәрү линиясе Беринг бугазы аша полюстан полюска Тын океан утраулары аша уза. Аларның берсе, Крузенштерн утравы АКШка карый, икенчесе — Ратманов утравы — Русия биләмәсе. Бу — безнең илнең иң көнчыгыш ноктасы. Шушы ике утрау арасыннан дата үзгәрү чиге уза да инде. Ратманов утравында кышкы вакыт бөтендөнья вакытыннан 13 сәгатькә алдарак, ә Крузенштернда 11 сәгатькә калыша. Ике утрауда да сәгатьләр бер төрле вакыт күрсәтә, ә датадагы аерма — төгәл бер тәүлек! Төн уртасында ике якта да дата үзгәрә, ә Русия биләмәсендә тәүлек һәрвакыт бер көнгә алда.
Халыкара кагыйдәләр буенча, әгәр кеше дата алмашу линиясен көнбатыштан көн­чыгышка үтә икән, ул Америкада кунак бул­ганда Русия датасы буенча яши, ә алдагы көн Америкача булачак. Әгәр җомга көн кичен Крузенштерн утравыннан Ратманов утравына кунакка килә һәм Русия якшәмбесендә АКШка әйләнеп кайта икән, аның атнасына өч ял көне булачак, ягъни елына 104 якшәмбе. Шәп бит!
Адәм баласының фикер йөртүе болайрак корылган: иң төгәл вакыт — стена, кул яисә телефондагы сәгатьтә. Авыл кешесе әтәч кычкыруына да, кояш чыгышына да игътибарлы. Бездә — сәгать унике, Мәскәүдә, Казанда — ун. Вакыт поясы үзгәргән саен сәгать бер берәмлеккә алга яисә артка үзгәрә бара. Калганы кирәкми дә.
Бер меридианда урнашкан, мәсәлән, Архангельск, Вологда, Рязань, Донецк, Сочи, Төркиядәге Трабзон өчен урындагы вакыт бер төрле, ә көнбатыштан көнчыгышка барган саен үзгәрә. Русиянең урта киңлекләрендә көнчыгышка таба 15 чакрымда вакыт бер минутка артыграк. Мәскәүдә ярты көн булганда, Владимирда — 12 сәгать, 11 минут, 12 секунд, ә Можайскида ярты көн 6 минуттан соң гына җитәчәк. Метроларда бер станция белән икенчесе арасында да вакыт аерылырга мөмкин. Мәсәлән Мәскәү метросындагы “Яшьлек” һәм “Щелковская” станцияләре арасындагы вакыт аермасы — 91 секунд. Шуңа күрә Русия территориясендә барлык поездлар Мәскәү вакыты белән йөри. Менә шулай, хөрмәтле укучылар. Сәгать ничә? Кичәгечә!
Рамил Карамалы әзерләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Линкос, эсперанто һәм башкалар...
Карт каен
17-08-2017 :: Дөнья бу...
Карт каен
Тулы бәхет
15-08-2017 :: Дөнья бу...
Тулы бәхет
Доброволец Фәррах
12-08-2017 :: Дөнья бу...
Доброволец Фәррах
Хыянәт
10-08-2017 :: Дөнья бу...
Хыянәт








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»